Индонезия
КИТАПНЫҢ бу өлешендә басынкы һәм гади мәсихчеләр турында сүз барачак. Сәясәттә кискен үзгәрешләр һәм дин аркасында конфликтлар булгалаган, моннан тыш 25 ел буе руханилар эшчәнлегебезне тыярга тырышкан булган. Моңа карамастан, бу мәсихчеләр бар авырлыкларны кыюлык белән кичергән. Коммунистлар исемлегенә эләккән һәм үтерелергә тиеш булган бер абый-кардәш турында укыгыз. Шулай ук элек җинаятьчеләр башлыгы булган, ләкин соңрак җитлеккән мәсихче булып киткән бер абый-кардәшебез турында да белегез. Дуслашып киткән, ә аннары үзләренең апа-сеңел булуларын аңлаган ике саңгырау кыз турындагы очрак та күңелегезгә үтеп керер. Башка илләр белән чагыштырганда, Индонезиядә мөселманнарның иң зур саны яши. Йәһвә халкы монда яхшы хәбәрне ничек тарата? Моның барысын сез бу өлештән белерсез.
БУ КИСӘКТӘ
Индонезия турында кыска мәгълүмат
Дөньядагы иң зур архипелагның территориясе, халкы, гореф-гадәтләре турында белегез.
Аш тәмләткечләрен сату
XVI нчы гасырда тәмләткечләрне сату икътисадка бик тәэсир иткән.
«Менә шуннан мин башлармын да!»
Австралиядән килгән берничә китап таратучы (пионер), Индонезиядә кыюлык белән вәгазь эшен башлаганда, авырлыкларны җиңгән.
Иң беренче вәгазьләү ысуллары
Радио һәм җилкәнле көймә белән вәгазьләү Индонезиядә дошманнарның ачуын чыгарган.
«Бибелькринг»
Бу дини төркемне Йәһвә Шаһитләренең басмаларын укыган кешеләр оештырган, ләкин алар үз карашлары аркасында таралган.
Ул рухи байлыкны кадерләгән
Җинаятьчеләр Дю Сэнь Бе кардәшнең йортын талап чыккан, ләкин алар аның иң кадерле әйберенә тимәгәннәр.
Көнбатыш Явадагы уңышлар
Йәһвә Шаһитләренең басмалары тыела барган, ләкин алар тапкыр булган һәм вәгазь эшен дәвам иттергән.
Японнарның басымы астында
Икенче бөтендөнья сугышы вакытында Йәһвә Шаһитләре Япония хөкүмәтеннән документлар алган һәм нейтралитет саклаган.
Кыю пионер
Дошманнар Андре Элиастан допрослар алса да һәм аңа янаса да, ул сафлык саклап, 60 ел хезмәт иткән.
Галаадтан миссионерлар килә
Галаад мәктәбен тәмамлап килгән беренче миссионерлар вәгазь эшен киңәйтергә булышкан.
Вәгазь эше көнчыгышка тарала
Руханиларның каршы чыгулары бу очракта уңышлы булырмы?
Күбрәк миссионерлар килә
1970 елларда яхшы хәбәрне вәгазьләргә авыррак булып китте.
Чыннан да Сара кызы
Ти Кутин, үз иренә буйсынучан булып, зур әҗер алган.
Истәлекле конгресс
Җитди авырлыкларга карамастан, 1963 елны «Мәңгелек яхшы хәбәр» дигән конгрессны үткәрә алганнар.
Коммунистлар мине үтерергә ниятләде
Роналд Джака өчен хәтта гүр казылган булган.
50 ел дәвамында махсус пионер
1964 елда бер протестант рухание: «Мин... Манокварины Йәһвә Шаһитләреннән азат итәрмен»,— дип янаган. Ул уңышка ирешкәнме?
Элек җинаятьчеләр башлыгы, ә бүген хөрмәтле гражданин
Разведка башлыгы мондый сорау биргән: «Йәһвә Шаһитләре Индонезиядә чынында нәрсә эшли?»
Алга барырга тәвәккәл
Ни өчен кайберәүләр: «Йәһвә Шаһитләре кадаклар кебек»,— дип әйткән?
Алар җыелыш очрашуларын калдырмаган
Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге рөхсәт ителгәч, бер чиновник мондый кызык сүзләр әйткән: «Бу документ сезгә гыйбадәт кылу иреген бирми».
Афәтләр вакытында мәсихче ярату
Гунунгситоли шәһәре җир тетрәү аркасында җир белән тигезләнгән булган. Йәһвә Шаһитләре зыян күргәннәргә шунда ук ярдәм күрсәткән.
Без иманыбызны сатмадык
Даньел Локолло төрмә сакчылары аның үзен интектергәнен исенә төшерә.
Без, җитәкчелеккә буйсынганга, исән калдык!
Мөселманнар белән христианнар арасындагы конфликт аркасында кайбер Йәһвә Шаһитләренең тормышлары куркыныч астында булган.
Вәгазь эше үз көчен җыя
Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлекләре рөхсәт ителгәч, кардәшләр өч яктан файда күргән.
Йәһвә исемен горурлык белән игълан итәбез
Индонезиядә кайбер Йәһвә Шаһитләре үз культура һәм гореф-гадәтләре аркасында кыю булмаган. Аларга бу авырлыкны җиңәргә нәрсә булышкан?
Филиал «күктә»
Ихтыяҗ буенча күченгән кардәшләр вәгазьләр өчен яхшы территория тапкан.
Йәһвә без көткәннән күбрәкне башкарды!
Тугала Ойо авылындагы җыелыш көтмәгәндә фатихаланды.
Ниһаять, без берләштек!
Индонезиядә ике апа-сеңел бер-берсенең барлыгын белмәгән, чөнки аларның берсе ятимнәр йортында калдырылган булган. Ләкин хакыйкать аларны берләштергән.