Гайсә берничә кеше аша күп кешене тукландыра
Б. э. 32 елының Пасах бәйрәме алдыннан Гайсә бер могҗиза кылган. Бу могҗиза — Инҗилләрнең дүртесендә дә искә алынган бердәнбер могҗиза.
Бу могҗиза ярдәмендә Гайсә безне ничек тукландырачагын күрсәткән.
-
Шәкертләрнең биш икмәге һәм ике балыгы гына булса да, Гайсә аларга халыкны ашатырга кушкан
-
Гайсә икмәк белән балыкны алган да, дога кылгач, шәкертләренә өләшкән, ә тегеләр халыкка тараткан
-
Могҗиза ярдәмендә ризык һәркемгә җитәрлек булган. Гайсә меңләгән кешене берничә шәкерте аша тукландырган
-
Гайсә соңгы көннәрдә «ризыкны үз вакытында өләшер өчен» чара күрәчәк дип вәгъдә иткән (Мт 24:45)
-
1919 елда Гайсә «үз өендәге хезмәтчеләрен» тукландырыр өчен «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» (майланганнарның кечкенә төркемен) билгеләгән
-
Бу майланганнарның кечкенә төркеме ярдәмендә Гайсә, беренче гасырдагы кебек, берничә кеше аша күп кешене тукландыра
Мин Гайсәнең рухи ризык өләшүче хезмәтчесенә үз ышануымны һәм тырышлыкларын кадерләгәнемне ничек белдерә алам?