Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

JW.ORG сайтындагы көндәлек тормыш өчен гамәли киңәшләр

JW.ORG сайтындагы көндәлек тормыш өчен гамәли киңәшләр

Аллаһы Сүзендәге принциплар авыр соңгы көннәрдәге сынауларны җиңәргә булыша (2Тм 3:1, 16, 17). Ләкин нәкъ безнең очракка туры килгән принципларны табар өчен ярдәм кирәк булырга мөмкин. Бәлки, сез балаларыгызны тәрбияләр өчен акыллы киңәшләр эзлисездер. Я, яшүсмер буларак, иман сынаулары белән очрашасыздыр. Бәлки, сез тормыш иптәшегезне югалтканга юатуга мохтаҗ. JW.ORG сайтында бу һәм башка очракларга кагылышлы Изге Язмалардагы принциплар карала (Гс 2:3—6).

JW.ORG сайтының баш битендә ИЗГЕ ЯЗМАЛАР ТӘГЪЛИМАТЛАРЫ бүлегенә басыгыз (1 нче рәсемне кара). Ачылган менюда кирәкле бүлекчәне сайлагыз. Яисә КИТАПХАНӘ > ИНТЕРНЕТ МӘКАЛӘЛӘРЕ дигән сылтама буенча үтеп, кирәкле рубриканы сайлагыз (2 нче рәсемне кара). Шул ук рубрикаларны JW Library® кушымтасында табып була *. Сез шул рубрикалардагы мәкаләләр арасыннан кирәклесен сайлый аласыз. Я эзләү юлына кызыксындырган теманы кертеп, тиешле мәгълүмат табып була.

Эзләү юлына киләсе темаларны кертеп карагыз. Укырга теләгән мәкалә исемнәрен үзегезгә язып куегыз.

  • Балаларны тәрбияләү

  • Яшүсмерләр депрессиясе

  • Тормыш иптәшенең үлеме

^ Кайбер мәкаләләр әлегә jw.org сайтында гына бар.