Куркынычсызлык көйләүләре

Уңайлыгыгыз өчен, без cookie (куки) файлларны һәм башка технологияләрне кулланабыз. Кайбер cookie файлларны сүндереп булмый — алар сайт эшләсен өчен кирәк. Өстәмә cookie файллар уңайлык өчен генә кулланыла һәм сез аларны, теләсәгез, кабул итә я сүндерә аласыз. Cookie файллардагы мәгълүмат беркемгә дә тапшырылмый, сатылмый һәм реклама я маркетинг максатыннан чыгып кулланылмый. Күбрәк белер өчен, «Глобальная политика использования cookie и подобных технологий» дигән битне карагыз. Cookie көйләүләрен үзгәртер өчен, «Куркынычсызлык көйләүләре» дигән битне ачыгыз.

Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ | ХЕЗМӘТ СЕЗГӘ КҮБРӘК ШАТЛЫК КИТЕРСЕН

Өйрәнүчеләргә рухи яктан тукланырга ярдәм итегез

Өйрәнүчеләргә рухи яктан тукланырга ярдәм итегез

Рухи ихтыяҗларын канәгатьләндерер өчен һәм җитлеккән булып китәр өчен, өйрәнүчеләргә без өйрәткәннән күбрәкне белергә кирәк (Мт 5:3; Ев 5:12—6:2). Алар үзләре рухи яктан тукланырга өйрәнергә тиеш.

Өйрәнү башлангач ук, өйрәнүчегә ничек әзерләнеп була икәнен күрсәтегез һәм аны шулай эшләргә дәртләндерегез (mwb18.03 6). Аны шәхси өйрәнү алдыннан дога кылырга өйрәтегез. Өйрәнүчегә электрон материалларны эзләп табарга һәм кулланырга булышыгыз. jw.org сайтында яңа чыккан материалларны һәм JW Broadcasting® карарга дәртләндерегез. Өйрәнүчегезне Изге Язмаларны көн саен укырга, җыелыш очрашуларына әзерләнергә, үз сорауларына җаваплар эзләп табарга һәм алган белем турында уйланырга өйрәтегез.

«ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ ӨЙРӘНҮЧЕЛӘРГӘ РУХИ ЯКТАН ТУКЛАНЫРГА ЯРДӘМ ИТЕГЕЗ» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, КИЛӘСЕ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:

  • «Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан тукланырга ярдәм итегез» дигән видеороликтан кадр. Джейд йөрәгенә үтеп кергән фикерләрне искә төшерә.

    Нита Джейдка өйрәнүнең сорауларга җавап табудан гына тормаганын ничек күрсәткән?

  • «Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан тукланырга ярдәм итегез» дигән видеороликтан кадр. Нита Джейдка Изге Язмалардан җавап табарга булыша.

    Джейдны Йәһвәнең җенси әхлаксызлыкны тыюы чыннан да дөрес икәненә нәрсә ышандырган?

  • «Изге Язмаларны өйрәнүчеләргә рухи яктан тукланырга ярдәм итегез» дигән видеороликтан кадр. Джейд, үз егете белән утырганда, Изге Язмалардагы өзек турында уйлана.

    Өйрәнүчегезне белем алырга һәм кулланырга өйрәтегез

    Джейд уйлану турында нәрсә аңлаган?