Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР | 2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 7—10

Ярдәм итү хезмәте

Ярдәм итү хезмәте

8:1—4; 9:7

Мәсихче хезмәтенең ике ягы бар. Хезмәтнең бер ягы — «татулаштыру хезмәте», ягъни вәгазь белән өйрәтү эше, ә икенче ягы — кардәшләргә «ярдәм итү хезмәте» (2Кр 5:18—20; 8:4). Шуңа күрә берәр бәлагә эләккән кардәшләргә булышу — Аллаһыга хезмәт итүебезнең бер өлеше. Шул хезмәттә катнашып, без...

  • ...имандашларыбызның ихтыяҗларын канәгатьләндереп, аларның хәлен җиңеләйтәбез (2Кр 9:12а)

  • ...кардәшләргә гадәти рухи графикларына кайтырга булышабыз, шул исәптән вәгазьдә катнашуларына да. Шулай итеп, алар Йәһвәгә рәхмәтләрен белдерә ала (2Кр 9:12ә)

  • ...Йәһвәне данлыйбыз (2Кр 9:13). Ярдәм итүебезгә хәтта Йәһвә Шаһитләрен өнәп бетермәгән кешеләр дә игътибар итә