Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

12—18 май

34 җыр һәм дога | Рәиснең башлангыч сүзләре (1 мин)

АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР

1. «Явызларның яктырткычы» сезне алдамасын

(10 мин)

Явызларның киләчәге юк (Гс 13:9; it-2-U 709, абз. 5, 6)

Начар нәрсәләрне яхшы итеп күрсәткән кешеләр белән аралашмагыз (Гс 13:20; w12 15.7. 12, абз. 3)

Йәһвә тәкъва кешене фатихалый (Гс 13:25; w04-U 15.7. 31, абз. 6)

Бу дөнья нәфесләре буенча яшәгән кешеләрнең тормышы матур һәм кызык булып тоелса да, бу бер дә алай түгел. Йәһвәнең ихтыярын үтәп яшәгән кешеләр генә чын-чынлап бәхетле.

2. Рухи энҗеләр

(10 мин)

  • Гс 13:24. Бу шигырь безне ярату һәм тәрбияләү турында нәрсәгә өйрәтә? (w21.02 5 абз. 13)

  • Бу атнада Изге Язмаларны укып, сез нинди рухи энҗеләр эзләп таптыгыз?

3. Изге Язмаларны уку

ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ

4. Беренче сөйләшү

(3 мин) ӨЙДӘН ӨЙГӘ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кеше белән берәр актуаль темага сөйләшә башлаганнан соң, Изге Язмалардан аны күбрәк борчый торган фикер күрсәт (lmd 2 дәрес, 5 пункт).

5. Беренче сөйләшү

(4 мин) ОЧРАКЛЫ ВӘГАЗЬЛӘҮ. Кешене җыелыш очрашуына чакыр (lmd 2 дәрес, 3 пункт).

6. Нотык

(5 мин) Тема: «Балалар, ата-аналарын тыңласа һәм хөрмәт итсә, уңышлы булыр» (lmd кушымта А, 9 пункт) (th 16 дәрес).

МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ

77 җыр

7. «Тәкъваларның уты балкып яна»

(8 мин). Фикер алышу.

Аллаһы Сүзендә тиңдәшсез белем һәм зирәклек бар. Аннан белгәннәребезне тормышыбызда куллансак, без уңышлы һәм бәхетле тормыш алып барырбыз. Андый тормышны бу дөнья тәкъдим итә алмый.

«Дөнья үзендә булмаганны бирә алмый» дигән ВИДЕОНЫ күрсәт. Аннары тыңлаучылардан сора:

  • Гүзәл кардәшнең очрагы «тәкъваларның уты» «явызларның яктырткычыннан» өстенрәк икәнен ничек күрсәтә? (Гс 13:9)

Бу дөньядагы нәрсәләр турында хыялланып яки Йәһвәгә хезмәт итәр өчен кабул иткән карарларыгыз өчен үкенеп, вакытыгызны әрәм итмәгез (1Ях 2:15—17). Ә игътибарыгызны үзегез ия булган «иң кадерле белемгә» туплагыз (Фп 3:8).

8. Җыелыш ихтыяҗлары

(7 мин)

9. Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү

Йомгаклау сүзләре (3 мин) | 43 җыр һәм дога