Пасах мәсихчеләр өчен нинди мәгънәгә ия?
Унынчы җәза исраиллеләргә зыян китермәсен өчен, алар Йәһвә әйткән күрсәтмәләрне үтәргә тиеш булган (Чг 12:28). Гаиләләргә 14 нисанда төнлә үз йортларында җыелырга дип әйтелгән. Алар, бер яшьлек сарык я кәҗә бәрәнен чалып, канын ишек яңакларына һәм ишек башына сибәргә, ә аннары, аны тулаем кыздырып, тиз ашарга тиеш булган. Иртәнгә кадәр беркем дә өйдән чыгарга тиеш булмаган (Чг 12:9—11; 12:22).
Тыңлаучанлык безне бүген кайсы яклардан яклый?