Канунсыз затның ачылуы
Паул бу шигырьләрдә нәрсә турында язган?
-
«Аны нәрсә тоткарлап тора»? (6 нчы шиг.) — күрәсең, рәсүлләр
-
«Ачылачак» (6 нчы шиг.) — рәсүлләрнең үлеменнән соң килгән мөртәтләр икейөзлелеге һәм ялган тәгълиматлары буенча танылачак
-
«Сер булып торучы бу канунсызлык» (7 нче шиг.) — Паул көннәрендә «канунсыз затның» кем икәнлеге әле билгеле булмаган
-
«Канунсыз зат» (8 нче шиг.) — бүгенге көндәге христиан дине әһелләре бергә алганда
-
«Хуҗабыз Гайсә... үзенең килү чоры ачык күренеп торганда, аны [канунсыз затны] юк итәчәк» (8 нче шиг.) — Гайсә Шайтан дөньясына, шул исәптән «канунсыз затка», чыгарылган Йәһвәнең хөкем карарын үтәгәндә, аның Патша булып килүе ачык күренәчәк
Ничек бу шигырьләр сине ашкынып вәгазьләргә дәртләндерә?