31 июль — 6 август
ЙӘЗӘКИЛ 24—27
118 җыр һәм дога
Рәиснең башлангыч сүзләре (3 мин яисә әзрәк)
АЛЛАҺЫ СҮЗЕНДӘГЕ ХӘЗИНӘЛӘР
«Тирга каршы пәйгамбәрлек Йәһвәнең Сүзенә ышанычны ныгыта» (10 мин)
Йәз. 26:3, 4. Йәһвә Тирның җимерелүен 250 ел алдан әйткән булган (si-U 147, абз. 4)
Йәз. 26:7—11. Йәзәкил Тирны беренче булып кайсы халык чолгап алачагын һәм аның патшасының исемен әйткән (ba808-U 20, абз. 2, искәрмә)
Йәз. 26:4, 12. Йәзәкил Тирның стеналары, йортлары һәм туфрагы суга ташланачагын алдан әйткән (it-U «Александр», абз. 3)
Рухи энҗеләрне эзләп табабыз (8 мин)
Йәз. 24:6, 12. Аш пешерү өчен казандагы тутык нәрсәне символлаштыра? (w07 1.7. 20, абз. 2)
Йәз. 24:16, 17. Ни өчен Йәзәкил хатыны үлгәч кайгырып еларга тиеш булмаган? (w89-U 15.2. 18, абз. 24)
Сез бу атнада Изге Язмаларны укып, Йәһвә турында нәрсә белдегез?
Сез бу атнада Изге Язмаларны укып, тагын нинди рухи энҗеләр таптыгыз?
Изге Язмаларны уку (4 мин яисә әзрәк): Йәз. 25:1—11
ХЕЗМӘТ ИТҮ ОСТАЛЫГЫН ЯХШЫРТАБЫЗ
Беренче килү (2 мин яисә әзрәк): Актуаль тема сайла һәм кешегә бу теманы тиешле план буенча карап чыгарга тәкъдим ит. Кабат килеп китү өчен нигез сал.
Кабат килеп китү (4 мин яисә әзрәк): Карап чыгарга вәгъдә иткән тема буенча, тиешле планны кулланып, сөйләшүне дәвам ит. Кешегә «Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә?» дигән видеороликны карарга тәкъдим ит һәм фикер алыш. Видеороликны күрсәтмә.
Изге Язмалар өйрәнүе (6 мин яисә әзрәк): «Киләчәгебез турында китап» дигән темага нигезләнгән. Тиешле планны куллан. Өйрәнүчене җыелыш очрашуына чакыр.
МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Аллаһы Сүзенә ышаныч сынаулар вакытында нык калырга ярдәм итә ала (15 мин). Ишагыя 33:24, 65:21, 22, Яхъя 5:28, 29 һәм Ачылыш 21:4 нигезендә фикер алышу (бар шигырьләрне дә карап чыгу мәҗбүри түгел). «Патшалык китерәчәк фатихаларны кадерләгез» дигән видеороликны күрсәт. Барысын да, аеруча авыр вакытларда, үзләрен яңа дөньяда күзалларга дәртләндер.
Изге Язмаларны җыелыш белән өйрәнү (30 мин): kr 15 бүлек, 29—36 абз., «Патшалыкның идарә итүенә иманыгыз никадәр нык?» дигән кабатлау сораулары
Бу һәм киләсе атнадагы очрашуны карап чыгу (3 мин)
134 җыр һәм дога