МӘСИХЧЕ ТОРМЫШЫБЫЗ
Гайсә кардәшең өчен дә үлгән
Гайсә үз тормышын камилсез кешеләр өчен биргән (Рм 5:8). Без барыбыз да, һичшиксез, аның безгә карата күрсәткән яратуын һәм үзенең тормышын безнең хакка корбанга китергәнен кадерлибез. Әмма, кайчак, безгә шуны да исебезгә төшерергә кирәк: Мәсих безнең өчен генә түгел, ә башкалар өчен дә үлгән. Гайсәдән үрнәк алып, без камилсез абый һәм апа-кардәшләребезне ничек ярата алыр идек? Беренчедән, йөрәгеңне киң итеп ач һәм чыгышлары белән синнән аерылып торган кардәшләр белән дуслаш (Рм 15:7; 2Кр 6:12, 13). Икенчедән, башкаларны рәнҗетә алырлык сүзләрдән һәм эшләрдән кач (Рм 14:13—15). Һәм соңгысы, әгәр дә берәрсе сине үпкәләтсә, ачу тотма, киресенчә, тизрәк кичер (Лк 17:3, 4; 23:34). Әгәр бу өч яктан да Гайсәдән үрнәк алсак, Йәһвә җыелышыбызны фатихалаячак һәм анда тынычлык белән бердәмлек хөкем сөрәчәк.
«ТАГЫ ДА КҮРКӘМРӘК БУЛ!» ДИГӘН ВИДЕОРОЛИКНЫ КАРАП, МОНДЫЙ СОРАУЛАРГА ҖАВАП БИРЕГЕЗ:
-
Микиның яңа җыелыш турында беренче карашы нинди булган?
-
Ни өчен аның җыелышка карата мөнәсәбәте үзгәргән?
-
Гайсәнең мисалы ничек итеп Микига җыелышка карата мөнәсәбәтен үзгәртергә ярдәм иткән? (Мк 14:38)
-
Гыйбрәтле сүзләр 19:11 дәге сүзләр кардәшләребезгә карата уңай караш үстерергә ничек ярдәм итә ала?