УЯУ БУЛЫГЫЗ!
Диннәр һәм Украинадагы сугыш. Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
Мәшһүр дин әһелләренең Украинадагы сугышка карата карашларын киләсе хәбәрләрдән күреп була.
«Рус Православие чиркәвенең патриархы Кирилл Россиянең агрессиясенә каршы бер сүз дә әйтмәгән... Аның чиркәве Украинага каршы пропаганда тараткан. Путин бу пропаганданы сугышны аклар өчен кулланган» (EUobserver, 7 март, 2022 ел).
«Патриарх Кирилл... бу конфликтны гөнаһ белән көрәшүнең өлеше итеп тасвирлаган. Шулай итеп ул бу сугышны хуплаганын күрсәткән» (AP News, 8 март, 2022 ел).
«Киев һәм бөтен Украина митрополиты Епифаний дүшәмбе көнне үз халкын Россия сугышчыларына каршы торуга фатихалаган. ...[Ул] шулай ук рус сугышчыларын үтерү гөнаһ түгел дип әйткән» (Jerusalem Post, 16 март, 2022 ел).
«Без [Украинаның чиркәүләр һәм дини оешмалар советы (Всеукраинский совет церквей и религиозных организаций (ВСЦиРО))] Украинаның кораллы көчләрен һәм бөтен яклаучыларыбызны хуплыйбыз, аларны Украинаны яклауга фатихалыйбыз, алар өчен дога кылабыз» (ВСЦиРО a мөрәҗәгате, 24 февраль, 2022 ел).
Сезнеңчә, Гайсә Мәсихкә иярәбез дип әйтүче диннәр кешеләрне сугышта катнашырга дәртләндерергә тиешме? Изге Язмаларда моның турында нәрсә әйтелә?
Диннәр сугышларга ничек карый?
Диннәр тынычлыкка өлеш кертәбез дип әйтсәләр дә, тарихтан күренгәнчә, еш кына алар сугышларны хуплаган, аклаган һәм хәтта халыкны сугышка котырткан. Дистәләгән еллар буе Йәһвә Шаһитләре андый икейөзлелекне фаш иткән. Менә басмаларыбыздан кайбер өземтәләр:
«Крестовые походы — „трагическая иллюзия“» дигән мәкаләдә Рим католик чиркәве Аллаһы һәм Мәсих исеме хакына башкарган кансыз эшләр турында әйтелә.
«Африкадагы католик чиркәве» (ингл.) дигән мәкаләдә чиркәүнең кабиләләр арасындагы сугышларны һәм хәтта геноцидны туктата алмаганы турында әйтелә.
«Виновна ли религия?», «Диннәр сугышларда нинди роль уйнаган?» (ингл.) һәм «Дин сугышта катнашучы якларны хуплый» (ингл.) дигән мәкаләләрдә католик, православие һәм протестант чиркәүләренең күп кенә сугышларда ике якны да хуплаганы турында әйтелә.
Мәсихчеләр сугышларны хупларга тиешме?
Гайсә нәрсәгә өйрәткән? «Якыныңны үзеңне яраткандай ярат» (Маттай 22:39). «Дошманнарыгызны яратып... яшәгез» (Маттай 5:44—47).
Уйлап карагыз. Гайсәнең мәхәббәт турындагы әмерләрен үтибез дип әйтүче дин үз кешеләрен башкаларны үтерергә өндәргә тиешме? Җавап алыр өчен, «Чын мәсихчеләр һәм сугышлар» (ингл.) һәм «Возможно ли любить своих врагов?» дигән мәкаләләрне укыгыз.
Гайсә нәрсә әйткән? «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел. Әгәр Патшалыгым бу дөньяныкы булса, хезмәтчеләрем мине яһүдләргә бирмәс өчен көрәшкән булырлар иде» (Яхъя 18:36). «Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр» (Маттай 26:47—52).
Уйлап карагыз. Мәсихчеләр хәтта Гайсәне яклар өчен сугышырга тиеш булмаган. Алайса, башка сәбәпләр сугышны аклый аламы соң? «Совместимо ли христианство с войной?» дигән мәкаләне укып, беренче мәсихчеләрнең Гайсә әмерләрен төгәл үтәгәне турында белегез.
Сугышларны хуплаган диннәр белән нәрсә булачак?
Изге Язмалардан күренгәнчә, Гайсәгә иярәбез дип әйтүче, әмма аның өйрәтүләре буенча эш итмәүче диннәрне Аллаһы хупламый (Маттай 7:21—23; Титуска 1:16).
Ачылыш китабы буенча, Аллаһы андый диннәрне «җирдә үтерелгән барлык кешеләрнең канында» гаепле дип саный (Ачылыш 18:21, 24). Ни өчен? Моны белер өчен, «Бөек Бабыл нәрсә ул?» дигән мәкаләне укыгыз.
Гайсә сүзләреннән күренгәнчә, Аллаһы кире каккан бар диннәрне явыз эшләре өчен юк итәчәк. Гайсә аларны начар җимеш бирүче начар агач белән чагыштырган. Андый «агачны чабып, утка ташлыйлар» (Маттай 7:15—20). Моның ничек буласын белер өчен, «Ялган диннең ахыры якын!» дигән мәкаләне укыгыз.
Photo credits, left to right: Photo by Sefa Karacan/Anadolu Agency/Getty Images; Maxym Marusenko/NurPhoto via Getty Images
a ВСЦиРО составына 15 чиркәү һәм дини оешма керә. Алар арасында православие, грек католик, Рим католик, протестант һәм евангелие чиркәүләре, шулай ук яһүд һәм мөселман дини берләшмәләре.