«Яктылык алып килүче» рухи яктылык китерә
1930 елларның башында Индонезиядә, Малайзиядә, хәзерге Папуа—Яңа Гвинея территориясендә яшәгән күпчелек кеше Йәһвә Шаһитләренең хәбәрен әле ишетмәгән булган. Хакыйкать андый ерак җирләргә ничек барып җиткән соң? Австралия филиалындагы абый-кардәшләр (бүгенге австралазия филиалы) 16 метрлы көймәне сатып алырга булган. Бу ике мачталы һәм моторлары булган җилкәнле көймәне «кеч» дип тә атыйлар. Көймәдә барыр өчен пионерларны a сайлаганнар. Алар ерак җирләргә рухи яктылыкны җиткерергә теләгән, шуңа бу көймәне «Яктылык алып килүче» дип атаганнар (Маттай 5:14—16).
Яңа Гвинеядә вәгазь эше
1935 елның февралендә Австралиянең көнчыгыш яры буенда урнашкан Сиднейдан җиде кешедән торган экипаж кузгалып киткән. Алар төньякка, Яңа Гвинея утравындагы Порт-Морсби шәһәренә юл тоткан. Көймәдә барганда алар балык тоткан, ә ремонт ясар өчен, ризык һәм бензин сатып алыр өчен, төрле портларга керә торган булган. 10 апрельдә көймә Квинсленд штатындагы Куктаун шәһәреннән кузгалып киткән. Зур Барьер рифның куркыныч суларына якынлашкач, экипаж двигательне кабызырга булган. Әмма ул сәер тавышлар чыгара башлаганга аны сүндерергә туры килгән. Бәлки, аларга кире кайтырга? Яисә Яңа Гвинеягә юлны дәвам итәргәме? Капитан Эрик Юинсизның сүзләре буенча, беркемнең дә бирешәсе килмәгән. Шулай итеп, «Яктылык алып килүче» юлын дәвам иткән һәм 28 апрельдә Порт-Морсбига килеп җиткән.
Двигательне төзәтү эшен механника тапшырганнар, ә бар төркем Порт-Морсбига вәгазьгә киткән. Фрэнк Дьюард кына анда бармаган. Егетләрнең берсе Фрэнкны «көчле пионер» дип атаган. Фрэнк исенә төшереп болай ди: «Мин китапларны җыйдым да, утрауның эченә кереп киттем. Мин якынча 30 километр я артыграк та узганмындыр. Шунда мин андагы кешеләргә вәгазьләп йөрдем». Фрэнк кире башка юл белән кайткан. Аңа крокодиллар йөзеп йөргән кечкенә елганы кичеп чыгарга туры килгән. Бәхеткә каршы ул сак булган һәм шәһәргә исән-сау кайткан. Кардәшләрнең тырышлыгы яхшы уңышлар китергән. Изге Язмаларга нигезләнгән басманы алган кайбер кешеләр соңрак Йәһвә Шаһите булып киткән.
Явада вәгазь эше
Двигательне төзәткәч, Порт-Морсбидан «Яктылык алып килүче» Нидерланд Ост-Һиндидә урнашкан Ява утравына юл тоткан. Шул утрауның зур өлеше хәзер Индонезиянең өлеше булып тора. Ризык запасларын тутырыр өчен берничә тукталыш ясаганнан соң, 1935 елның 5 июль көнендә көймә Батавия (хәзер Джакарта) портына килеп тукталган.
Кардәшләрнең берсе — Чарлз Харрис, көймәне калдырып, Явада хезмәтен дәвам итәргә булган. Ул бу утрауда яхшы хәбәрне b ашкынып вәгазьләгән. Чарлз болай ди: «Ул вакытта без болай вәгазьли идек: Изге Язмаларга нигезләнгән басманы тараткач, без башка җиргә күчә идек. Минем үзем белән инглиз, гарәп, индонезия, кытай, нидерланд телләрендә басмалар бар иде. Кешеләр аларны теләп ала иде, шулай итеп мин елына 17 000 басма тарата ала идем».
Чарлзның хезмәттә ашкынуына утрау хакимияте дә игътибар иткән. Чарлз көнчыгыш Явада хезмәт иткән булган. Бер көн чиновник Явада хезмәт итүче бер абый-кардәштән көнчыгыш Явада күпме Йәһвә Шаһите вәгазьли дип сораган. Абый-кардәш: «Бер»,— дигән. «Мин сезгә ышанырмын дип уйлыйсызмы? Шулкадәр басманы таратыр өчен зур армия кирәк!» — дигән ачу белән теге чиновник.
Сингапурда һәм Малайзиядә вәгазь эше
«Яктылык алып килүче» Индонезиядән Сингапурга юл тоткан һәм 7 август көнне анда килеп җиткән. Көймә көчле тавыш көчәйтү җайланмасы һәм динамиклар белән җиһазланган булган. Юлда тукталышлар ясап, кардәшләр яздырылган нотыкларны уйната торган булганнар. Бу хезмәтнең төре кешеләрдә кызыксыну уяткан. «Чәршәмбе кич белән... диңгездән көчле тавыш ишетелде,— дип язылган булган Сингапур газетасының берсендә.— Бу „Яктылык алып килүче“ исемле көймәдән... Изге Язмаларга нигезләнгән нотык яңгырый иде. Көймә Австалиядән Сингапурга килде һәм шул вакыттан бирле Күзәтү манарасы җәмгыятенең тапшырулары яңгырап тора». Газетада болай дип тә әйтелгән булган: «Яхшы һава торышы торганда диңгездән яңгыраган бу тапшырулар бик әйбәт ишетелә. Аларны 3—4 километр ераклыктан да ишетеп була» («Singapore Free Press»).
Көймә Сингапурда тукталгач, Фрэнк Дьюар экипажны калдырып башка җиргә хезмәт итәргә киткән. Ул болай дип исенә төшерә: «Без Сингапурда вәгазьләдек һәм көймәдә яшәдек. „Яктылык алып килүче“ инде юлга чыгарга әзер иде. Шунда Эрик Юинзс мине шаккатырып болай диде: „Менә Фрэнк, хәзер безнең юллар аерыла. Син бит Сиамга барырга (хәзер Таиланд) теләгән идең. Әйдә, алга!“. „Мин ул Сиамның кайсы якта урнашканын да белмим“,— дидем мин». Эрик Фрэнкка Сиамга Куала-Лумпурдан поезд белән барып җитеп була дигән. Фрэнк капитанның сүзенә колак салып Куала-Лумпурга киткән. Берничә айдан соң ул Таиландка барып җиткән. c
«Яктылык алып килүче» Малайзиянең көнбатыш яр буеннан үтеп мондый урыннарда тукталыш ясаган: Джохор-Бару, Муар, Малакка, Кланг, Порт-Суиттенхэм (хәзер Порт-Кланг) һәм Пенанг. Һәр тукталышта тавыш җайланмасы ярдәмендә абый-кардәшләр яздырылган Изге Язмаларга нигезләнгән нотыкларны яңгыратканнар. Шул вакытта Индонезиядә хезмәт иткән Йәһвә Шаһите Джин Дешан болай дип исенә төшерә: «Хәтта оча торган тәлинкә дә андый кызыксыну уятмас иде». Нотыкларны уйнаткач, экипаж ярга чыгып кызыксынган кешеләргә басмалар тараткан.
Суматрада вәгазь эше
Пенангадан көймә Малакк проливы аша Суматрада урнашкан Меданга ( хәзер Индонезиягә керә) юл тоткан. Эрик Юинзс болай дип сөйли: «Меданда без вакытны файдалы кулландык. Яхшы хәбәр күп кенә эчкерсез кешегә барып иреште». Ул җирдә абый-кардәшләр якынча 3 000 данә әдәбият тараткан.
Аннан соң «Яктылык алып килүче» көньякка таба юл тоткан, һәм кардәшләр Суматраның көнчыгыш ярының зур портларында вәгазьләгән. 1936 елның нояберендә көймә Сингапурга кире кайткан һәм Эрик Юинзс башкалар белән саубуллашып көймәне калдырып киткән. Берничә атнадан соң ул Сингапурда яшәгән Айрин Стрёйс исемле апа-кардәшкә өйләнгән. Эрик һәм Айрин пионер хезмәтен Суматрада дәвам иткәннәр. «Яктылык алып килүче» яңа капитанга мохтаҗ булып калган.
Калимантанда вәгазь эше
Яңа капитан итеп тәҗрибәле көймә йөртүче Норман Синиорны куйганнар. Ул 1937 елның гыйнварында Сиднейдан килгән булган. Башта көймә Сингапурдан Калимантанга, ә аннан соң Целебеска (хәзер Сулавеси) юл тоткан. Анда кардәшләр зур территориядә вәгазьләгәннәр, утрауның эченә 480 километрга үтеп кергәннәр.
«Яктылык алып килүче» Калиманадагы Самариндага килеп җиткәч, порт начальнигы экипажга җирле яшәүчеләргә вәгазьләргә рөхсәт бирмәгән. Әмма Норман вәгазьнең максатын аңлаткач, начальник үз фикерен үзгәрткән һәм хәтта бер басманы алган.
Бер көн җирле чиркәүнең рухание Норманны мәхәллә кешеләре алдында чыгыш ясарга чакырган. Норман патефонда Изге Язмаларга нигезләнгән биш нотыкны уйнатырга булган. Руханига бу ошаган һәм ул хәтта үз дусларына берничә басма алган. Ләкин кайбер җирләрдә руханилар вәгазь эшенә каршы чыккан. Гадәттә, аларга Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге ошамаган. Кардәшләрнең ашкынып вәгазьләүләре руханиларны ярсыткан һәм алар түрәләрдән «Яктылык алып килүче»гә портларга керергә рөхсәт бирмәскә кушкан.
Австралиягә кире кайту
Руханилар үз максатларына ирешкән һәм 1937 елның декабрендә «Яктылык алып килүче» кире Австралиягә кайтырга мәҗбүр булган. Көймә Сиднейда тукталган һәм кардәшләр 1938 елның апрелендә үткән Йәһвә Шаһитләренең конгрессында була алган. Көймә Сиднейдан үз сәяхәтенә киткәннән бирле өч елдан артык вакыт узган булган. Австралиядә Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеге тыелганнан соң, көймәне 1940 елларның башында сатканнар. «Көймә, һичшиксез, үз максатына иреште»,— дип әйтә Юинзс кардәш. «Яктылык алып килүче»дә үткәргән елларын ул үз гомеренең иң бәхетле еллары дип атаган.
Рухи яктылык яктыруын дәвам итә
«Яктылык алып килүче»дә йөргән кардәшләр ярдәмендә Патшалык орлыклары зур территориядә яшәгән күп кешеләргә ирешкән. Каршылыкларга карамастан, бу орлыклар вакыт узу белән җимешләр китергән (Лүк 8:11, 15). Бу ашкынучан пионерлар вәгазьләгән урыннарда хәзер 40 000 нән артык Патшалык вәгазьчесе яши. Әйе, «Яктылык алып килүче» үз исемен аклаган! Кыю кардәшләр яхшы үрнәк калдырган. Ул бүген дә безгә файда китереп тора.
a Пионер — вәгазь эшенә күп сәгать багышлаган Йәһвә Шаһите.
b Чарлз Харрисның тәрҗемәи хәле 1994 ел, 1 июнь «Күзәтү манарасы» (рус) санында бастырылган булган.
c 1991 елның «Йәһвә Шаһитләренең еллык басмасы»н карагыз (187 бит, инглиз).