2 Патшалар 5:1—27

  • Илиша Ногманны махау авыруыннан савыктыра (1-19)

  • Хирыслы Гыйзи махаулы булып китә (20-27)

5  Су́рия патшасының гаскәр башлыгы Ногма́н күренекле бер кеше иде. Хуҗасы аны югары бәяли иде, чөнки Йәһвә аның аша Су́риягә җиңү* китергән иде. Ул гайрәтле сугышчы, әмма махаулы иде.*  Һөҗүмнәренең берсендә су́риялеләр Исраи́л җиреннән бер кечкенә кызны әсирлеккә алган иде, һәм ул Ногман хатынының хезмәтчесе булып китте.  Бер көнне бу кыз хуҗа хатынга: «Хуҗам Ногман Сама́риядәге пәйгамбәр+ янына барып кайтса иде! Шулчак ул аны махау авыруыннан савыктырыр иде»+,— диде.  Шунда ул* хуҗасы янына барып, аңа Исраил кызы әйткәнне сөйләп бирде.  Шулчак Су́рия патшасы Ногманга болай диде: «Әйдә, хәзер үк юлга чык! Мин Исраил патшасына хат җибәрәм». Һәм тегесе үзе белән 10 талант* көмеш, 6 000 шәкыл алтын һәм 10 яңа алмаш кием алып, юлга чыкты.  Ул Исраил патшасына хат китерде. Хатта болай дип язылган иде: «Бу хат белән бергә синең яныңа хезмәтчем Ногманны җибәрәм. Аны махаудан савыктыр».  Хатны укыгач, Исраил патшасы үз өстендәге киемен ертты да болай диде: «Үтерергә я исән калдырырга Аллаһымыни мин?+ Ул, бу кешене яныма җибәреп, аны махаудан савыктыр, ди! Күрәсезме, ул минем белән ызгыш-сугыш чыгарырга йөри».  Исраил патшасының үз киемен ертканын ишеткәч, Аллаһы кешесе Илиша́ шунда ук патшага: «Ни өчен син киемеңне ерттың? Килсен миңа, шунда ул Исраилдә пәйгамбәр бар икәнен белер»+,— дигән хәбәр җибәрде.  Һәм Ногман атлары, сугыш арбалары белән Илиша йорты алдына килеп туктады. 10  Илиша исә бер хәбәрчесенә, чыгып, Ногманга: «Бар, җиде тапкыр+ Үрдү́н елгасында юынып ал,+ шулчак тәнең савыгыр, һәм син чиста булырсың»,— дип әйтергә кушты. 11  Шунда Ногманның ачуы чыкты, һәм ул болай дип әйтә-әйтә китә башлады: «Мин уйлаган идем: ул яныма чыгар да, монда басып, Йәһвә Аллаһысын чакырыр һәм махау өстеннән кулы белән әрле-бирле йөртеп, мине савыктырыр. 12  Әллә Дәмәшекънең+ Абәнә́ белән Фарпа́р елгалары Исраилнең бөтен суларыннан да яхшырак түгелме? Нәрсә, мин аларда юынып, чиста була алмыйммыни?» Шунда ул борылды да, ярсуланып китеп барды. 13  Хезмәтчеләре аның янына килеп: «Әфәндем,* әгәр пәйгамбәр авыррак эш кушкан булса, син моны әллә эшләмәс идеңме? — диделәр.— Ә ул сиңа бары тик „юын һәм чистарынырсың“ дип кенә әйтте». 14  Шунда Ногман, Аллаһы кешесе әйткәнчә, Үрдүнгә барып, җиде мәртәбә суга чумып алды.+ Шуннан соң аның тәне яшь баланыкыдай булды,+ һәм ул чистарынды.+ 15  Аннары ул бөтен кешеләре белән кире Аллаһы кешесе янына әйләнеп килде+ һәм аның алдына басып: «Хәзер мин Исраилдән башка бер җирдә дә Аллаһы юк икәнлеген беләм.+ Зинһар, хезмәтчеңнән бүләк* кабул итче»,— диде. 16  Әмма Илиша: «Үзем хезмәт иткән Йәһвә белән ант итәм: мин аны кабул итмәм»+,— диде. Тегесе кыстаса да, ул бүләктән баш тартты. 17  Ахыр чиктә Ногман әйтте: «Алайса, хезмәтчеңә бу җирдән ике качыр алып китә алырлык җир туфрагы бирсеннәр иде, чөнки хезмәтчең Йәһвәдән башка бүтән бернинди илаһка да корбаннар яндырмаячак һәм бүләкләр китермәячәк. 18  Әмма Йәһвә мине бер гамәлем өчен кичерсен иде: хуҗам Риммунның гыйбадәтханәсенә кереп, сәҗдә кылганда, ул минем кулыма таяна, шуңа күрә миңа Римму́н йортында тез чүгәргә туры килә. Мин Риммун йортында тез чүккәндә, зинһар, Йәһвә синең хезмәтчеңне моның өчен кичерә күрсен». 19  Шунда Илиша аңа: «Бар, исән-имин йөр»,— диде. Һәм тегесе китеп барды. Ул күпмедер ара узганнан соң, 20  Аллаһы кешесе+ Илишаның хезмәтчесе Гыйзи́:+ «Хуҗам бу су́рияле Ногманнан+ бернәрсә дә алмыйча, аны кайтарып җибәрде. Йәһвә белән ант итәм, мин аның артыннан йөгерәм дә нәрсә дә булса сорап алам»,— дип эчтән генә уйлап куйды. 21  Һәм Гыйзи Ногман артыннан йөгерде. Берәүнең үзе артыннан йөгергәнен күргәч, Ногман үз арбасыннан төшеп, аңа таба китте һәм: «Барысы да әйбәтме?» — дип сорады. 22  Тегесе: «Барысы да әйбәт,— диде.— Хуҗам миңа: „Яныма Ифраимның таулы җирләреннән пәйгамбәрләр улларының* икесе килде. Алар өчен бер талант көмеш һәм ике яңа алмаш кием бирче“+,— дип әйтте». 23  «Теләсәң, ике талант ал»,— диде аңа Ногман. Аны кыстый-кыстый,+ ул ике талант көмеш төреп, аларны ике яңа алмаш кием белән бергә ике капчыкка салды. Ногман аларны ике хезмәтчесенә бирде, һәм алар бүләкләрне Гыйзи алдыннан күтәреп барды. 24  Офилга* җитү белән, ул капчыкларны аларның кулыннан алып, өенә кертте, ә кешеләрне җибәрде. Тегеләр киткәч, 25  ул кереп, хуҗасы янына килде. Илиша аңардан: «Гыйзи, син кая бардың?» — дип сорагач, тегесе аңа: «Хезмәтчең беркая да бармады»+,— дип җаваплады. 26  Илиша аңа болай диде: «Мине синең теге кеше артыннан киткәнеңне һәм аның арбадан төшеп каршыңа килгәнен белми дип уйлыйсыңмы әллә? Хәзер көмеш, кием-салым, зәйтүн агачлыклары, йөзем бакчалары, сарык көтүләре, эре мал я хезмәтчеләр алу вакытымыни?+ 27  Хәзер менә Ногманның махавы+ мәңгегә сиңа һәм синең токымнарыңа ябышачак». Һәм тегесе шунда ук үзенә йоккан махау авыруыннан кардай ап-ак булып,+ аның яныннан чыгып китте.

Искәрмәләр

Яки «котылу».
Яки «тире авыруыннан интегә иде».
Күрәсең, Ногман.
Бер талант — 34,2 кг. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «Атам».
Сүзгә-сүз «фатиха».
2Пат 2:3 тәге искәрмәне к.
Самариядәге урын; бәлки, калкулык яки ныгытма.