2 Патшалар 24:1—20
24 Йәһуәки́м көннәрендә Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ Яһүд җиренә басып керде, һәм Йәһуәким аңа өч ел хезмәт итте. Әмма аннары ул аңа каршы баш күтәрде.
2 Шунда Йәһвә аның җиренә калдайлылар,+ су́риялеләр, моаблылар һәм амунлыларның юлбасарлар өерләрен җибәрә башлады. Йәһвә моны, үз пәйгамбәрләре аша әйткән сүзе буенча, Яһүдне һәлак итәр өчен эшләде.+
3 Һичшиксез, бу хәл Яһүд белән Йәһвәнең боерыгы буенча булды, чөнки Аллаһы аны Манашшеның кылган бөтен гөнаһлары аркасында+
4 һәм шулай ук аның Иерусалимны гаепсез кеше каны белән тутырып,+ гаепсез кеше канын койганы аркасында үз хозурыннан юк итәргә карар итте.+ Йәһвә аны кичерергә теләмәде.+
5 Йәһуәким белән булган бүтән хәлләр һәм аның бөтен эшләре турында Яһүд патшалары тарихы бәян ителгән китапта язылган.+
6 Ахыр чиктә Йәһуәким, вафат булып, ата-бабаларына кушылды,+ һәм аның урынына патша булып улы Йәһуәки́н идарә итә башлады.
7 Мисыр патшасы бүтән беркайчан да үз җиреннән чыгарга базмады, чөнки Бабыл патшасы Мисыр патшасының Мисыр елгасы үзәненнән*+ Евфрат елгасына+ кадәрге бар җирләрен үзенеке иткән иде.+
8 Патшалык итә башлаганда Йәһуәкингә+ 18 яшь иде, һәм ул Иерусалимда өч ай идарә итте.+ Әнисе Иерусалимнан булган Илната́н кызы Нехушта́ иде.
9 Ул, үзенең әтисе кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.
10 Шул вакытта Бабыл патшасы Нәбукаднизарның гаскәриләре, килеп, Иерусалимны камап алды.+
11 Алар шәһәрне камауда тоткан чакта, Бабыл патшасы Нәбукаднизар үзе килде.
12 Яһүд патшасы Йәһуәкин үзенең әнисе, шулай ук хезмәтчеләре, югары дәрәҗәдәге түрәләре* һәм сарай хезмәтчеләре белән чыгып,+ Бабыл патшасының кулына бирелде.+ Һәм Бабыл патшасы аны үзенең идарә итүенең 8 нче елында әсир итте.+
13 Аннары ул Йәһвә йортындагы бөтен хәзинәләрне һәм патша йортындагы хәзинәләрне алып чыкты.+ Ул Йәһвәнең гыйбадәтханәсендәге Исраи́л патшасы Сөләйман ясаган бөтен алтын әйберләрне+ кисәкләргә кисеп ташлады, һәм бу нәкъ менә Йәһвә алдан әйткәнчә булды.
14 Ул бөтен Иерусалим халкын, бөтен югары дәрәҗәдәге түрәләрне,*+ бөтен гайрәтле гаскәриләрне, шулай ук бөтен һөнәрчеләрне һәм тимерчеләрне*+ — барлыгы 10 000 кешене әсирлеккә алып китте. Шушы җирдә яшәгән ярлы-ябагайдан башка бүтән берәү дә калмады.+
15 Шулай итеп, ул Йәһуәкинне+ Бабылга әсирлеккә алып китте,+ шулай ук аның әнисен, хатыннарын, аның сарай түрәләрен һәм шул җирдәге күренекле кешеләрне дә алып китте. Ул аларны Иерусалимнан Бабылга күчерде.
16 Бабыл патшасы Бабылга әсирлеккә бөтен гаскәриләрне — 7 000 кешене, шулай ук 1 000 һөнәрче һәм тимерчене* алып китте, аларның бөтенесе дә гайрәтле, сугышырга өйрәтелгән кешеләр иде.
17 Бабыл патшасы Йәһуәкин урынына аның әтисенең энесе Маттанияны+ патша итеп куйды һәм исемен Сидкыя́+ дип үзгәртте.
18 Патшалык итә башлаганда Сидкыягә 21 яшь иде, һәм ул Иерусалимда 11 ел идарә итте. Аның әнисе Ирмия́ кызы Һәмүтә́+ иде, Ирмия исә Либнадан иде.
19 Сидкыя, Йәһуәким кебек үк, Йәһвә күзендә яман булганны кылып яшәде.+
20 Иерусалим һәм Яһүд җирендәге бу хәлләр алар Йәһвәнең ачуын чыгарганга булды, һәм ахыр чиктә ул аларны үз хозурыннан куды.+ Сидкыя Бабыл патшасына каршы баш күтәрде.+
Искәрмәләр
^ Яки «патша уллары».
^ Яки «патша улларын».
^ Я, бәлки, «ныгытма төзүчеләрне».
^ Я, бәлки, «ныгытма төзүчене».