Рәсүлләр 1:1—26
1 Тәүфи́л, мин беренче китабымда Гайсәнең башкарган бар эшләре һәм бар өйрәткәннәре турында язган идем.+
2 Мин аның күккә алынганчы+ башкарган бар эшләре турында хәбәрләрне шул китапка җыйдым. Күккә алыныр алдыннан ул үзе сайлаган рәсүлләренә изге рух аша күрсәтмәләр бирде.+
3 Газап чиккәннән соң, ул үзенең тере булуын күп санлы хак дәлилләр ярдәмендә исбат итте.+ Шәкертләре аны 40 көн дәвамында күрде, һәм ул аларга Аллаһы Патшалыгы хакында сөйләде.+
4 Алар белән очрашкач, Гайсә аларга мондый боерык бирде: «Иерусалимнан китмәгез,+ әмма Ата вәгъдә иткәнне көтегез.+ Бу вәгъдә турында сез миннән инде ишеткән идегез.
5 Яхъя суга чумдырды, ә сез берничә көннән соң изге рухка чумдырылырсыз».+
6 Бергә җыелгач, алар Гайсәдән: «Хуҗабыз, син Исраилгә патшалыкны яңадан шушы вакытта торгызасыңмы?» — дип сорадылар.+
7 Ул аларга болай диде: «Атаның гына билгеләргә хокукы булган вакытларны яки заманнарны сезгә белергә кирәк түгел,+
8 әмма сезгә, изге рух иңгәч, кодрәт биреләчәк,+ һәм сез Иерусалимда,+ бөтен Яһүдиядә, Сама́риядә+ һәм җир читенә кадәр+ минем шаһитләрем булачаксыз».+
9 Шушы сүзләрне әйткәннән соң, Гайсә аларның күз алдында күккә таба күтәрелә башлады, аны болыт каплады, һәм ул аларның күзләреннән югалды.+
10 Алар күккә карап аның күтәрелүен күзәтеп торганда, кинәт яннарында ак кием кигән ике ир-ат пәйда булды.+
11 «Гәлилә́я ирләре, ник сез күккә карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә алынган шушы Гайсә ничек күтәрелгән булса, нәкъ сез күргәнчә, шулай ук киләчәк»,— диделәр алар.
12 Шуннан соң рәсүлләр Зәйтүн тавы дип аталган таудан Иерусалимга кайттылар.+ Бу тау Иерусалимнан якынча бер километр* ераклыкта иде.
13 Кайтып җиткәч, алар үзләре тукталган өске каттагы бүлмәгә керделәр. Бу Пете́р, Ягъкуб, Яхъя, Әндри́, Фили́п, Тома́с, Бартолма́й, Матта́й, Алфа́й улы Ягъкуб, ашкынучан дип аталган Шиму́н һәм Ягъкуб улы Яһүд иде.+
14 Алар кайбер хатыннар,+ Гайсәнең анасы Мәрьям һәм аның энеләре белән бергә бердәм рәвештә дога кылдылар.+
15 Шул көннәрдә Петер кардәшләре алдына (ә анда якынча 120 кеше бар иде) торып басты да болай диде:
16 «Кардәшләр, изге рух Давыт аша пәйгамбәрлек итеп әйткән Язмадагы сүзләр+ — Гайсәне кулга алган кешеләрне ияртеп килгән Яһүд хакындагы сүзләр үтәлергә тиеш иде.+
17 Ул безнең беребез иде+ һәм безнең белән хезмәттә катнашты.
18 (Ул гаделсезлек өчен түләү алып, җир сатып алды+ һәм баштүбән егылгач, аның эче шартлап ярылды, һәм барлык эчәкләре тышка чыкты.+
19 Бу бөтен Иерусалим халкына билгеле булды, шуңа күрә шул кыр аларның телендә Акилдама́, ягъни „Кан кыры“ дип атала башлады.)
20 Зәбур китабында: „Аның яшәгән урыны буш калсын, шул урында яшәүче булмасын“+ һәм: „Күзәтчелек хезмәте башка берәүгә бирелсен“+,— дип язылган.
21 Шуңа күрә, Хуҗабыз Гайсә безнең арабызда булганда, безнең белән бергә йөргән
22 һәм Гайсәнең Яхъя тарафыннан чумдырылуыннан+ алып бездән алынуына кадәр безнең белән бергә булган кеше кирәк.+ Ул шулай ук, безнең кебек, Гайсәнең терелүенә шаһит булырга тиеш».+
23 Шунда ике кеше тәкъдим ителде: Барса́б яки Юсты́ дип тә аталучы Йосыф һәм Маттиа́с.
24 Аннан соң алар дога кылдылар: «Син, Йәһвә,* һәр кешенең йөрәген беләсең.+ Син бу ике кешенең кайсысын
25 Яһүд үз юлы белән барыр өчен калдырган хезмәттә катнашырга һәм аның урынына рәсүл булырга сайладың? Моны безгә күрсәт».+
26 Шунда алар жирәбә салдылар.+ Жирәбә Маттиаска чыкты, һәм ул 11 рәсүлгә кушылды.*
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «бер Шимбә көнлек юл».
^ А5 кушымт. к.
^ Ягъни калган 11 рәсүлгә тиң булып санала башлады.