Лүк 19:1—48

  • Гайсә Заккайга килә (1—10)

  • 10 мина турында ачык мисал (11—27)

  • Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (28—40)

  • Гайсә Иерусалим өчен елый (41—44)

  • Гайсә гыйбадәтханәне чистарта (45—48)

19  Шуннан соң ул Әрихәгә килде һәм аның аша юл тотты. 2  Анда салым җыючыларның башлыгы Закка́й атлы бер бай кеше бар иде. 3  Аның Гайсәне бик күрәсе килә иде, ләкин кыска буйлы булганга һәм күп халык җыелганга, ул аны күрә алмый иде. 4  Шунда ул, аны күрер өчен, алга йөгереп чыкты да кыргый инҗир агачына менеп утырды, чөнки Гайсә шул урыннан үтәргә тиеш иде. 5  Гайсә, шул урынга җиткәч, өскә карап аңа: «Заккай, тизрәк төш, чөнки мин бүген синең йортыңда тукталырга тиеш»,— диде. 6  Ул тиз генә төште дә аны шатланып кабул итте. 7  Ләкин бар кеше моны күреп: «Ул гөнаһ кылучының өенә кунак булып керде»,— дип зарлана башлады.+ 8  Ә Заккай торып, Хуҗабызга болай диде: «Хуҗам, милкемнең яртысын ярлыларга бирермен һәм, берәрсеннән ялган гаепләүләргә нигезләнеп берәр нәрсә талап алган булсам, дүрт тапкыр күбрәк кайтарып бирермен».+ 9  Шунда Гайсә болай дип әйтте: «Бүген бу йортка котылу килде, чөнки ул да Ибраһим улы. 10  Адәм Улы югалганны эзләп табарга һәм коткарырга килде бит».+ 11  Шәкертләр моны тыңлап торганда, ул аларга тагын бер мисал китерде, чөнки ул Иерусалим янында иде, һәм алар, Гайсә анда килү белән, Аллаһы Патшалыгы шунда ук күренергә тиеш, дип уйлый иделәр.+ 12  Шуңа күрә, ул болай диде: «Затлы нәселдән булган бер кеше, патша хакимлеген алыр өчен, ерак илгә киткән.+ Аннан соң ул кире кайтырга тиеш булган. 13  Ул үзенең ун хезмәтчесен чакырып, аларга ун ми́на* биргән һәм: „Мин кайтканчы боларны сәүдә эшендә кулланыгыз, алар табыш китерсен“,— дигән.+ 14  Ләкин ватандашлары аңа нәфрәт белән караган һәм аның артыннан: „Без бу кешенең үз өстебездән патша булуын теләмибез“,— дип әйтер өчен, илчеләр җибәргән. 15  Патша хакимлеген* кабул итеп кайтып җиткәч, ул көмеш акча бирелгән хезмәтчеләрен, шул акчаларны эштә кулланып күпме табыш алганнарын белер өчен, үзе янына чакырырга кушкан.+ 16  Беренчесе килеп: „Хуҗам, син биргән ми́на ун ми́на табыш китерде“,— дигән.+ 17  Ул аңа: „Бик әйбәт, син яхшы хезмәтче! Кечкенә генә нәрсәдә тугры булганың өчен, сиңа ун шәһәр өстеннән хакимлек бирелә“+,— дигән. 18  Шунда икенчесе килеп: „Хуҗам, син биргән ми́на биш ми́на табыш китерде“,— дип әйткән.+ 19  Хуҗасы аңа: „Син биш шәһәр белән идарә ит“,— дигән. 20  Башкасы килеп болай дип әйткән: „Хуҗам, менә син биргән ми́на, мин аны кулъяулыкка төреп, саклап тоттым. 21  Мин синнән курыктым, син кырыс кеше бит, акча салмаган урыннан акча аласың, чәчмәгәнеңне урасың“.+ 22  Хуҗасы аңа болай дигән: „Явыз хезмәтче! Мин сине үз сүзләрең белән хөкем итәм. Син минем кырыс булуымны, акча салмаган урыннан акча алуымны, чәчмәгәнне уруымны белә идең бит,+ 23  алайса, ни өчен мин биргән көмеш акчаларны әйләнешкә кертмәдең? Ул чакта мин кайткач, аларны табышы белән алган булыр идем“. 24  Шунда ул үзе янында торучыларга: „Аңардан ми́наны алыгыз да, ун ми́насы булганга бирегез“,— дигән.+ 25  Ә тегеләре аңа: „Хуҗабыз, аның ун ми́насы бар бит инде!“ — дип әйткәннәр. 26  „Сезгә шуны әйтәм: кемнең бар, шуңа күбрәк бирелер, ә кемнең юк, шуның булганы да алыныр.+ 27  Ә үзләре өстеннән патшалык итүемне теләмәгән дошманнарымны монда китерегез һәм күз алдымда үтерегез“». 28  Моны сөйләгәннән соң, Гайсә Иерусалимга таба юлын дәвам итте. 29  Зәйтүн тавы+ дип аталган таудагы Битфәгия́ белән Битаниягә якынлашканда, ул ике шәкертен үзеннән алгарак җибәрде дә+ 30  болай диде: «Алдыгыздагы авылга барыгыз. Анда кергәч бәйдәге, бер кешенең дә атланганы булмаган ишәк баласын күрерсез. Аны бәйдән ычкындырып, минем янга китерегез. 31  Ә инде берәрсе: „Ни өчен сез аны бәйдән ычкындырасыз?“ — дип сораса, „Ул Хуҗабызга кирәк“,— диегез». 32  Ике шәкерт китте, һәм барысы нәкъ Гайсә әйткәнчә булды.+ 33  Алар ишәк баласын бәйдән ычкындыра башлагач, аның хуҗалары: «Ни өчен сез ишәк баласын бәйдән ычкындырасыз?» — дип сорады. 34  «Ул Хуҗабызга кирәк»,— диделәр алар 35  һәм аны Гайсә янына китерделәр. Аннан соң алар ишәк баласы өстенә өс киемнәрен салып, аның өстенә Гайсәне утырттылар.+ 36  Гайсә барганда, кешеләр юл өстенә үз өс киемнәрен җәйделәр.+ 37  Ул Зәйтүн тавыннан төшә торган юлга якынлашкач, күп санлы шәкертләре, шатланып, Аллаһыны үзләре күргән бар кодрәтле эшләре өчен көчле тавыш белән мактый башладылар 38  һәм: «Йәһвә* исеме хакына Патша булып килүче фатихалы! Күктә тынычлык һәм югарыдагыга дан булсын!»+ — диделәр. 39  Әмма халык арасыннан кайбер фарисейлар аңа: «Остаз, шәкертләреңне тый»,— дип әйттеләр.+ 40  Моңа ул: «Сезгә шуны әйтәм: алар тынып калсалар, ташлар кычкыра башлар»,— диде. 41  Иерусалимга якынлашкач, Гайсә шәһәрне күреп елый башлады+ 42  һәм болай диде: «Әгәр син тынычлык өчен нәрсә кирәк икәнен шушы көнне танысаң иде... Әмма хәзер син аны күрә алмыйсың.+ 43  Чөнки шундый көннәр килер ки, дошманнарың очланган бүрәнәләрдән сине уратып ныгытмалар төзер, сине чолгап алыр һәм бар яктан сиңа ташланыр.+ 44  Алар сине һәм синдәге балаларны җир өстенә ташлар,+ таш өстендә таш калдырмас,+ чөнки син тикшерү вакытын танымадың». 45  Гыйбадәтханәгә кергәч, Гайсә андагы сатучыларны куып чыгара башлады.+ 46  Ул аларга: «Язылган: „Минем йортым дога кылу йорты булачак“,+ ә сез аны юлбасарлар оясына әйләндергәнсез»+,— диде. 47  Ул һәр көн гыйбадәтханәдә өйрәтте. Өлкән руханилар, канунчылар һәм халык башлыклары исә аны үтерү әмәлен эзләде,+ 48  әмма таба алмадылар, чөнки халык, аны тыңлар өчен, һәрвакыт аңа ияреп йөрде.+

Искәрмәләр

Гр. минасының авырлыгы 340 г булган һәм 100 драхмага тиң булган. Ә14 кушымт. к.
Яки «Патшалыкны».