Ишагыя 18:1—7

  • Хәбәшстанга каршы хәбәр (1—7)

18  Кайгы! Хәбәшстан елгалары өлкәсендәгеЧерелдәүче канатлы бөҗәкләр иленә кайгы!+ 2  Ул диңгез буйлап папи́рус көймәләрдәСулар аша вәкилләр җибәрә һәм болай ди: «И җитез хәбәрчеләр,Озын буйлы, шома тәнле,Һәркайда курку уятучы халыкка,+Көчле һәм җиңүче,Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыкка барыгыз». 3  Әй сез, җирдәге бөтен яшәүчеләр һәм җир йөзендә торучылар,Сез күргән нәрсә тауларда күтәрелгән билге* кебек булыр,Сез мөгез быргы тавышына охшаш тавыш ишетерсез. 4  Йәһвә миңа болай диде: «Мин тыныч калырмын һәм ныгытылган урынымны* күзәтермен,Шулай эшләвем кояш яктысының җылысы кебек,Җимешләр җыю вакыты эссесендә төшкән чык кебек булыр. 5  Чөнки уңыш җыю алдыннан,Йөзем агачы чәчәк койгач һәм җимешләре өлгергәч,Яңа ботаклары бакча пычагы белән киселер,Мыекчалары кисеп ташланыр. 6  Алар бөтенесе таулардагы ерткыч кошларга,Җирдәге ерткыч хайваннарга калдырылыр. Ерткыч кошлар җәйне алар өстендә үткәрер,Җирдәге бөтен җанварлар урак өстендә алар белән тукланыр. 7  Ул вакытта Гаскәрләр Иясе ЙәһвәгәГаскәрләр Иясе Йәһвәнең исемен йөрткән урынга — Сио́н тавына+Озын буйлы, шома тәнле,Һәркайда курку уятучы халыктан,Көчле һәм җиңүче,Җирләрен елгалар агызып алып киткән халыктан бүләк китерелер».

Искәрмәләр

Яки «билге баганасы».
Я, бәлки, «урынымнан».