7 СОРАУ
Безнең көннәр турында Изге Язмаларда нәрсә әйтелә?
«Халык халыкка, патшалык патшалыкка каршы күтәрелер... Боларның барысы — газапларның башы».
«Күп ялган пәйгамбәрләр килер һәм күпләрне юлдан яздырыр. Канунсызлыкның үсүе аркасында күпләрнең мәхәббәте суыныр».
«Якындагы һәм ерактагы сугышлар хакында ишеткәч, хафага төшмәгез. Болар булырга тиеш, шулай да бу әле ахыр түгел».
«Көчле җир тетрәүләр, урыны-урыны белән ачлык һәм үләтләр булыр. Кешеләр куркыныч күренешләр һәм күктән бөек билгеләр күрер».
«Соңгы көннәрдә аеруча авыр вакытлар киләчәк. Чөнки кешеләр үзләрен генә сөючән, акча яратучан, мактанчык, тәкәббер, көфер сүз сөйләүче, ата-анасын тыңламаучы, яхшылыкның кадерен белмәүче, тугрылыксыз, кеше яратмаучы, килешмәүчән, яла ягучан, тотнаксыз, рәхимсез, яхшылыкны яратмаучы, хыянәтче, дуамал, масаючан, Аллаһыны түгел, ә ләззәтне яратучы булырлар, тышкы яктан диндар булып күренерләр, ә гамәлдә диндар булмаслар».