Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

Б3

Аллаһы исеме очраган, әмма ул туры я мәгънәви өземтәләрнең өлеше булып тормаган шигырьләр. Марк китабы

МАРК 5:19 «Йәһвәнең... башкарган... эшләре»

СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда «Раббы» (хо Ки́риос) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла. Савыктырылган кеше белән сөйләшкәндә, Гайсә могҗизаны үзе түгел, ә күктәге Атасы эшләгән дип әйтә. Шул ук вакыйга турында язганда, Лүк (8:39) Тео́с (Аллаһы) дигән грек сүзен куллана һәм Марк 5:19 да Ки́риос (Раббы) сүзе Аллаһыга карата кулланылган икәнен раслый. Өстәвенә, «үзең өчен башкарган... эшләре» һәм «үзеңә күрсәткән шәфкате» дигән сүзтезмәләрне дә исәпкә алырга кирәк, чөнки аларга туры килгән еврей фигыльләре Еврей Язмаларында еш Аллаһы исеме белән кулланыла һәм Йәһвәнең кешеләр белән мөнәсәбәтләрен күрсәтә (Яратылыш 21:1; Чыгыш 13:8; Канун 4:34; 13:17; 30:3; 1 Ишмуил 12:7; 25:30; 2 Патшалар 13:23).

РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:

  • «A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Ф. У. Данкер редакциясендә, 2000, (576, 577 б.). Бу сүзлектә Марк 5:19 да «раббы» сүзе «Аллаһыны күрсәтә» диелә. Анда Септуагинтада [LXX] бу сүзтезмәнең кулланышы турында дәвам ителә: «Ул еш МТ [Масорет Текстында] очраган Яһве исемен алмаштыра».

  • «Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Марк 5:19 да Ки́риос сүзе, бәлки, «Яһве урынына кулланыла» диелә.

  • «The Gospel According to St Mark (The Greek Text With Introduction Notes and Indices)», Хенри Баркли Суит, 1902. Бу хезмәттә тәрҗемә итүнең бер варианты буларак יהוה (ЙҺВҺ, тетраграмматон) китерелә.

  • «The Interpretation of St. Mark’s Gospel», Р. Ленски. Бу хезмәттә 216 нчы биттә шушы шигырь турында болай диелә: «Ὁ Κύριος [Хо Ки́риос] — Яһве, килешү Аллаһысының Иске Васыятьтәге исеме... Бу кеше үзе дә, аның хәбәрен ишетүче бар кеше дә Йәһвәнең үз җирләренә килгәнен һәм үз хезмәтчесе Гайсә аша бу бөек эшне башкарганын белергә тиеш».

  • «The Principles and Practice of New Testament Textual Criticism», Д. Килпатрик. Бу китапта Марк 5:19 да «Κύριος [Ки́риос] = Яһве» диелә.

  • «Complete Jewish Bible», Дэвид Стерн, 1998. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдә «АДОНАЙ» сүзе баш хәрефләр белән язылган. Бу Изге Язмаларга язылган кереш сүздә тәрҗемәче болай дип аңлата: «Мин, тәрҗемәче буларак, „кюриос“ сүзе тетраграмматонның грек эквиваленты булып тора дип санаганда, һәр очракта... „АДОНАЙ“ сүзе кулланылган».

  • «The Gospel According to St. Mark: The Greek Text With Introduction, Notes, and Indexes», Винсент Тейлор, 1952. Бу хезмәтнең 285 битендә шушы очракта Ки́риос (Раббы) «Аллаһыга карата кулланыла» диелә.

  • «The Gospel According to Mark», 1858. Үзенең бу китабында Джозеф Эддисон Александр бу шигырьдә «ике мәгънәле» «Раббы» сүзе Мәсихне аңлата дип әйтә. Әмма ул дәвам итеп шуны таный: «Тыңлаучылар [бу сүзне] киңрәк мәгънәдә Аллаһыга күрсәтә дип аңлый алган һәм бу, бәлки, аның үз халкы белән килешү мөнәсәбәтләрен исләренә төшергәндер. Андый мөнәсәбәтләр Йәһвә дигән еврей исеме белән бәйле булган. Бу исем Септуагинтада һәм Яңа Васыятьтә гадәттә аның „Раббы“ (ο κύριος) дигән эквиваленты... белән алмаштырыла».

СЫЛТАМАЛАР: Й7—10, 13, 17, 18, 22, 28—32, 34, 36, 41, 44, 52, 63, 93—96, 100, 104—106, 114—117, 125, 132, 138, 144, 146, 167

МАРК 13:20 «Йәһвә ул көннәрне кыскартмаса»

СӘБӘП(ЛӘР): Күпчелек грек кулъязмаларында монда Ки́риос (Раббы) дигән сүз кулланылса да, бу шигырьдә Аллаһы исемен кулланыр өчен җитди сәбәпләр бар. Мәсихче Грек Язмаларында Ки́риос, контекстка карап, я Йәһвә Аллаһыга, я Гайсә Мәсихкә карата кулланылырга мөмкин. Контекст күрсәткәнчә, монда Ки́риос Аллаһыга карата кулланыла, чөнки Гайсә үз шәкертләренә үз Атасының бөек афәт вакытында нәрсә эшләячәген аңлаткан. Монда Гайсәнең пәйгамбәрлегендәге сүзләр Еврей Язмаларындагы Аллаһы исеме кулланылган пәйгамбәрлектәге сүзләргә охшаш (Ишагыя 1:9; 65:8; Ирмия 46:28 [26:28, Септуагинта]; Амус 9:8). Бу дүрт пәйгамбәрлек шигырьдә еврей текстында тетраграмматон кулланыла, ә Септуагинтаның сакланып калган кулъязмаларында бу шигырьләрдә Ки́риос сүзе кулланыла, ләкин аның алдында билгелелек артикле тормый, ә грек телендә грамматика буенча ул торырга тиеш. Шулай ук белгечләр Марк 13:20 дә дә Ки́риос алдында билгелелек артикленең тормаганына игътибар иткән. Бу монда Ки́риос сүзе Аллаһы исеме урынына кулланылган икәненә тагын бер дәлил булып тора.

РАСЛАУЧЫ МАТЕРИАЛ:

  • «A Greek-English Lexicon of the New Testament and Other Early Christian Literature», Ф. У. Данкер редакциясендә, 2000, (576, 577 б.). Бу сүзлектә Марк 13:20 дә «раббы» сүзе «Аллаһыны күрсәтә» диелә. Анда дәвам ителә: «Арт[икль] булмаса... исем буларак» кулланыла.

  • «Exegetical Dictionary of the New Testament», 1991, (том 2, 329, 330 б.). Бу белешмәлектә Марк 13:20 дә Ки́риос сүзе «Яһве урынына кулланыла» диелә.

  • In the book «The Principles and Practice of New Testament Textual Criticism», Д. Килпатрик. Бу китапта Марк 13:20 дә «Κύριος [Ки́риос] = Яһве» диелә.

  • «The ‘Holy Scriptures’», Д. Н. Дарби, 1949. Бу тәрҗемәдә шушы шигырьдәге «Раббы» сүзенә китерелгән искәрмәдә болай диелә: «Артикльсез „Йәһвәне“ белдерә».

  • «The Gospel According to St Mark (The Greek Text With Introduction Notes and Indices)», Хенри Баркли Суит, 1902. Бу хезмәттә тәрҗемә итүнең бер варианты буларак יהוה (ЙҺВҺ, тетраграмматон) китерелә.

  • «The Gospel According to St. Mark: The Greek Text With Introduction, Notes, and Indexes», Винсент Тейлор, 1952. Бу хезмәтнең 514 нче битендә шушы очракта грек текстында кулланылган Ки́риос (Раббы) сүзе турында болай диелә: «Монда күп апокалиптик язуларда очраган фикер, ягъни Аллаһы Үз мәрхәмәтен күрсәтеп һәм сайланганнары хакына кешелек өчен афәт көннәрен кыскарта дигән фикер... яхшы бирелә». Тейлор 515 нче биттә дәвам итә: «Артикльсез Κύριος сүзен куллану [Иске Васыятьтән алынган] өземтәләргә хас».

  • «The Gospel of Mark», 1994, (378 б.). Эдмонд Хиберт үзенең бу хезмәтендә Марк 13:20 гә мондый комментарий бирә: «Раббы, Иске Килешү Аллаһысы Йәһвә, бу дөнья эшләрен тулы контрольдә тота, һәм Ул, илтифат күрсәтеп, шул көннәргә чик куйган».

  • «The Gospel According to Mark», Джозеф Эддисон Александр, 1858. Бу хезмәттә Марк 13:20 турында әйтелә: «Раббы, ягъни Аллаһы Тәгалә Йәһвә».

  • «The Companion Bible», комментарийлар белән, Э. Буллингер, 1999. Бу тәрҗемәдә Марк 13:20 дә төп текстта РАББЫ сүзе баш хәрефләр белән язылган һәм 98 нче кушымтада мондый аңлатма өстәлгән: «Йәһвә урынына кулланылган... һәм бөтен җирдә „РАББЫ“ дип язылган».

  • «The Holy Bible, Containing the Authorized Version of the Old and New Testaments», Д. Конквест, 1841. Бу тәрҗемәдә Марк 13:20 дә төп текстта РАББЫ сүзе баш хәрефләр белән язылган.

  • Инглиз телендәге бу тәрҗемәләрдә Марк 13:20 дә «Раббы» урынына «Аллаһы» сүзе кулланыла: «Complete Jewish Bible», «A Translator’s Translation of the New Testament», «The Expanded Bible» һәм «The Word New Century Version, New Testament».

  • «A Translator’s Handbook on the Gospel of Mark», Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре. Бу белешмәлектә шушы шигырь турында әйтелә: «„Раббы“: монда, һичшиксез, Аллаһы».

СЫЛТАМАЛАР: Й7, 8, 10, 16—18, 22—24, 28—36, 39—43, 46—48, 52, 61, 63, 65, 88, 90, 92—97, 100—102, 104, 106, 114—116, 125, 132, 138, 142, 144—147, 154, 163, 167, 172