Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Изге Язмалар. Яңа дөнья тәрҗемәсе (өйрәнү басмасы)

A3

Изге Язмалар безнең көннәргә кадәр ничек сакланып калган?

Изге Язмаларның Авторы үз Сүзенең бүгенге көнгә кадәр сакланып калуын кайгырткан. Нәкъ ул мондый сүзләр яздырткан:

«Аллаһыбызның сүзе мәңге тора» (Ишагыя 40:8).

Еврей һәм Арамей Язмаларының, a шулай ук Грек Язмаларының төп нөсхәләре бүгенге көнгә кадәр сакланып калмаса да, бу сүзләр хак. Ни өчен бүгенге Изге Язмаларның эчтәлеге Аллаһы тарафыннан рухландырылган төп нөсхәләр эчтәлегенә төгәл туры килә икәненә ышанып була?

АЛЛАҺЫ СҮЗЕН САКЛАУДА КҮЧЕРЕП ЯЗУЧЫЛАРНЫҢ РОЛЕ

Еврей Язмалары турында әйткәндә, бу сорауга өлешчә Аллаһы урнаштырган борынгы гореф-гадәт җавап бирә; Аллаһы Язмаларның текстын күчереп язарга кушкан. b Мәсәлән, Йәһвә Исраил патшаларына үзләренә Канунның күчермәсен язып алырга боерган (Канун 17:18). Өстәвенә, Аллаһы левилеләрне Канунны саклап калу өчен һәм халыкны аңа өйрәтү өчен җаваплы иткән (Канун 31:26; Никами 8:7). Яһүдләр Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң күчереп язучылар (соферимнар) төркеме барлыкка килгән (Езра 7:6). Вакыт узу белән бу күчереп язучылар Еврей Язмаларының 39 китабының байтак күчермәләрен ясаган.

Гасырлар буе бу күчереп язучылар җентекләп шушы китапларның күчермәләрен ясаганнар. Урта гасырлар дәвамында бу гореф-гадәтне масоретлар дип аталган яһүди күчереп язучылар төркеме саклап килгән. Иң борынгы тулы масорет кулъязмасы — Ленинград кодексы. Ул б. э. 1008—1009 елларына карый. Әмма XX гасырның урталарында Үле диңгез янында табылган кулъязмалар арасында Изге Язмаларның якынча 220 кулъязмасы һәм кулъязма кисәкләре булган. Бу кулъязмалар Ленинград кодексыннан бер меңнән артык елга борынгырак. Аларны бер-берсе белән чагыштыру мондый мөһим фикерне раслый: аларның текстлары арасында кайбер аермалар булса да, алар хәбәрнең мәгънәсенә тәэсир итми.

Ә Мәсихче Грек Язмаларының 27 китабы турында нәрсә әйтеп була? Бу китапларны Гайсә Мәсихнең кайбер рәсүлләре һәм башка беренче шәкертләре язган булган. Яһүди күчереп язучыларның гореф-гадәтенә ияреп, беренче мәсихчеләр ул китапларның күчермәләрен ясаган (Көләсәйлеләргә 4:16). Рим императоры Диоклетиан һәм башкалар беренче мәсихчеләрнең бөтен әдәбиятын юк итәргә тырышкан булса да, меңнәрчә борынгы кулъязмалар һәм кулъязма кисәкләре безнең көнгә кадәр сакланып калган.

Грек Язмалары шулай ук башка телләргә тәрҗемә ителгән булган. Изге Язмаларның, шул исәптән Грек Язмаларының, беренче тәрҗемәләре мондый борынгы телләргә: әрмән, копт, хәбәш, грузин, латин һәм сурия телләренә ясалган булган.

ТӘРҖЕМӘ ӨЧЕН НИГЕЗ БУЛЫП ТОРГАН ЕВРЕЙ ҺӘМ ГРЕК ТЕКСТЛАРЫ

Әлбәттә, Изге Язмаларның борынгы күчермәләрендәге текстлар бер-берсенә төп-төгәл туры килми. Алайса, төп нөсхәдә булган текстны ничек билгеләргә?

Бер мисал карап чыгыйк. Укытучы 100 укучысына берәр китап бүлегенең күчермәсен ясарга куша. Шул бүлекнең төп нөсхәсе соңрак югалтылса да, бу 100 күчермәне чагыштыру беренче текстның нинди булганын ачыклар. Һәр укучы ниндидер хаталар ясарга мөмкин, ләкин бөтен укучыларның нәкъ бер үк хаталар ясавы бик шикле. Шул ук рәвешчә галимнәр Изге Язмалар китапларының меңләгән күчермәләрен һәм кулъязма кисәкләрен чагыштырганда, күчереп язучыларның хаталарын күреп, төп нөсхә текстын билгели ала.

«Нык ышаныч белән шуны әйтеп була: борынгы әсәрләрнең иң төгәл итеп җиткерелгәне — [Еврей Язмалары]»

Изге Язмаларның төп нөсхәсендә булган фикерләр безгә төгәл җиткерелгәненә никадәр ышанып була? Еврей Язмаларының тексты турында галим Уильям Грин болай дигән: «Нык ышаныч белән шуны әйтеп була: борынгы әсәрләрнең иң төгәл итеп җиткерелгәне — [Еврей Язмалары]». Мәсихче Грек Язмалары, яки Яңа Васыять, турында Изге Язмалар белгече Фридерик Брюс болай дип язган: «Яңа Васыять язмаларының төгәл булуына дәлилләр күп кенә классик язучыларның әсәрләрен раслаучы дәлилләрдән шактый күбрәк. Ә бу классик әсәрләрнең дөреслеген беркем дә шик астына алмый». Ул шулай ук болай дигән: «Әгәр Яңа Васыять дөньяви әсәрләр җыентыгы булса, аның дөреслегенә беркем дә шикләнмәс иде».

Үле диңгез янында табылган кулъязмалар арасындагы Ишагыя китабының 40 нчы бүлеге (б. э. к. 125—100 еллар)

Якынча мең елга соңрак язылган Еврей кулъязмалары белән чагыштырганда, зур булмаган үзгәрешләр генә, күбесе орфография буенча, табылган

Алепп кодексындагы Ишагыя китабының 40 нчы бүлеге; мөһим еврей масорет кулъязмасы (б. э. якынча 930 елы)

Еврей тексты: 1953—1960 елларда инглиз телендә чыккан «Еврей Язмалары. Яңа дөнья тәрҗемәсе»нә Рудольф Киттель чыгарган «Biblia Hebraica» нигез булып торган. Шул вакыттан бирле еврей тексты яңартылып, «Biblia Hebraica Stuttgartensia» һәм «Biblia Hebraica Quinta» басмалары дөнья күргән. Бу басмаларда Үле диңгез янында табылган кулъязмалар һәм башка борынгы кулъязмалар буенча үткәрелгән соңгы тикшерүләр нәтиҗәләре исәпкә алынган. Бу фәнни хезмәтләрдә төп текст итеп Ленинград кодексы алынган һәм искәрмәләрдә башка чыганаклардан, шул исәптән Самариялеләрнең биш китабы, Үле диңгез кулъязмалары, грек телендәге Септуагинта, арамей таргумнары, латин телендәге Вульгата һәм сурия телендәге Пешиттадан текстның башка вариантлары китерелгән. Шушы «Яңа дөнья тәрҗемәсе» әзерләнгәндә «Biblia Hebraica Stuttgartensia» һәм «Biblia Hebraica Quinta» кулланылган.

Грек тексты: XIX гасырның азагында галимнәр Б. Ф. Весткотт һәм Ф. Дж. А. Хорт Изге Язмаларның булган кулъязмаларын һәм кулъязма кисәкләрен чагыштырып, алар исәпләвенчә, Грек Язмаларының төп нөсхәсенә якын грек текстын әзерләгән. XX гасырның уртасында Яңа дөнья тәрҗемәсе комитеты бу текстны үзенең тәрҗемәсе өчен нигез итеп кулланган. Б. э. II һәм III гасырларына караган башка борынгы папируслар да кулланылган. Шуннан бирле күбрәк папирусларны кулланып булган. Моннан тыш, Нестле һәм Аланд, шулай ук Берләштерелгән Изге Язмалар җәмгыятьләре әзерләгән грек текстларында соңгы фәнни тикшерүләр нәтиҗәләре чагылган. Бу тикшерүләрнең кайбер нәтиҗәләре шушы басмага кертелде.

Шушы грек текстларыннан күренгәнчә, Грек Язмаларының кайбер иске тәрҗемәләренә кайбер шигырьләр өстәлгән булган, һәм алар беркайчан да Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булмаган. Әмма инде XVI гасырда Изге Язмаларның тәрҗемәләрендә шигырьләр бүленеше гомумкабул ителгәнгә, күпчелек Изге Язмаларда шул шигырьләрне төшереп калдыру буш урыннар калдыра. Менә ул шигырьләр: Маттай 17:21; 18:11; 23:14; Марк 7:16; 9:44, 46; 11:26; 15:28; Лүк 17:36; 23:17; Яхъя 5:4; Рәсүлләр 8:37; 15:34; 24:7; 28:29 һәм Римлыларга 16:24. Бу басмада шушы төшереп калдырылган шигырьләр искәрмәләр белән билгеләнгән.

Марк китабының 16 бүлегендәге озын йомгаклау сүзләре (9—20 шигырьләр), кыска йомгаклау сүзләре һәм Яхъя 7:53—8:11 дәге өзек турында әйткәндә, ул шигырьләрнең төп нөсхәдә булмаганы ап-ачык. Шуңа күрә соңрак өстәлгән шул текстлар бу басмага кертелмәде.

Шулай ук бу тәрҗемәдә, галимнәр төп нөсхәгә иң якын дип санаган фикерләрне күрсәтер өчен, кайбер шигырьләргә үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, кайбер кулъязмалар буенча, Маттай 7:13 тә болай диелә: «Тар капкадан керегез, чөнки һәлакәткә илтүче юл иркен, капкасы да киң». Татар телендәге элекке «Мәсихче Грек Язмаларының Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндә «капкасы» дигән сүз булмаган иде. Әмма кулъязмаларны җентекләп өйрәнү мондый нәтиҗәгә китерә: «капкасы» дигән сүз төп нөсхәдә булган. Шуңа күрә ул бу басмага кертелде. Монда шуңа охшаш башка үзгәрешләр дә ясалды. Әмма ул үзгәрешләр зур түгел, һәм аларның берсе дә Аллаһы Сүзенең төп хәбәрен үзгәртми.

Б. э. якынча 200 елында 2 Көринтлеләргә 4:13—5:4 язылган папирус кулъязмасы

a Моннан ары Еврей Язмалары гына дип атала.

b Андый күчермәләр ясауның бер сәбәбе — төп нөсхәнең тиз таушала торган материалларга язылуы.