Икенче көринтлеләргә 11:1—33

11  Бераз акылсызланып алуыма түземлерәк булыгыз инде. Дөресен генә әйткәндә, сез болай да миңа карата түземле! 2  Мин сезнең турында, Аллаһы кайгырткан кебек,* бик кайгыртам, чөнки мин үзем сезне бер иргә — Мәсихкә ярәштем һәм сезне аның алдына саф гыйффәтле кыз итеп китерәсем килә.+ 3  Әмма шуннан куркам: елан Хауваны үз хәйләсе белән юлдан яздырган кебек,+ берәрсе сезнең дә акылларыгызны Мәсих лаек булган эчкерсезлектән һәм сафлыктан читкә алып китеп бозмасын тагын.+ 4  Берәрсе килеп, без вәгазьләгән Гайсәне түгел, ә башкасын вәгазьләсә, я сез кабул иткән рухны түгел, ә башкасын бирсә, я үзегез кабул иткән яхшы хәбәрне түгел, ә башкасын җиткерсә,+ сез андый кешене түзеп торасыз бит. 5  Әмма үземне «атаклы» рәсүлләрегездән бер ягым белән дә ким түгел дип саныйм.+ 6  Сөйләргә оста булмасам да,+ белемем бар, һәм без моны сезгә төрлечә һәрьяктан ачык күрсәттек. 7  Сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен шатлык белән бушлай игълан итеп һәм,+ сез югары күтәрелсен өчен, үземне басынкыландырып, әллә гөнаһ кылдыммы? 8  Сезгә хезмәт итәр өчен, башка җыелышларның ярдәмен кабул итеп, аларны талап яшәдем дип әйтеп була.+ 9  Шулай да сездә, мохтаҗлык кичергәндә, һичкемгә йөк булмадым, чөнки Македо́ниядән килгән кардәшләр миңа кирәклесен, хәтта артыгы белән дә бирделәр.+ Әйе, мин сезгә һичнәрсәдә дә йөк булмаска тырыштым һәм шулай дәвам итәчәкмен дә.+ 10  Мәсих шәкерте буларак, мин хакыйкатьне сөйлим һәм моның белән Аха́я якларында һәрвакыт мактаначакмын.+ 11  Ни өчен мин алай эшләдем соң? Сезне яратмагангамы? Аллаһы белә: яратам мин сезне. 12  Кайберәүләр мактанып үзләрен рәсүлләр дип атый һәм шулай итеп үзләрен безгә тиңли. Аларга мактанырга мөмкинлек бирмәс өчен, мин моңарчы ничек эшләгән булсам, моннан ары да шулай эшләячәкмен.+ 13  Алар — ялган рәсүлләр, башкаларны алдап йөрүчеләр, алар Мәсихнең рәсүлләре булып кылана гына.+ 14  Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, чөнки Шайтан үзе яктылык фәрештәсе булып кылана.+ 15  Шуңа күрә аның хезмәтчеләренең дә тәкъвалык хезмәтчеләре булып кылануларына шаккатасы юк. Әмма ахырлары эшләренә күрә булачак.+ 16  Кабат әйтәм: һичкем дә мине акылсыз дип санамасын. Ә инде андый дип саныйсыз икән, ул чакта мине акылсызны кабул иткәндәй кабул итегез, шунда мин дә алар кебек аз гына мактанып алырмын. 17  Бу сүзләрне Хуҗабызның үрнәге буенча түгел, ә акылсыз кешеләр сыман, үзләренә чиктән тыш ышанган мактанчыклар кебек әйтәм. 18  Күпләр бу дөнья әйберләре белән мактанып яшәгәнгә, мин дә мактаначакмын. 19  Шулкадәр «акыллы» икәнсез, ни өчен соң акылсызларны түзеп торырга ризалашасыз? 20  Сез бит үзегезне коллыкка төшерүчене, милкегезне талаучыны, сезнекен үзенеке итүчене, үзен сездән өстен куючыны, йөзегезгә сугучыны түзеп торасыз. 21  Оят булса да әйтим: кайберәүләр безне үз хакимлекләрен куллана алмый торган, җебегән кешеләр итеп күрә. Ә инде берәрсе кыю эш итә икән, ул чакта акылсыз кеше сыман әйтәм: мин дә шундый ук кыюлык белән эш итәм. 22  Алар еврейләрме? Мин дә.+ Исраиллеләрме? Мин дә. Ибраһим токымымы?* Мин дә.+ 23  Алар Мәсих хезмәтчеләреме? Акылсыз сыман әйтәм: мин күпкә күренеклерәк, чөнки күбрәк эшләдем,+ күбрәк төрмәләрдә утырдым,+ күп тапкырлар кыйналдым һәм күп мәртәбәләр үлем хәлендә булдым.+ 24  Яһүдләрдән миңа биш тапкыр эләкте: һәрберсендә утыз тугызар мәртәбә суктылар.+ 25  Өч тапкыр мине чыбыкладылар,+ бер тапкыр ташлар атып кыйнадылар,+ мин өч мәртәбә кораб һәлакәтенә дучар булдым,+ бер төн һәм бер көнне ачык диңгездә үткәрдем. 26  Күп сәяхәт иттем, елгаларда, юлбасарлардан, үз халкымнан,+ башка халыклардан,+ шәһәрләрдә,+ чүлләрдә, диңгезләрдә, ялган кардәшләрдән хәвеф-хәтәр янады, 27  тырышып һәм хәлдән тайганчы эшләдем, төннәремне еш кына йокысыз үткәрдем,+ ачлык һәм сусау кичердем,+ күп тапкыр ашарга ризыгым булмады,+ суыкка түздем һәм кияргә киемем булмады. 28  Боларның барысыннан тыш, мин һәр көн барлык җыелышлар хакында борчылып яшим.+ 29  Берәрсе хәлсезләнсә, мин дә газап чикмимме? Берәүне иманнан ваз кичәргә этәрсәләр, ачуым чыкмыймы? 30  Инде мактанырга икән, ул чакта хәлсез кеше икәнемне күрсәтүче нәрсәләр белән мактаначакмын. 31  Хуҗабыз Гайсәнең Аллаһысы һәм Атасы мәңге данлансын, ул минем ялганламаганымны белә. 32  Әритә́с патша куйган идарәче Дәмәшекътә мине тотар өчен шәһәрне сак астына куйды, 33  әмма мине үрелгән кәрзингә утыртып, стена буйлап тәрәзәдән төшерделәр,+ һәм мин аның кулына эләкмәдем.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Аллаһы ашкынуы белән».
Сүзгә-сүз орлык.

Искәрмәләр

Медиаматериал

Шаул һәм Дәмәшекъ
Шаул һәм Дәмәшекъ

Б. э. беренче гасырында Дәмәшекъ шәһәренең планы, күрәсең, монда күрсәтелгән рәсемдәге кебек булган. Ул мөһим сәүдә үзәге булган, ә якындагы Барада елгасыннан (2Пат 5:12 дә Абәнә дип атала) алынган су ярдәмендә шәһәр тирәли җирләр оазис булып киткән. Дәмәшекътә берничә синагога булган. Шаул бу шәһәргә «Юлның һәркайсы тарафдарын» кулга алырга дип барган (Рс 9:2; 19:9, 23; 22:4; 24:22). Ул вакытта «Юл» сүзен Гайсәнең шәкертләренә карата кулланганнар. Әмма Дәмәшекъкә барганда, Шаулга данланган Гайсә күренгән. Шуннан соң берникадәр вакыт Шаул Дәмәшекътә Туры дип аталган урамда Яһүд исемле кешедә яшәгән (Рс 9:11). Гайсә күренештә Һанани исемле шәкертенә Яһүд йортына барып, Шаулның күзләрен ачарга кушкан. Соңрак Шаул суга чумдырылган. Шулай итеп яһүди мәсихчеләрне кулга алыр урынына Шаул аларның берсе булып киткән. Ул Дәмәшекътәге синагогаларда яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган. Гарәбстанга барып, Дәмәшекъкә әйләнеп кайтканнан соң, Шаул, күрәсең, якынча б. э. 36 елында кире Иерусалимга кайткан (Рс 9:1—6, 19—22; Гл 1:16, 17).

А. Дәмәшекъ

1. Иерусалимга алып баручы юл

2. Туры дип аталган урам

3. Агора

4. Юпитер гыйбадәтханәсе

5. Театр

6. Музыкаль театр (?)

Ә. Иерусалим