Беренче Тимутигә 6:1—21
6 Аллаһы исеме һәм аның тәгълиматы яманланмасын өчен,+ коллар үз хуҗаларын бар ихтирамга лаеклы дип санасыннар.+
2 Ә хуҗалары иман итүче булган кешеләр, без кардәшләр дип, хуҗалары белән үзләрен илтифатсыз тотмасыннар. Киресенчә, коллар аларга тагы да теләбрәк хезмәт итсеннәр, тырыш хезмәтләреннән файда алучы — аларның имандашы һәм яраткан кардәше бит.
Шуларга өйрәтеп һәм андый үгет-нәсыйхәтләр биреп тор.
3 Әгәр кем дә булса башка тәгълимат өйрәтә икән, Хуҗабыз Гайсә Мәсихнең файдалы күрсәтмәләре һәм Аллаһыга хезмәт итүгә кагылышлы тәгълимат+ белән килешми икән,+
4 ул масаеп киткән, һичнәрсә аңламый.+ Ул сүзләр турында бәхәсләшергә һәм сүз көрәштерергә һәвәс,+ ә бу көнчелек, тартышу, начар шикләр тудыра, яла ягуга* китерә,
5 бозык акыллы һәм хакыйкатьне инде аңламый торган кешеләр арасында юк-бар нәрсәләр турында бетмәс ызгышлар чыгара.+ Алар, Аллаһыга бирелгәнлек — берәр нәрсә казанырга мөмкинлек, дип уйлый.+
6 Һичшиксез, булганы белән канәгать булсак, Аллаһыга бирелгәнлек — зур казаныш.+
7 Без бит бу дөньяга һичнәрсә алып килмәдек, һичнәрсә алып та китә алмыйбыз.+
8 Шуңа күрә ризык һәм кием-салым белән яшәү урыныбыз булса, моңа канәгать булыйк.+
9 Ә баерга теләүчеләр тозакка эләгә, вәсвәсәгә+ һәм бик күп акылсыз һәм зарарлы теләкләргә бирелә, ә бу кешеләрне харап итә һәм һәлакәткә китерә.+
10 Һәркайсы явызлыкның тамыры — акча ярату бит. Кайберәүләр, моңа бирелеп, иманнан читләшкәннәр һәм үзләрен күп газаплар белән яралаганнар.+
11 Ә син, Аллаһы кешесе, болардан кач һәм Аллаһыга бирелгән, тәкъва булыр өчен бар көчеңне куй, иманга, мәхәббәткә, чыдамлыкка һәм юашлыкка омтыл.+
12 Иман өчен данлы көрәш алып бар, мәңгелек тормышка нык тотынып тор. Син шул тормышка чакырылдың һәм аның турында күп шаһитләр алдында ачык итеп игълан иттең; моны син искиткеч башкардың.
13 Бар нәрсәгә тормыш бирүче Аллаһы алдында һәм По́нти Пилатка искиткеч шаһитлек биргән Мәсих Гайсә+ алдында сиңа мондый боерык бирәм:
14 Хуҗабыз Гайсә Мәсих ачык күренгәнгә кадәр+ бу әмерне тапсыз калып һәм тел тидермәслек итеп үтә.
15 Ә аның, бәхетле һәм бердәнбер Хакимнең, ачык күренүе билгеләнгән вакытта булачак. Ул патшаларның Патшасы һәм хакимнәрнең Хуҗасы,+
16 ул гына үлемсез,+ якынлашмаслык яктылыкта яшәүче,+ аны бер кеше дә күрмәгән һәм күрә дә алмый.+ Аңа хөрмәт һәм мәңгелек кодрәт булсын! Амин.
17 Бу дөнья төзелешендә* бай яшәүче кешеләргә әйт: масаеп йөрмәсеннәр, ышанычсыз байлыкка түгел,+ ә безгә рәхәтләнеп яшәр өчен барысын мул итеп бирүче Аллаһыга өмет багласыннар,+
18 яхшылык кылсыннар, юмарт һәм игелекле эшләргә бай булсыннар, булганнарын уртаклашырга әзер торсыннар.+
19 Шулай итеп алар, үзләренә киләчәккә яхшы нигез булырлык хәзинә туплап,+ чын тормышка нык тотынып тора алырлар.+
20 Тимути́, үзеңә ышанып тапшырылганны сакла.+ Изге булганны нәҗесләүче буш сөйләшүләрдән һәм ялган белемнән баш тарт. Андый «белем» хак нәрсәләргә каршы килгән сөйләшүләргә китерә.+
21 Кайберәүләр, шул белем белән масаеп, иманнан читләштеләр.
Аллаһының юмарт игелеге сезнең белән булсын.