Беренче Патшалар 18:1—46

18  Берникадәр вакыт үткәч, өченче елны,+ Йәһвә Ильяска: «Аха́б янына бар, мин җир йөзенә яңгыр яудырачакмын»,— диде.+ 2  Шунда Ильяс Ахаб янына китте. Сама́риядә ул вакытта каты ачлык иде.+ 3  Шул вакытта Ахаб үз йортының башлыгы Абадияне чакырды. (Абадия́ исә Йәһвәгә тирән курку-хөрмәт күрсәтеп яшәүче кеше иде, 4  шуңа күрә, Изәбе́л+ Йәһвәнең пәйгамбәрләрен юк иткәндә, Абадия 100 пәйгамбәрне мәгарәгә иллешәр-иллешәр яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп торды.) 5  Абадия килгәч, Ахаб аңа: «Бар, илне гизеп, бөтен су чыганакларын һәм үзәннәрне* карап кайт,— диде.— Бәлки, атларыбыз һәм качырларыбыз өчен җитәрлек үлән табылыр, югыйсә бөтен малларыбыз үлеп бетәр». 6  Шунда алар үтеп чыгасы җирне үзара бүлештеләр. Ахаб бер якка, Абадия икенче якка китте. 7  Абадия юлда чакта Ильяс аны каршы алырга чыкты. Аны таныгач, Абадия йөзтүбән капланып, аңардан: «Ильяс хуҗам, синме бу?»+ — дип сорады. 8  «Әйе, мин,— дип җавап бирде тегесе.— Бар, хуҗаңа: „Ильяс монда“,— дип әйт». 9  Әмма ул аңа болай диде: «Нинди гөнаһым өчен син хезмәтчеңне Ахаб кулына тапшырмакчы буласың? Ул бит мине үтерәчәк! 10  Аллаһың Йәһвә белән ант итәм, хуҗам кеше җибәреп сине эзләтмәгән бер генә халык та, бер генә патшалык та юк. Аңа: „Ул монда юк“,— дигән патшалыкны я халыкны ул, аны таба алмадык, дип ант иттергән иде.+ 11  Ә син: „Бар, хуҗаңа: „Ильяс монда“,— дип әйт“,— дисең. 12  Мин синең яныңнан киткәч, Йәһвәнең рухы сине мин белмәгән урынга алып китәчәк.+ Ахаб, мин аңа барып әйткәннән соң, сине тапмаса, мине үтерәчәк бит. Ә синең хезмәтчең яшь чактан ук Йәһвәдән куркып яши. 13  Әй хуҗам, Изәбел Йәһвәнең пәйгамбәрләрен үтергәндә минем нәрсә эшләгәнемне әллә сиңа сөйләмәделәрме? Мин бит Йәһвәнең 100 пәйгамбәрен мәгарәгә иллешәрләп яшереп, аларны икмәк-су белән тәэмин итеп тордым.+ 14  Ә син миңа: „Бар, хуҗаңа: „Ильяс монда“,— дип әйт“,— дисең. Ул бит мине, һичшиксез, үтерәчәк». 15  Әмма Ильяс: «Үзем хезмәт иткән Гаскәрләр Иясе Йәһвә белән ант итәм: бүген мин аңа күренермен»,— диде. 16  Шунда Абадия Ахаб янына барып, аңа моның турында сөйләп бирде, һәм Ахаб Ильяс белән очрашырга китте. 17  Ильясны күрү белән Ахаб аңардан: «Синме ул Исраилгә зур бәла китерүче адәм?» — дип сорады. 18  Моңа Ильяс болай диде: «Исраилгә мин түгел, ә син һәм синең атаңның йорты бәла китерә, чөнки сез Йәһвәнең әмерләреннән баш тартып, Багалларга иярдегез.+ 19  Хәзер минем яныма Карми́л тавына+ бөтен Исраилне, шулай ук Изәбел табыныннан ашаучы, Багалның 450 пәйгамбәрен һәм изге агач баганага*+ табынучы 400 пәйгамбәрне җый». 20  Шунда Ахаб бөтен Исраи́л халкына хәбәр җибәрде һәм пәйгамбәрләрне Кармил тавына җыйды. 21  Ильяс халык янына килеп: «Күпме инде, ике төрле фикер йөртеп,* аксап йөрергә була?+ Әгәр хак Аллаһы — Йәһвә икән, аңа иярегез, Бага́л икән, аңа иярегез!»+ — дип әйтте. Әмма халык аңа бер сүз дә дәшмәде. 22  Шунда Ильяс халыкка болай диде: «Йәһвә пәйгамбәрләреннән мин генә калдым,+ ә Багал пәйгамбәрләренең саны — 450. 23  Безгә ике яшь үгез бирсеннәр. Алар берсен сайлап алсыннар да аны кисәкләргә бүлеп, утын өстенә салсыннар, әмма ут төртмәсеннәр. Мин исә икенче үгезне әзерләп, аны утын өстенә салырмын, һәм мин дә ут төртмәм. 24  Аннары үз илаһыгызны чакырыгыз,+ ә мин Йәһвәне чакырырмын. Кем ут җибәреп җавап бирсә, шул үзенең хак Аллаһы булуын күрсәтер».+ Шунда бөтен халык: «Ярар, шулай булсын»,— диде. 25  Ильяс Багалның пәйгамбәрләренә: «Беренче булып үгезне сез сайлап алыгыз һәм аны әзерләгез, чөнки сез күбрәк. Аннары үз илаһыгызны чакырыгыз, ләкин ут төртмәгез»,— диде. 26  Шунда алар бирелгән үгезне алып, аны әзерләде һәм иртәдән алып төшкә кадәр: «Багал, безгә җавап бир!» — диеп, Багалны чакырды. Әмма өн дә чыкмады, җавап бирүче дә булмады.+ Алар, аксый-аксый, үзләре корган мәзбәх тирәли биеп йөрделәр. 27  Төш вакыты җитәрәк, Ильяс аларны мыскыллап: «Әйдәгез, бөтен тавышка кычкырыгыз! Ул бит илаһ!+ Күрәсең, ул уйга баткан яки йомышын башкарып утыра.* Ә бәлки, ул йоклыйдыр һәм аны уятырга кирәктер!» — дия башлады. 28  Алар тамак киереп кычкыра һәм, тәннәреннән атылып кан акканчы, йолалары буенча үзләрен хәнҗәр һәм сөңге белән кисә башладылар. 29  Төш тә үтте инде, ә алар кичке икмәк бүләге китерелгәнчегә кадәр һаман котырынды, шашынды.* Әмма өн дә чыкмады, җавап бирүче дә, игътибар итүче дә булмады.+ 30  Ахыр чиктә Ильяс бөтен халыкка: «Яныма килегез»,— диде. Һәм алар аның янына килде. Аннары ул Йәһвәнең җимереп ташланган мәзбәхен яңадан төзеде.+ 31  Шуннан соң Ильяс Ягъкуб улларының кабиләләре саны буенча 12 таш алды. (Йәһвә исә Ягъкубка: «Синең исемең Исраил булачак»+,— дигән иде.) 32  Шул ташлардан ул Йәһвәнең исеме хөрмәтенә мәзбәх корды.+ Аннары ул мәзбәх тирәли ике кечкенә капчык* орлык чәчәрлек җир мәйданын биләп алган канау казыды. 33  Аннан соң ул утынны тезеп куйды, яшь үгезне кисәкләргә бүлеп, утын өстенә салды+ һәм болай диде: «Дүрт зур чүлмәкне су белән тутырыгыз да, аны яндыру корбаны белән утын өстенә түгегез». 34  Аннары ул: «Кабат шуны ук эшләгез»,— диде. Алар кабат шуны ук эшләде. Ул: «Тагын бер тапкыр шулай эшләгез»,— диде, һәм алар өченче мәртәбә дә шулай эшләде. 35  Су мәзбәхнең бар якларыннан агып төште. Ильяс канауны да су белән тутырды. 36  Кичке икмәк бүләге китерү вакыты җитәрәк,+ Ильяс пәйгамбәр мәзбәхкә таба атлап, болай диде: «И Йәһвә, Ибраһим,+ Исхак+ һәм Исраил* Аллаһысы, бүген барысы да синең Исраил Аллаһысы икәнеңне, ә минем синең хезмәтчең икәнемне һәм моның барысын да синең сүзең буенча башкарганымны белсеннәр иде.+ 37  И Йәһвә, җавап бир миңа! Җавап бирче, шулчак бу халык синең, и Йәһвә, хак Аллаһы икәнеңне һәм аларның күңелләрен яңадан үзеңә юнәлткәнеңне беләчәк».+ 38  Шунда Йәһвәдән ут иңеп, яндыру корбанын,+ утынны, ташларны, туфракны йотты һәм канаудагы суны ялмап алды.+ 39  Моны күргән бөтен халык йөзтүбән капланып: «Йәһвә — хак Аллаһы! Йәһвә — хак Аллаһы!» — диде. 40  Шунда Ильяс: «Багал пәйгамбәрләрен тотыгыз! Берсе дә качмасын!» — дип әйтте. Пәйгамбәрләрне шунда ук тотып алдылар, һәм Ильяс аларны, Кишо́н елгасы+ үзәненә* алып төшеп, шунда үтерде.+ 41  Аннары Ильяс Ахабка: «Бар, ашап-эчеп ал, чөнки каты яңгыр тавышы ишетелә»+,— диде. 42  Ахаб ашап-эчеп алырга дип китте, ә Ильяс Кармил тавы башына менде дә, җиргә тезләнеп, башын тезләре арасына иде.+ 43  Аннары ул үзенең хезмәтчесенә: «Югарырак менеп, диңгез ягына кара әле»,— дип әйтте. Тегесе менде дә диңгез ягына карады һәм: «Анда бернәрсә дә юк»,— диде. Ильяс аңа: «Бар, тагын кара әле»,— дип әйтте, һәм җиде тапкыр шулай булды. 44  Җиденче тапкыр хезмәтчесе: «Диңгездән кеше учы кадәр зурлыкта бер кечкенә болыт күтәрелә»,— диде. Ильяс аңа: «Бар, Ахабка: „Арбаңны җик! Каты яңгыр астына эләкмәс өчен, ашык!“ — дип әйт»,— диде. 45  Шул арада күк йөзен кара болытлар каплап алды, җил күтәрелде һәм каты яңгыр коеп яварга тотынды.+ Ахаб исә арбасында Йәзриилгә+ юл тота иде. 46  Ә Йәһвәнең кулы Ильяс белән иде; ул киеменең итәген биленә кыстырып, Йәзриилгә кадәр Ахаб алдыннан йөгереп барды.

Искәрмәләр

Яки «елга үзәннәрен».
Яки «ике култык таягына таянып».
Я, бәлки, «сәяхәткә чыгып киткән».
Яки «үзләрен һаман пәйгамбәрләр кебек тотты».
Сүзгә-сүз «2 сата». Бер сата — 7,33 л. Ә14 кушымт. к.
Ягъни Ягъкуб.

Искәрмәләр

Медиаматериал