Әюп 42:1—17

42  Әюп Йәһвәгә болай дип җавап бирде: 2  «Хәзер мин синең бар нәрсәне эшли алганыңны,Һәр ниятеңне үти алганыңны беләм.+ 3  Син әйттең: „Кем ул белеме булмый торып, уй-ниятләремне томанлы итә?“+ Әйе, мин аңламыйча сөйләдем шул,Үзем белмәгән, үзем өчен гаҗәеп булган нәрсәләр турында әйттем.+ 4  Шулай ук болай дидең: „Тыңла әле, ә мин сөйләрмен. Мин сорармын, ә син җавап бир“.+ 5  Колакларым синең турында ишеткән иде,Әмма хәзер сине күзләрем белән күрәм. 6  Шуңа күрә мин сүзләремне кире алам,*+Тузан һәм көлгә утырып тәүбә итәм».+ 7  Йәһвә Әюп белән сөйләшеп бетергәннән соң, теманлы Илифазга Йәһвә болай диде: «Сиңа һәм ике иптәшеңә+ ачуым кабынды, чөнки сез минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез.+ 8  Җиде үгез белән җиде сарык тәкәсе алып, хезмәтчем Әюп янына барыгыз һәм үзегез өчен яндыру корбаны китерегез, ә хезмәтчем Әюп сезнең өчен дога кылыр.+ Мин аның үтенечен кабул итеп, сезгә акылсызлыгыгызга карап җәза бирмәячәкмен, сез бит минем хакта, дөресне сөйләгән хезмәтчем Әюп кебек, дөресне сөйләмәдегез». 9  Шунда теманлы Илифа́з, шуахлы Билда́д һәм нагамалы Сәфә́р, китеп, Йәһвә кушканча эш иттеләр. Һәм Йәһвә Әюпнең догасын кабул итте. 10  Әюп үз иптәшләре турында дога кылгач,+ Йәһвә аны бөтен кайгы-хәсрәтеннән азат итте+ һәм аның бар милкен торгызды. Йәһвә аңа элеккегә караганда ике мәртәбә күбрәк мал-мөлкәт бирде.+ 11  Аның бөтен абый-энеләре, апа-сеңелләре һәм элеккеге дуслары+ килеп, аның белән бергә йортында ашадылар. Алар аның кайгысын уртаклаштылар һәм Йәһвә рөхсәт иткән бөтен бәла-казалардан соң аны юаттылар. Һәрберсе аңа көмеш акча һәм алтын йөзек бүләк итте. 12  Йәһвә исә Әюп гомеренең соңгы елларын элеккегә караганда күбрәк фатихалады.+ Әюп 14 000 сарыкка, 6 000 дөягә, 1 000 пар эре терлеккә һәм 1 000 ишәккә ия булды.+ 13  Аның шулай ук җиде улы һәм өч кызы туды.+ 14  Беренче кызын ул Җәмимә́, икенчесен Кәтсия́, өченчесен Керенгәпү́һ дип атады. 15  Бер җирдә дә Әюпнең кызларыдай гүзәл хатын-кызлар юк иде. Абый-энеләренә биргән кебек үк, аталары аларга да мирас бирде. 16  Шуннан соң Әюп тагын 140 ел яшәде һәм үзенең балалары белән оныкларын — дүрт буынны күрде. 17  Әюп бик озак яшәде һәм тормышыннан канәгать булып вафат булды.

Искәрмәләр

Яки «үз сүзләремнән баш тартам».

Искәрмәләр

Медиаматериал