Җырларның җыры 8:1—14
8 Син әниемнең имчәкләрен имгәнАбыем күк булсаң иде!
Шулчак урамда очратып, сине назлап үбәр идем,+Һәм берәү дә миңа җирәнеп карамас иде.
2 Мин сине үзем белән ияртер идем,Мине тәрбияләп үстергәнӘнием йортына китерер идем.+
Сиңа тәмләтелгән шәраб,Яңа гына сыгылган анар суы эчерер идем.
3 Синең сул кулың башым астында булыр иде,Ә уң кулың мине кочаклар иде.+
4 И Иерусалим кызлары,Үзе уянмаса, күңелемдә мәхәббәт уятмаска да, кабызмаска да ант итегез».+
5 «Кадерлесенең куенына сыенып,Чүл ягыннан кем килә анда?»
«Алмагач астында сине уяттым мин.
Әниең синең белән авырлы чактаАнда аны тулгак тоткан иде.
6 Мине үз йөрәгеңә мөһер итеп сал,Кулыңа мөһер итеп сук,Чөнки мәхәббәт үлемдәй көчле ул,+Тугрылык Кабердәй* нык ул.
Аның ялкыны — балкып янган ут, Йәһ* ялкыны.+
7 Ярсулы сулар сөю утын сүндерә алмый,+Дәрьялар да аны агызып алып китә алмый.+
Кеше мәхәббәт өчен үз йортындагы бар байлыгын биргән булса,Аны* җирәнеп кире кагарлар иде».
8 «Безнең сеңелебез бар,+Аның күкрәкләре әле үсмәгән.
Ул ярәшелгән көннеАның белән нәрсә эшләрбез?»
9 «Ул стена булса,Өстен көмеш белән бизәр идек,Ә ишек булса,Аны эрбет такталар белән тышлар идек».
10 «Мин — стена,Ә күкрәкләрем манара кебек.
Шуңа күрә аның күзендәМин күңел тынычлыгы тапкан кыздай булдым.
11 Сөләйманның Багалхамунда йөзем бакчасы бар иде.+
Ул аны бакча караучыларына тапшырган иде.
Һәрберсе аңа җыйган уңыш өчен мең шәкыл көмеш китерә иде.
12 Минем исә үзем кулланган йөзем бакчам бар,Мең шәкыл көмеш — синеке, Сөләйман,Ә ике йөз тәңкә — җимеш үстерүчеләрнеке».
13 «Әй бакчаларда яшәүче кыз,+Иптәшләрем* ягымлы тавышыңны көтә.
Миңа да тавышыңны ишеттерче».+
14 «Ашык, кадерлем минем,Хуш исле үләннәр үскән таулардаГазәлдәйЯки яшь боландай җитез бул».+