Маттай китабына кереш сүз
Язучы: Маттай
Язылган урын: Исраил
Язылуы тәмамланган ел: як. б. э. 41
Сурәтләнгән вакыт: б. э. к. 2 — б. э. 33
Игътибарга лаек мәгълүмат:
Дәлилләр күрсәткәнчә, Маттай башта үзенең Яхшы хәбәрен еврей телендә язган. Бу Гайсә үлгәннән соң сигез ел үткәч булган. Бәлки, ул аны үзе грек теленә тәрҗемә иткән.
Кайбер исәпләүләр буенча, Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдә Еврей Язмаларына якынча йөз сылтама бар. Аларның 40 гы диярлек бу — аннан өземтәләр.
Маттайның Гайсә тормышы турындагы хәбәре, күрәсең, башлыча яһүдләр өчен язылган булган.
Маттай салым җыючы булган, шуңа күрә аның акча, саннар һәм бәяләрне искә алганда, аларны төп-төгәл әйткәне аңлашыла (17:27; 26:15; 27:3).
Гайсәнең корбаннар гына түгел, ә шәфкать тә кирәк икәненә кат-кат басым ясаганын Маттай гына искә ала (9:9—13; 12:7; 18:21—35).
Маттай «Патшалык» төшенчәсен 50 мәртәбәдән күбрәк телгә ала.
Беренче 18 бүлектә Маттай Патшалык темасына басым ясый, шуңа күрә вакыйгалар хронологик тәртиптә бармый. Әмма соңгы ун бүлектә (19—28) вакыйгалар гомумән хронологик тәртиптә бара.
Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрдәге 40 проценттан күбрәк мәгълүмат башка Яхшы хәбәрләрдә юк. Ким дигәндә ун мисал анда гына язылган, бу — басуга чәчелгән чүп үләне (13:24—30), яшерелгән хәзинә (13:44), бик кыйммәтле энҗе (13:45, 46), ятьмә (13:47—50), шәфкатьсез хезмәтче (18:23—35), эшчеләр һәм динар (20:1—16), ата һәм ике угыл (21:28—32), патша улының туе (22:1—14), ун гыйффәтле кыз (25:1—13) һәм талантлар (25:14—30) турында мисаллар.