Лүк китабының кыскача эчтәлеге
А. Лүк китабына кереш сүз (1:1—4)
Ә. Чумдыручы Яхъяның һәм Гайсәнең туулары алдыннан булган вакыйгалар (1:5—80)
Б. Гайсәнең тууы һәм кечкенә чагы (2:1—52)
Йосыф Мәрьям белән Бәйтлеһемгә бара; анда Гайсә туа (2:1—7)
Кырдагы көтүчеләр алдында фәрештәләр пәйда була (2:8—20)
Гайсәне сөннәткә утырталар һәм гыйбадәтханәгә китерәләр (2:21—24)
Шимон Мәсихне күрү хөрмәтенә ия була (2:25—35)
Ханна бала турында сөйли (2:36—38)
Насарага кире кайту (2:39, 40)
12 яшьлек Гайсә гыйбадәтханәдә (2:41—50)
Гайсә үз әти-әнисе белән Насарага кайта (2:51, 52)
В. Гайсәнең хезмәте башланганчы булган вакыйгалар (3:1—4:13)
Г. Гайсә хезмәтенең башы, башлыча Гәлиләядә (4:14—6:11)
Гайсә Гәлиләядә вәгазьли башлый (4:14, 15)
Гайсәне Насарада кире кагалар (4:16—30)
Гайсә Кәпернаумдагы синагогада өйрәтә (4:31—37)
Гайсә Шимунның каенанасын һәм башкаларны савыктыра (4:38—41)
Кешеләр Гайсәне аулак урында таба (4:42—44)
Могҗизалы рәвештә тотылган балык; беренче шәкертләр (5:1—11)
Гайсә бөтен тәне махаулы бер кешене савыктыра (5:12—16)
Гайсә паралич суккан бер кешене кичерә һәм савыктыра (5:17—26)
Гайсә Левине үзенең шәкерте булырга чакыра (5:27—32)
Ураза тоту турында сорау (5:33—39)
Гайсә — «Шимбә көннең Хуҗасы» (6:1—5)
Гайсә Шимбә көнне кулы корышкан кешене савыктыра (6:6—11)
Д. 12 рәсүл сайлана; Таудагы вәгазь (6:12—49)
Е. Гайсә Гәлиләя һәм тирә-яктагы җирләрдә үз хезмәтен дәвам итә (7:1—9:50)
Бер йөзбашының иманы (7:1—10)
Гайсә Наинда бер тол хатынның улын терелтә (7:11—17)
Чумдыручы Яхъя «килергә тиешле Зат» турында сорый (7:18—23)
Гайсә Чумдыручы Яхъяны мактый (7:24—30)
Ваемсыз буын хөкем ителә (7:31—35)
Гөнаһлы бер хатын-кыз Гайсәнең аякларын хуш исле май белән майлый (7:36—50)
Гайсә белән бергә йөрүче хатын-кызлар (8:1—3)
Чәчүче турында ачык мисал (8:4—8)
Ни өчен Гайсә мисаллар китереп сөйләшә? (8:9, 10)
Гайсә чәчүче хакындагы мисалны аңлата (8:11—15)
Яктырткычны савыт белән капламыйлар (8:16—18)
Гайсәнең анасы һәм энеләре (8:19—21)
Гайсә Гәлиләя диңгезендәге давылны тыя (8:22—25)
Гайсә җенле бер кешене савыктыра; җеннәргә дуңгызлар эченә керергә рөхсәт итә (8:26—39)
Яһирның кызы үледән терелтелә; бер хатын Гайсәнең киеменә кагыла (8:40—56)
Унике рәсүл вәгазьгә кагылышлы күрсәтмәләр ала (9:1—6)
Һируд Гайсә турында ишеткәч, аптырап кала (9:7—9)
Гайсә якынча 5 000 кешене тукландыра (9:10—17)
Петер Гайсәгә: «Син — Мәсих»,— ди (9:18—20)
Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында алдан әйтә (9:21, 22)
Чын шәкерт булу өчен таләпләр (9:23—27)
Гайсә кыяфәтенең үзгәрүе (9:28—36)
Гайсә җенле малайны савыктыра (9:37—43а)
Гайсә үз үлеме турында икенче тапкыр пәйгамбәрлек итә (9:43ә—45)
Шәкертләр кем иң бөеге дип бәхәсләшә (9:46—48)
«Сезгә каршы тормаучы сезнең яклы» (9:49, 50)
Ё. Гайсә Иерусалимга юл тота; ул үз хезмәтен башлыча Яһүдиядә һәм Переядә дәвам итә (9:51—19:27)
Самариянең бер авылында Гайсәне кабул итмиләр (9:51—56)
Гайсә шәкерте булу өчен таләпләр (9:57—62)
Гайсә 70 шәкертне җибәрә (10:1—12)
Тәүбә итмәгән Хоразин, Битсәидә һәм Кәпернаумга кайгы (10:13—16)
70 шәкерт кайта (10:17—20)
Гайсә үз Атасын басынкыларны хуплаганы өчен данлый (10:21—24)
Игелекле самарияле турында ачык мисал (10:25—37)
Гайсә Марта һәм Мәрьямгә кунакка килә (10:38—42)
Гайсә дога кылырга өйрәтә (11:1—4)
Үз дигәнендә нык торган дус турында ачык мисал (11:5—13)
Гайсә җеннәрнең Аллаһы кодрәте белән куып чыгарылуын аңлата (11:14—23)
Гайсә җеннең кешегә кире кайтуын сурәтли (11:24—26)
Чын бәхетнең нәрсәдә икәне аңлатыла (11:27, 28)
Юныс билгесе (11:29—32)
Тәннең яктырткычы — күзләр (11:33—36)
Гайсә бер фарисей белән ашый; икейөзле дини кешеләргә кайгы дип әйтә (11:37—54)
«Фарисейлар ачыткысыннан... сакланыгыз» (12:1—3)
Кешеләрдән түгел, ә Аллаһыдан куркыгыз (12:4—7)
Мәсих белән бердәмлектә торуны тану (12:8—12)
Акылсыз бай кеше турында ачык мисал (12:13—21)
«Үз җаныгыз өчен... борчылмагыз, җитәр» (12:22—31)
«Кечкенә көтү, курыкма» (12:32—34)
Уяу булу (12:35—40)
Тугры идарәченең һәм тугры булмаган хезмәтченең үзенчәлекләрен ачыклау (12:41—48)
Тынычлык китерергә дип түгел, ә аерырга килү (12:49—53)
Вакыйгаларның мәгънәсен аңлау (12:54—56)
Бәхәсне җайга салу (12:57—59)
Тәүбә итмәсәгез, һәлак булырсыз (13:1—5)
Җимешсез инҗир агачы турында ачык мисал (13:6—9)
Гайсә бөкрәеп беткән хатынны Шимбә көнне савыктыра (13:10—17)
Горчица орлыгы һәм ачыткы турында ачык мисаллар (13:18—21)
«Тар ишек аша керер өчен бар көчегезне куегыз» (13:22—30)
Һируд — «төлке» (13:31—33)
Гайсә Иерусалим өчен көенә (13:34, 35)
Гайсә сары су авыруыннан интегүче кешене Шимбә көнне савыктыра (14:1—6)
Басынкы кунак бул (14:7—11)
Кунакка үзеңне кунак итә алмаганнарны чакыр (14:12—14)
Килергә теләмәгән кунаклар турында ачык мисал (14:15—24)
Шәкерт булу корбаннар таләп итә (14:25—33)
Үз тәмен югалткан тоз (14:34, 35)
Югалган сарык турында ачык мисал (15:1—7)
Югалган тәңкә турында ачык мисал (15:8—10)
Юлдан язган угыл турында ачык мисал (15:11—32)
Намуссыз йорт идарәчесе турында ачык мисал (16:1—13)
Канун һәм Аллаһы Патшалыгы (16:14—18)
Бай кеше белән Лазар турында ачык мисал (16:19—31)
Гайсә иманнан ваз кичәргә этәрүчеләр, кичерү һәм иман турында әйтә (17:1—6)
Үз хуҗасының ихтыяҗларын кайгырткан хезмәтче турында ачык мисал (17:7—10)
Гайсә махаулы 10 кешене савыктыра (17:11—19)
Аллаһы Патшалыгының килүе (17:20—37)
Үз дигәнендә торучы тол хатын турында ачык мисал (18:1—8)
Фарисей һәм салым җыючы турында ачык мисал (18:9—14)
Гайсә һәм кечкенә балалар (18:15—17)
Бер бай идарәченең мәңгелек тормыш турындагы соравы (18:18—30)
Гайсә үз үлеме һәм терелтелүе турында кабат пәйгамбәрлек итә (18:31—34)
Гайсә Әрихә янында бер сукыр фәкыйрьне савыктыра (18:35—43)
Гайсә салым җыючы Заккайга килә (19:1—10)
10 мина турында ачык мисал (19:11—27)
Ж. Гайсәнең Иерусалимда һәм аның тирәсендә хезмәт иткән соңгы атнасы башлана (19:28—21:4)
Гайсәнең Иерусалимга тантаналы керүе (19:28—40)
Гайсә Иерусалим өчен елый (19:41—44)
Гайсә гыйбадәтханәне чистарта (19:45—48)
Гайсәнең вәкаләте шик астына куела (20:1—8)
Явыз йөзем үстерүчеләр турында ачык мисал (20:9—19)
Аллаһы һәм кайсар (20:20—26)
Терелтү турында сорау (20:27—40)
Мәсих Давыт улымы? (20:41—44)
Канунчылар кебек эш итмәгез (20:45—47)
Ярлы тол хатынның 2 вак акчасы (21:1—4)
Җ. Гайсә булачак вакыйгаларның билгесен бирә (21:5—36)
Билге турында сорау; юлдан язу куркынычы турында кисәтү (21:5—9)
Җыелма билгенең үзенчәлекләре: сугышлар, көчле җир тетрәүләр, үләтләр, ачлык (21:10, 11)
Эзәрлекләүләр турында алдан әйтелә (21:12—19)
Иерусалимның гаскәрләр тарафыннан чолгап алынуы; халыкларга билгеләнгән вакыт турында алдан әйтелә (21:20—24)
Адәм Улының килүе (21:25—28)
Инҗир агачы турында ачык мисал (21:29—31)
«Бу буын үткәнче, барысы үтәлер» (21:32, 33)
Болар «йөрәгегезгә авыр йөк булып ятмасын»; уяу булыгыз (21:34—36)
З. Гайсәнең Иерусалимдагы соңгы көннәре; аның кулга алынуы һәм хөкем ителүе (21:37—23:25)
Гайсә гыйбадәтханәдә өйрәтә (21:37, 38)
Руханилар Гайсәне үтерергә сөйләшә (22:1—6)
Соңгы Пасах бәйрәменә әзерләнүләр (22:7—13)
Хуҗаның кичке ашы гамәлгә кертелә (22:14—20)
«Миңа хыянәт итүче минем белән бер табын янында утыра» (22:21—23)
Шәкертләр арасында кем иң бөеге дигән кайнар бәхәс куба (22:24—27)
Гайсәнең Патшалык турында килешүе (22:28—30)
Петернең ваз кичүе турында алдан әйтелә (22:31—34)
Әзер булырга кирәк; ике кылыч (22:35—38)
Гайсә Зәйтүн тавында дога кыла (22:39—46)
Гайсәне кулга алалар (22:47—53)
Петер Гайсәдән ваз кичә (22:54—62)
Гайсәдән мыскыллап көләләр (22:63—65)
Гайсәне Югары киңәшмә алдында хөкем итәләр (22:66—71)
Гайсә Пилат һәм Һируд алдында (23:1—25)
И. Гайсәнең җәзалап үтерелүе, җирләнүе, үледән терелтелүе һәм күккә күтәрелүе (23:26—24:53)
Гайсә Иерусалим кызларына мөрәҗәгать итә (23:26—31)
Гайсә һәм ике җинаятьче баганаларда (23:32—42)
Гайсә вәгъдә бирә: «Син минем белән бергә оҗмахта булачаксың» (23:43)
Гайсәнең үлеме (23:44—49)
Гайсәне кабергә салалар (23:50—56)
Хатын-кызлар һәм Петер буш төрбә янында (24:1—12)
Имауска алып бара торган юлда (24:13—35)
Гайсә шәкертләр алдында пәйда була (24:36—49)
Гайсә күккә күтәрелә (24:50—53)