Саннар 17:1—13

17  Йәһвә Мусага болай диде: 2  «Исраиллеләргә әйтеп, алардан һәр нәсел өчен, һәр нәселнең башлыгыннан+ бер таяк ал, барлыгы 12 таяк. Һәр таякка хуҗасының исемен яз. 3  Һарунның исемен Ле́винең таягына яз. Һәр нәселнең башы өчен бер таяк булырга тиеш. 4  Таякларны очрашу чатырындагы шаһитлек сандыгы+ алдына — мин сезгә күренә торган урынга куй.+ 5  Мин сайлаган+ кешенең таягы чәчәк атачак, шулчак миннән+ һәм сездән+ зарланган исраиллеләрнең зарлануын мин туктатырмын». 6  Шунда Муса исраиллеләр белән сөйләшеп алды, һәм аларның бөтен башлыклары аңа үз таякларын — һәр нәселнең башлыгы өчен бер таяк — барлыгы 12 таяк бирде. Һарунның таягы да анда иде. 7  Аннары Муса бу таякларны шаһитлек чатырына Йәһвә алдына куйды. 8  Икенче көнне Муса шаһитлек чатырына кергәч, ни күрсен, Һарунның Ле́ви кабиләсе өчен бирелгән таягы чәчәк аткан: бөреләре чыккан, чәчәкләре ачылган һәм бадәме өлгергән. 9  Шунда Муса барлык бу таякларны Йәһвә алдыннан Исраилнең бөтен халкы янына чыгарды. Алар таякларны карап чыкты, һәм һәркем үз таягын алды. 10  Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Һарунның таягын+ кире шаһитлек сандыгы алдына куй, һәм бу таяк фетнәче угылларга,+ миннән зарлануларын туктатсыннар һәм үлмәсеннәр өчен, билге булып торыр».+ 11  Муса шунда ук Йәһвә кушканча эшләде. Ул нәкъ шулай эшләде. 12  Шунда исраиллеләр Мусага болай диде: «Хәзер без үләчәкбез, без, һичшиксез, һәлак булырбыз, без барыбыз һәлак булачакбыз! 13  Йәһвәнең чатырына якынлашкан һәркем үләчәк!+ Без барыбыз да шулай үләрбезме?»+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал