Рәсүлләр 21:1—40
Искәрмәләр
сулда: Яки «сул борт ягыннан». Бу кораб көнчыгышка Тирга таба барганда, күрәсең, Кипр утравының көньяк-көнбатыш ягы яныннан үтеп киткән булган. Якынча тугыз ел элек үзенең беренче миссионер сәяхәте вакытында, Паул, шулай ук аның белән бергә Барнаб һәм Марк дип аталган Яхъя Кипрда сихерче Әлимне очратканнар, һәм тегесе аларга вәгазьләргә комачаулаган (Рс 13:4—12). Кипрны яңадан күргәч һәм анда булган вакыйгалар турында уйлангач, Паул дәртләнеп киткәндер һәм бу аны алда булачак нәрсәләрне кичереп чыгар өчен ныгыткандыр.
яхшы хәбәрне вәгазьләүче: Монда «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип тәрҗемә ителгән эуангелисте́с дигән грек төшенчәсенең төп мәгънәсе «яхшы хәбәрне игълан итүче». (Мт 4:23 кә аңлатманы кара.) Яхшы хәбәрне игълан итү йөкләмәсе бар мәсихчеләргә бирелгән булган (Мт 24:14; 28:19, 20; Рс 5:42; 8:4; Рм 10:9, 10); шулай да, бу грек төшенчәсе очраган өч шигырьнең контексты күрсәткәнчә, «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дигән сүзтезмә махсус мәгънәдә кулланылырга мөмкин (Рс 21:8; Эф 4:11; 2Тм 4:5). Мәсәлән, бу грек төшенчәсе яхшы хәбәр әле вәгазьләнмәгән яңа басуларны эшкәртә башлаган кешегә карата кулланылганда, ул шулай ук «миссионер» дип бирелергә мөмкин. Илленче көн бәйрәменнән соң Филип Самария шәһәрендә яхшы хәбәрне вәгазьли башлаган һәм бик уңышлы булган. Шулай ук бер фәрештә аны Мәсих турындагы яхшы хәбәрне хәбәш түрәсенә вәгазьләргә җибәргән, һәм Филип аны суга чумдырып алган. Аннары рух җитәкчелегенә буйсынып, Филип Ашдод шәһәрендә һәм Кайсариягә кадәр бар шәһәрләрдә вәгазьләгән (Рс 8:5, 12, 14, 26—40). Якынча 20 ел үткәч, Рс 21:8 дә язылган вакыйгалар булганда, Филип һаман да «яхшы хәбәрне вәгазьләүче» дип атала.
пәйгамбәрлек итә торган: Йәил пәйгамбәр ир-атлар да, хатын-кызлар да пәйгамбәрлек итәчәк дип алдан әйткән булган (Йл 2:28, 29). «Пәйгамбәрлек итү» дип тәрҗемә ителгән төп нөсхәдәге сүзләрнең төп мәгънәсе: Аллаһыдан килгән хәбәрләрне билгеле итү; алар киләчәкне алдан әйтү дигән фикерне үз эченә алмаска да мөмкин. (Рс 2:17 гә аңлатманы кара.) Бар мәсихчеләр дә Аллаһы Сүзендә язылган пәйгамбәрлекләрнең үтәлеше турында сөйли ала, ләкин 1Кр 12:4, 10 да искә алынган «пәйгамбәрлек итү» яңа гына оешкан мәсихче җыелыштагы кайберәүләргә бирелгән могҗизалы рухи бүләкләрнең берсе булган. Бу пәйгамбәрлек итү бүләгенә ия булган кайберәүләр, мәсәлән Һагәб, булачак вакыйгаларны алдан әйтергә сәләтле булган (Рс 11:27, 28). Бу шигырьдән күренгәнчә, андый бүләккә кайбер хатыннар ия булган. Йәһвә сайлаган андый хатын-кызлар, һичшиксез, җыелыштагы ир-атларның башчылыгына буйсынуларын дәвам итеп, аңа карата тирән хөрмәт күрсәткән (1Кр 11:3—5).
кияүгә чыкмаган дүрт кызы: Сүзгә-сүз «кызлары, дүрт гыйффәтле кызы». Еш кына «гыйффәтле кыз» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе парте́нос Изге Язмаларда «җенси мөнәсәбәтләргә бер дә кермәгән кешене» белдерә һәм өйләнмәгән ир-атларга карата да, кияүгә чыкмаган хатын-кызларга карата да кулланылырга мөмкин (Мт 25:1—12; Лк 1:27; 1Кр 7:25, 36—38). Бу контекстта шушы грек төшенчәсе Филипнең дүрт кызының кияүгә чыкмаганына басым ясый.
Йөрәгемне телгәләп: Яки «тәвәккәллегемне какшатырга тырышып». Монда кулланылган грек фигыле сүзгә-сүз «кисәкләргә бүлгәләргә» дигәнне аңлата. Бу шигырьдә ул күчмә мәгънәдә кулланыла һәм «йөрәк» дигәнне аңлаткан грек сүзе белән бергә бара.
Йәһвә ихтыяры: Монда «ихтыяр» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе те́лема, Мәсихче Грек Язмаларында кулланылганда, күпчелек очракта Аллаһы ихтыяры белән бәйле (Мт 7:21; 12:50; Мк 3:35; Рм 12:2; 1Кр 1:1; Ев 10:36; 1Пт 2:15; 4:2; 1Ях 2:17). Септуагинтада грек төшенчәсе те́лема Аллаһы ихтыяры (яки аңа сөенеч, канәгатьлек китерүче нәрсә) дигәнне аңлаткан еврей сүзтезмәсен тәрҗемә итәр өчен кулланыла, һәм аны Аллаһы исеме очраган өзекләрдә табып була (Зб 40:8, 9 [39:9, 10, LXX]; 103:21 [102:21, LXX]; 143:9—11 [142:9-11, LXX]; Иш 44:24, 28; Ир 9:24; [9:23, LXX]; Мл 1:10). Гайсә, Мт 26:42 дә әйтелгәнчә, үз Атасына: «Синең ихтыярың буенча булсын»,— дип дога кылганда, охшаш фикер белдергән. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 21:14 кара.)
Ягъкуб: Күрәсең, Гайсәнең бер анадан туган энесе һәм Рс 12:17; 15:13 тә искә алынган Ягъкуб турында сүз бара. (Мт 13:55; Рс 12:17; 15:13 кә аңлатмаларны кара.)
барлык өлкәннәр: Рс 15:2; 16:4 кә аңлатмаларны кара. Б. э. 56 елында үткән бу очрашу турында әйтелгәндә, рәсүлләрнең берсе дә искә алынмый. Изге Язмаларда моның сәбәбе әйтелми. Әмма Иерусалим җимерелгәнчегә кадәрге бу вакыт турында тарихчы Евсевий (якынча б. э. 260 елында туган) болай дигән: «Рәсүлләр, тормышлары заговорлар аркасында һәрвакыт куркыныч астында булганга, Яһүдиядән китәргә мәҗбүр булган. Ләкин үз хәбәрләрен сөйләр өчен алар Мәсих кодрәте ярдәмендә һәр җиргә барган» («Eusebius», Book III, V, v. 2). Евсевий сүзләре Аллаһы тарафыннан рухландырылган хәбәрнең өлеше булмаса да, алар Изге Язмаларда әйтелгәннәр белән туры килә. Мәсәлән, б. э. 62 елында Петер Бабылда, Иерусалимнан еракта булган (1Пт 5:13). Ләкин Гайсәнең энесе Ягъкуб һаман да Иерусалимда булган һәм, күрәсең, Паул һәм «барлык өлкәннәр җыелган» шул очрашуда җитәкчелек иткән.
мең: Сүзгә-сүз «мириадлаган; дистәләгән меңнәр». Монда кулланылган грек сүзе сүзгә-сүз 10 000 нән, ягъни бер мириадтан, торган төркемне аңлата. Ләкин ул шулай ук бик зур, билгеле булмаган санны күрсәтер өчен дә кулланылырга мөмкин.
баш тартырга: Монда кулланылган грек исеме апостаси́а сүзгә-сүз «читкә тайпылу» дигәнне аңлаткан афи́стеми дигән фигыльдән барлыкка килгән һәм аны, контекстка карап, «калдыру; кире кагу» дип тәрҗемә итеп була (Рс 19:9; 2Тм 2:19). Бу грек исеме «ташлап китү, калдыру я фетнә күтәрү» дигәнне аңлата. Мәсихче Грек Язмаларында ул ике мәртәбә: монда һәм 2Тс 2:3 тә очрый. Классик грек телендә бу исем сәяси хыянәтне күрсәтер өчен кулланылган, ә фигыль, күрәсең, шул мәгънәдә Рс 5:37 дә «гәлиләяле Яһүд» турында әйтелгәндә очрый; анда «аңа ияргән [афи́стеми сүзенең бер формасы] халык» искә алына. Септуагинтада бу фигыль Яр 14:4 тә шундый баш күтәрүгә карата кулланыла; ә исем апостаси́а Йш 22:22; 2Ел 29:19; һәм Ир 2:19 да «фетнә» һәм «тугрылыксыз булу» дигәнне аңлаткан еврей сүзләрен тәрҗемә итәр өчен кулланыла. Мәсихче Грек Язмаларында апостаси́а исеме башлыча дини хыянәткә карата кулланыла. Дини хыянәт хак гыйбадәтне һәм Аллаһыга хезмәт итүне калдыру, нәтиҗәдә, элек ачык таныган ышануларны кире кагу һәм элек тоткан принциплардан һәм иманнан баш тартуны аңлата.
буып үтерелгән хайван итеннән: Рс 15:20 гә аңлатманы кара.
фәхешлектән: Рс 15:20 гә аңлатманы кара.
меңбашына: Монда кулланылган грек төшенчәсе хили́архос (хилиарх) сүзгә-сүз «мең башлыгы», ягъни мең гаскәринең башлыгы, дигәнне аңлата. Ул трибун дип аталган хәрби Рим башлыгын белдерә. (Ях 18:12 гә аңлатманы кара.) Якынча б. э. 56 елында Иерусалим гарнизонының хәрби башлыгы Клавдий Лисий булган (Рс 23:22, 26). Рәсүлләр китабының 21—24 нче бүлекләрендә хәбәр ителгәнчә, ул Паулны ярсыган халыктан һәм Югары киңәшмәдән коткарган; шулай ук ул Паулны яшертен генә Кайсариягә җибәргәч, идарәче Феликәскә аның турында хат язган.
йөзбашларын: Яки «гаскәр башлыкларын». Йөзбашы Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри өстеннән башлык булган кеше.
казармага: Рим гаскәриләре торган бу казарма Иерусалимдагы Антоний манарасында, ягъни ныгытмасында, булган. Бу ныгытма гыйбадәтханә ишегалдының төньяк-көнбатыш почмагында урнашкан булган, һәм аннан бөтен гыйбадәтханә тирәсе күренеп торган. Ул, күрәсең, Никами элегрәк төзегән һәм Нк 2:8 дә искә алынган «Йорт ныгытмасының» урынын биләп торган. Бөек Һируд аны төзекләндереп, күп акча сарыф иткән һәм аны тагы да ныгыткан. Ул аны Антоний дип римлыларның хәрби башлыгы Марк Антоний хөрмәтенә атаган. Һируд көннәренә кадәр бу ныгытма башлыча Иерусалимны төньяктан ясалган һөҗүмнәрдән яклап торган. Соңрак ул асылда яһүдләрне контроль астында тотар өчен һәм гыйбадәтханә тирәсендәге тәртипне күзәтер өчен хезмәт иткән. Бу ныгытма гыйбадәтханә территориясе белән коридор ярдәмендә тоташкан булган (Иосиф Флавий, «Jewish Antiquities», XV, 424 [xi, 7]). Шуңа күрә Рим гаскәриләре анда бик тиз барып җитә алган. Һәм, күрәсәң, ярсыган халык Паулга ташлангач, гаскәриләр, аның янына бик тиз барып җитеп, аны коткарган. (Рс 21:31, 32; Антоний ныгытмасының кайда урнашканын белер өчен, Ә11 кушымт. кара.)
еврей телендә: Ях 5:2 гә аңлатманы кара.
Медиаматериал
Изге Язмаларда яхшы хәбәрне вәгазьләүче Филипнең ашкынып башкарган кайбер эшләре турында әйтелә (Рс 21:8). Иерусалимда грекча сөйләшүче һәм еврейчә сөйләшүче шәкертләргә ризык өләшер өчен, «хөрмәт казанган җиде кеше» сайлап алынган һәм Филип аларның берсе булган (Рс 6:1—6). Стифәннең үлеменнән соң «барысы да, рәсүлләрдән кала» таралгач, Филип Самариягә киткән; анда ул яхшы хәбәрне вәгазьләгән һәм галәмәтләр кылган (Рс 8:1, 4—7). Соңрак Йәһвәнең фәрештәсе Филипне Иерусалимнан Газага төшә торган юлга җибәргән (ул юл чүл аша узган) (Рс 8:26). Анда Филип хәбәш түрәсен очраткан һәм аңа яхшы хәбәрне игълан иткән (Рс 8:27—38). Йәһвәнең рухы Филипне аннан алып киткән (Рс 8:39), һәм ул, Ашдод һәм яр буендагы башка шәһәрләр аша үтеп, Кайсариягә кадәр вәгазьләп барган (Рс 8:40). Еллар узгач, Лүк белән Паул Кайсариядә Филипнең өендә тукталган. Ул вакытта «аның пәйгамбәрлек итә торган, кияүгә чыкмаган дүрт кызы» булган (Рс 21:8, 9).
1. Иерусалим: ризык өләшүдә катнаша (Рс 6:5).
2. Самария: яхшы хәбәрне вәгазьли (Рс 8:5).
3. Газага чүл аша алып барган юл: хәбәш түрәсенә Язмаларны аңлата һәм аны суга чумдырып ала (Рс 8:26—39).
4. Яр буендагы җирләр: бар шәһәрләрдә яхшы хәбәрне игълан итә (Рс 8:40).
5. Кайсария: Филип Паулны үз өендә кабул итә (Рс 21:8, 9).
Тарс — Шаулның (рәсүл Паулның) туган шәһәре — Киликия өлкәсенең төп шәһәре булып торган (Рс 9:11; 22:3). Киликия өлкәсе (хәзерге Төркиянең өлеше) Кече Азиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан булган. Тарс гөрләп алга баручы зур сәүдә шәһәре булган. Ул бик уңайлы урында — көнчыгыштан көнбатышка алып барган төп сәүдә юлларының берсендә урнашкан булган. Бу юл Тавр таулары һәм Киликия капкалары (юлы булган тарлавык) аша үткән. Шәһәрнең шулай ук Кидн елгасын Урта диңгез белән бәйләгән гаване дә булган. Тарс грек культурасының үзәге булып торган, һәм анда күп кенә яһүдләр яшәгән. Бу фоторәсемдә шул ук исем йөрткән бүгенге шәһәрдә сакланган кайбер борынгы җимерекләр күрсәтелгән. Бу шәһәр Кидн елгасы Урта диңгезгә кушылган урыннан якынча 16 км ераклыкта урнашкан. Тарс шәһәренә күп кенә билгеле кешеләр, шул исәптән Марк Антоний, Клеопатра һәм Юлий Цезарь, шулай ук берничә император килеп киткән булган. Римның дәүләт эшлеклесе һәм язучысы Цицерон б. э. к. 51—50 елларда бу шәһәр белән идарә иткән. Б. э. беренче гасырында Тарс аң-белем бирү үзәге буларак та билгеле булган. Һәм, грек географы Страбон сүзләре буенча, ул хәтта Афина белән Искәндәрияне бу яктан өстен чыккан. Шуңа күрә Паул Тарсны «шактый гына танылган... шәһәр» дип атаган да (Рс 21:39).