Рәсүлләр 16:1—40
Искәрмәләр
Искәрмәләр
Тимути: Бу грек исеменең мәгънәсе «Аллаһыны хөрмәт итүче». Изге Язмаларда монда Тимути беренче тапкыр искә алына. Тимутинең кайчан мәсихче булып киткәне төгәл билгеле түгел. Әмма аның әнисе Әүникә — иман итүче яһүд — һәм, күрәсең, аның әбисе Лаисә аны сабый чактан ук яһүдләрнең «изге язмалары» Еврей Язмаларына өйрәткән (2Тм 1:5; 3:15). Мөгаен, Әүникә белән Лаисә Паул үзенең беренче миссионерлык сәяхәте вакытында Листрага килеп киткәч, мәсихчеләр булып киткән. Тимутинең әтисе грек дип аталган; бу я аның ата-бабалары Грециядән булганын, я аның башка халык кешесе булганын аңлата. Ул, күрәсең, мәсихче булмаган. Үзенең икенче миссионерлык сәяхәте вакытында, б. э. 49 елының ахырында я 50 елының башында, Паул Листрага, күрәсең, Тимутинең туган шәһәренә килгән. Ул вакытта Тимути инде мәсихче шәкерт булган; «Листра белән Икониядәге кардәшләр аны мактап телгә ала иделәр» (Рс 16:2). Тимутигә ул вакытта якынча 20 яшь булгандыр. Андый нәтиҗәне Паулның Тимутигә якынча 10 я 15 ел үткәч, язган мондый сүзләре раслый: «Син яшь булганга, һичкем дә сиңа түбәнсетеп карамасын». (1Тм 4:12, күрәсең, б. э. 61—64 елларында язылган.) Моннан күренгәнчә, хәтта ул вакытта да Тимути чагыштырмача яшь булган.
сөннәткә утыртты: Паул мәсихче булып китәр өчен сөннәткә утыртылу таләп ителми икәнен яхшы белгән (Рс 15:6—29). Тимути, әтисе иман итүче булмаганга, сөннәткә утыртылмаган. Паул моның вәгазьләү сәяхәтләре вакытында кайбер яһүдләр өчен киртә булырга мөмкин икәнен белгән. Андый киртә үз эшләренә комачауламасын өчен, Паул Тимутидән шушы авырту китерүче операцияне үтәргә сораган. Шулай итеп бу ике ир-ат та Паулның соңрак көринтлеләргә язган мондый сүзләрен үтәүдә үрнәк булган: «Яһүдләрне мәсихче итәр өчен, аларга яһүд шикелле булдым» (1Кр 9:20).
Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр: Рс 15:2 гә аңлатма күрсәткәнчә, Исраил халкындагы кайбер өлкәннәр бөтен Исраил өчен хезмәт итеп, җаваплы вазифалар үтәгән. Шулай ук Иерусалимдагы бу өлкәннәр рәсүлләр белән бергә б. э. I гасырындагы бар мәсихче җыелышлар өчен җитәкче совет булып хезмәт иткән. Сөннәтләү турындагы мәсьәлә хәл ителгәннән соң, бу рәсүлләр һәм өлкәннәр үз карарларын җыелышларга билгеле иткән, ә алар аны үтәлергә тиеш җитәкчелек итеп кабул иткән.
Асия өлкәсендә: Сүзлектән «Асия» кара.
Гайсәнең рухы: Монда, күрәсең, Гайсәнең «Атасыннан... кабул иткән» изге рухны, ягъни эш итүче көчне, кулланганы турында сүз бара (Рс 2:33). Мәсихче җыелышның башы буларак, Гайсә, бу рухны кулланып, беренче мәсихчеләрнең вәгазьләү эше белән җитәкчелек иткән һәм аларга үз тырышлыкларын кая тупларга икәнен күрсәткән. Бу очракта Гайсә «изге рухны» кулланып, Паул белән аның юлдашларын Асия өлкәсендә һәм Битиния өлкәсендә вәгазьләүдән тыйган (Рс 16:6—10). Бу өлкәләргә яхшы хәбәр соңрак барып җиткән (Рс 18:18—21; 1Пт 1:1, 2).
үтеп: Монда «үтеп» дип бирелгән грек фигыле парерхома́й шушы өлкә аша я яныннан үтү дигән фикерне белдерергә мөмкин. Порт шәһәре Троас Кече Азиянең төньяк-көнбатыш өлешендә урнашкан Мисия өлкәсендә булган. Шуңа күрә Паулга һәм аның юлдашларына, Троаска барып җитәр өчен, Мисия аша үтәргә кирәк булган. Һәм алар Мисия өлкәсендә вәгазьләргә тукталмыйча аны үткән.
Македониягә: Сүзлекне кара.
без: Рс 16:9 га кадәр Рәсүлләр китабы өченче зат исеменнән хәбәр ителә, ягъни язучы Лүк башкалар әйткәннәрне һәм эшләгәннәрне генә яза. Ә монда Рс 16:10 да стиль үзгәрә һәм Лүк үзен дә булган вакыйгаларның шаһите итеп күрсәтә. Алга таба ул, үзе һәм Паул белән аның юлдашлары катнашкан вакыйгалар сурәтләнгәндә, «без» һәм «безне» дигән алмашлыклар куллана. (Рс 1:1 гә аңлатманы һәм «Рәсүлләр китабына кереш сүз» кара.) Лүк якынча б. э. 50 елында Паул белән Троастан Филипиягә барган, ләкин Паул Филипиядән киткәндә, Лүк аның белән бармаган. (Рс 16:10—17, 40; Рс 20:5; 27:1 гә аңлатмаларны кара.)
яхшы хәбәрне сөйләргә: Рс 5:42 гә аңлатманы кара.
Филипиягә: Бу шәһәр башта Кренид (Кринид) дип аталган булган. Аны Филипп II (Александр Македонскийның атасы) якынча б. э. к. IV гасырның урталарында фракиялеләрдән сугышып алган һәм аны үз хөрмәтенә атаган. Ул җирләр алтынга бай булган, һәм Филипп үз исеме сугылган тәңкәләр чыгара башлаган. Якынча б. э. к. 168 елда Рим консулы Луций Эмилий Паул Македония патшаларының соңгысы Персейны җиңгән һәм Филипия белән аның тирә-як җирләрен яулап алган. Б. э. к. 146 елда бөтен Македония бер Рим провинциясе булып киткән. Б. э. к. 42 елда Филипия янындагы үзәндә үткән сугышта Октавиан белән Марк Антоний Юлий Цезарьны үтерүче Брут белән Гай Кассия Лонгин гаскәрләрен җиңгән. Аннан соң үзенең бөек җиңүе хөрмәтенә Октавиан Филипияне Рим хакимлеге астындагы шәһәр иткән. Берничә ел үткәч, Рим сенаты Октавианны кайсар (цезарь) Август итеп игълан иткәч, ул бу шәһәрне Август Юлий колониясе Филипия дип атаган. (Ә13 кушымт. кара.)
елга: Күп галимнәр уйлаганча, бу елга Филипиядән көнбатышка таба 2,4 км ераклыкта аккан Гангитес елгасы булган; бу ара Шимбә көнлек юлдан озынрак булган. Кайберәүләр фикеренчә, Филипия хәрби шәһәр булганлыктан, яһүдләргә гыйбадәт кылыр өчен шәһәр эчендә очрашырга рөхсәт ителмәгәндер, һәм аларга еракта очрашырга туры килгән. Башкалар аны шәһәр янындарак аккан Кренид (Кринид) инеше дип уйлый; җирле халык аны Лидия инеше дип атый. Әмма анда римлыларның төрбәләре табылганга һәм ул урын яхшы күренеп торганга, кайберәүләргә аның дога кылу урыны булганы шикле булып тоела. Ә башкалар уйлавынча, бу елга шәһәрнең Ниаполь капкасының тышкы ягында хәзер коры булган елга үзәнендә аккан булган. Анда б. э. IV я V гасырында Паулның Филипиягә килеп китүе хөрмәтенә берничә чиркәү салынган булган.
дога кылу урыны: Филипия хәрби шәһәр булганлыктан, яһүдләргә, бәлки, шәһәрдә синагогага ия булырга тыелган булгандыр. Я шәһәрдә ун яһүд ир-аты булмагандыр, ә ким дигәндә шулкадәр ир-ат синагоганы булдырыр өчен кирәк булган.
Лидия исемле бер хатын: Лидия Изге Язмаларда ике тапкыр гына: монда һәм Рс 16:40 та искә алына. Кайберәүләр Лидия исеме «Лидиядә яшәүче хатын» дигәнне аңлаткан кушамат булган дип уйлый, әмма тарихи язулар аның исем буларак кулланылганын раслый. Лидия һәм аның өйдәгеләре якынча б. э. 50 елында Филипиядә мәсихчеләр булып киткән. Шулай итеп алар Паулның вәгазе нәтиҗәсендә Европада беренче булып мәсихче динен кабул иткән кешеләр арасында булган. Лидия, бәлки, кияүгә чыкмаган хатын я тол хатын булгандыр. Һәм юмарт булганга, аның миссионерлар Паул, Силас һәм Лүк белән аралашырга искиткеч мөмкинлеге булган (Рс 16:15).
кызгылт-шәмәхә төстәге кыйммәтле тукымалар һәм киемнәр сатучысы: Лидия кызгылт-шәмәхә төстәге кыйммәтле тукымалар һәм киемнәрдән тыш, бәлки, шул төстәге җәймәләр, буяулар һәм башка нәрсәләр саткандыр. Ул Кече Азиянең көнбатышындагы Лидия дип аталган өлкәдә урнашкан Фиатира шәһәреннән булган. Филипиядә табылган бер язу ул шәһәрдә кызгылт-шәмәхә төстәге кыйммәтле әйберләр сатучылары берләшмәсе булганын раслый. Лидиялеләр һәм аларның күршеләре Гомер заманыннан (б. э. к. IX я VIII гасырлар) төрле нәрсәләрне кызгылт-шәмәхә төскә буяу осталыклары белән билгеле булган. Лидия, күрәсең, бай һәм уңышлы сатучы булган, чөнки аңа үз эшен алып барыр өчен күп акча кирәк булган һәм аның дүрт ир-атны: Паул, Силас, Тимути һәм Лүкне кунак итәрлек зур йорты булган. «Өендәгеләре» дигән сүз я аның үз туганнары белән яшәгәнен, я аның коллары һәм хезмәтчеләре булганын аңлатырга мөмкин (Рс 16:15). Паул белән Силас китәр алдыннан бу кунакчыл хатынның йортында кайбер абый-кардәшләр белән очрашкан. Бу Филипиядәге беренче мәсихчеләрнең үз очрашуларын аның йортында үткәргәнен күрсәтергә мөмкин (Рс 16:40).
Йәһвә аның йөрәген ачты: Лидия Аллаһыга гыйбадәт кылучы дип атала; бу сүзтезмә аның яһүдләр диненә күчкән кеше булганын күрсәтәдер (Рс 13:43). Шимбә көнне ул башка хатыннар белән бергә Филипия читендәге елга буенда дога кылу урынына килгән булган (Рс 16:13). Филипиядә, бәлки, яһүдләр аз булган һәм синагога булмаган. Лидия, күрәсең, Йәһвә турында үзенең туган шәһәре Фиатирада ишеткән; анда күп яһүдләр яшәгән һәм яһүд синагогасы булган. Йәһвә Аллаһы Лидиянең Паулны игътибар белән тыңлап утырганын күреп алган. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 16:14 кара.)
Йәһвәгә тугры: Моңа кадәрге шигырьгә аңлатма күрсәткәнчә, Лидия, күрәсең, яһүд прозелиты булган, һәм аның монда Йәһвәне күздә тотканы акылга ятышлы. Ул яңа гына Паулның вәгазеннән Гайсә Мәсих турында белгән, ләкин әле Гайсәгә тугры булганын күрсәтмәгән. Шуңа күрә, ул, күрәсең, монда үзе инде гыйбадәт кылган Аллаһы Йәһвәгә тугры булуы турында әйткән. (Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 16:15 кара.)
рух — күрәзәче җен: Сүзгә-сүз «пифон рухы». Пифон дип мифик елан я аждаһа аталган; ул борынгы Грециядә храмны һәм Дельфада яшәгән оракулны саклаган. Вакыт узу белән грек сүзе пи́тон киләчәкне алдан әйтә алган кешене һәм аның аша сөйләшкән рухны күрсәтә башлаган. Соңрак бу сүз эчтән сөйли алучы кешене күрсәтер өчен кулланылса да, монда Рәсүлләр китабында ул яшь кызны күрәзәлек итәргә сәләтле иткән җенне сурәтләр өчен кулланыла.
күрәзәлек итеп: Изге Язмалар буенча, сихерчелек белән шөгыльләнгән каһиннәр, багучылар, астрологлар һәм башкалар үзләрен киләчәкне алдан әйтеп бирергә сәләтле дип санаган кешеләр санына кергән (Лв 19:31; Кн 18:11). Мәсихче Грек Язмаларында киләчәкне алдан әйтүче җеннәр бер тапкыр гына, Филипиядәге бу вакыйга сурәтләнгәндә искә алына. Җеннәр Аллаһыга һәм аның ихтыярын үтәгән кешеләргә каршы тора, шуңа күрә Паул белән Силас, бу күрәзәче җенне кыздан куып чыгаргач, каты каршылык кичергән һәм бу бер дә гаҗәп түгел (Рс 16:12, 17—24).
базар мәйданына: Яки «шәһәр мәйданына; форумга». Монда кулланылган грек сүзе агора́ сату-алу үзәге һәм халык җыелу урыны булып хезмәт иткән ачык урынны күрсәтә. Андый урыннар борынгы Якын Көнчыгыштагы, грек һәм Рим дөньясындагы зур һәм кечкенә шәһәрләрдә булган. Филипиядә булган бу очрактан күренгәнчә, күрәсең, кайбер хөкем эшләре базар мәйданында хәл ителгән. Казу эшләре шуны күрсәтә: Игнатий юлы шәһәрнең үзәгеннән һәм шактый зур форум, ягъни базар мәйданы, яныннан үткән. (Мт 23:7; Рс 17:17 гә аңлатмаларны кара.)
шәһәр хакимнәре: Стратего́с дигән грек төшенчәсенең күплек формасы монда Рим хакимлеге астындагы Филипия шәһәренең хакимият кешеләрен күрсәтә. Алар тәртип сакларга, акчаларны контроль астында тотарга, закон бозучыларның эшләрен тикшереп, аларны хөкем итәргә һәм хөкем карарлары үтәлсен өчен күзәтергә тиеш булган.
безгә, римлыларга: Филипия Рим хакимлеге астындагы шәһәр булган, һәм анда яшәүчеләргә күп кенә өстенлекләр, бәлки, шул исәптән Рим гражданлыгы, хокуклары ниндидер дәрәҗәдә чикләнгән булса да, бирелгән булган. Бу, бәлки, аларның ни өчен шулкадәр Римга бирелгәнен аңлатадыр. (Рс 16:12 гә аңлатманы кара.)
Йәһвә сүзен: Рс 8:25 кә аңлатманы һәм Б3 кушымт. кереш сүз; Рс 16:32 кара.
тоткарланмыйча суга чумдырылу үтте: Төрмә сакчысы һәм өендәгеләре, ягъни аның гаиләсе, башка халык кешеләре булган һәм, мөгаен, Язмалардагы төп хакыйкатьләр белән таныш булмаган. Паул белән Силас, аларны «Хуҗабыз Гайсәгә иман итәргә» өндәгәннән соң, аларга, һичшиксез, җентекләп «Йәһвә сүзен» сөйләгәндер (Рс 16:31, 32). Бу аларга бик нык тәэсир иткән, чөнки шул ук төнне, Рс 16:34 күрсәткәнчә, алар «Аллаһыга иман итә башлаган». Шуңа күрә алар тоткарланмыйча суга чумдырылу үткән. Паул белән Силас Филипиядән киткәндә, Рс 16:40 тан күренгәнчә, Паулның юлдашы Лүк алар белән бергә бармаган. (Рс16:10 га аңлатманы кара.) Күрәсең, Лүк, яңа мәсихчеләргә өстәмә ярдәм күрсәтер өчен, берникадәр вакытка Филипиядә кала алган.
сакчыларын: Грек сүзе рабду́хос (сүзгә-сүз «таяк йөртүче») махсус хезмәтчене аңлаткан; ул җәмәгать урыннарында шәһәр хакиме белән бергә йөрергә һәм аның күрсәтмәләрен үтәргә тиеш булган. Латин телендә бу сүзгә ли́ктор дигән сүз туры килә. Рим сакчыларының кайбер бурычлары полиция хезмәткәрләренекенә охшаш булган, ләкин бу сакчылар турыдан-туры шәһәр хакименә хезмәт иткән һәм аның әмерләрен үтәгән. Гади халыкка ярдәм итү аларның бурычына кермәгән.
безне, Рим гражданнары булсак та: Паул һәм, күрәсең, Силас та Рим гражданнары булган. Рим законы буенча, Рим гражданы тиешле суд үткәрелүен таләп итәргә хокуклы булган һәм аны, ул хөкем ителмәгән булса, халык алдында җәзаларга ярамаган. Рим гражданлыгы кешене билгеле бер хокуклар һәм өстенлекләргә ия иткән. Алар империянең бөтен территориясендә законлы көчкә ия булган. Рим гражданы провинцияләрдәге законнарга түгел, ә Рим законнарына буйсынып яшәгән. Гаепләнгәндә, ул җирле законнар буенча хөкем ителүгә ризалаша алган, шулай да аның Рим суды алдында хөкем ителүен таләп итү хокукы сакланган. Үлем карары янаганда, ул бу мәсьәлә турында императорга мөрәҗәгать итә алган. Рәсүл Паул бөтен Рим империясе буйлап ашкынып вәгазьләгән. Изге Язмалар буенча, ул үзенең Рим гражданы булуы хокукларын өч очракта кулланган. Беренче очрак монда сурәтләнә: Филипия идарәчеләре аны тән җәзасына дучар итеп, аның хокукларын бозган, һәм Паул моны әйтми калмаган. (Башка ике очрак турында белер өчен, Рс 22:25; 25:11 гә аңлатмаларны кара.)
Медиаматериал
Бу фоторәсемдә бүгенге көндәге Кава́ла шәһәре күрсәтелгән; ул борынгы Ниаполь шәһәре урынында салынган. Эгей диңгезенең төньяк очында урнашкан Ниаполь үзеннән ерак түгел генә төньяк-көнбатышка таба урнашкан Филипия шәһәре өчен порт булып хезмәт иткән. «Македониягә күч» дигән чакыруны кабул иткәннән соң, рәсүл Паул килеп киткән Европадагы беренче урын Ниаполь булган (Рс 16:9, 11, 12). Ул, күрәсең, үзенең өченче миссионерлык сәяхәте вакытында тагын Ниаполь аша үткән (Рс 20:2, 6). Кавала шәһәрендә бу рим шәһәреннән сакланып калган калдыклар күп түгел, ләкин бүген туристлар римлылар салган Игнатий юлының кайбер өлешләреннән сәяхәт итә ала. Игнатий юлы көнбатыштан көнчыгышка таба якынча 800 км сузылган мөһим юл булган һәм Европадагы күп кенә шәһәрләрне тоташтырган, һәм аның буйлап Азия чикләренә кадәр барып җитеп булган. Паул килеп киткән күп кенә шәһәрләр, шул исәптән Ниаполь, Филипия, Амфиполь, Аполлония һәм Тисалуникә, Игнатий юлы буенда урнашкан булган (Рс 17:1).
Бу фоторәсемдә Кренид инеше күрсәтелгән. Ул элек борынгы Филипиянең Кренид исемле көнбатыш капкасының тышкы ягында аккан булган. Бәлки, шул «елга» буенда, аның төгәл урыны турында фикерләр төрле булса да, Паул дога кылырга җыелган хатыннарга вәгазьләгән (Рс 16:13—15).