Наһум 2:1—13
2 Сине* таркатучы сиңа каршы чыкты.+
Ныгытмаларны сакла.
Юлны күзәтеп тор.
Билеңне буып куй һәм бөтен көчеңне җый.
2 Чөнки Йәһвә Ягъкуб данын да,Исраи́л данын да кайтарыр,Чөнки җимерүчеләр аларны җимерде,+Аларның үсентеләрен юк итте.
3 Аның гайрәтле кешеләренең калканнары кызыл төскә буялган,Аның сугышчылары куе кызыл кием кигән.
Ул сугышка әзерләнгән көннеАның хәрби арбаларының тимерләре уттай ялтырый,Сугышчылары артыш сөңгеләрен селти.
4 Хәрби арбалар урамнар буйлап котырынып җилдерә.
Алар шәһәр мәйданнарына ябырыла,Янып торган факеллардай балкый һәм яшендәй ялт-йолт килә.
5 Патша* үзенең гаскәр башлыкларын чакырыр.
Һөҗүм иткәндә алар абыныр.
Алар аның стенасына ташлана,Киртәләр урнаштыра.
6 Елгаларның капкалары ачылыр,Һәм патша сарае эреп төшәр.*
7 Карар чыгарылды. Бу шәһәр фаш ителде.
Аның халкын алып киттеләр, аның кол кызлары күгәрченнәрдәй ыңгыраша,Үз күкрәкләренә суга.
8 Нинәвә́+ һәрвакыт суы тулы буа кебек иде,Ләкин сулары агып китә.
«Туктагыз! Туктагыз!» — дип кычкыралар аларга,Ләкин беркем дә борылып карамый.+
9 Көмеш, алтын талап алыгыз!
Хәзинәләр чиксез күп.
Ул төрле кыйммәтле әйберләр белән тулы.
10 Шәһәр буш, җимерек һәм ташландык хәлдә!+
Аларның йөрәкләре куркудан эри, тезләре бөгелә, ботлары калтырый,Йөзләре кызарган.
11 Арысланнар+ өне кайда? Яшь арысланнар кайда туклана?
Арыслан үз баласын нинди урынга алып бара?
Алар үзләрен имин хис иткән урын кайда?
12 Арыслан үз балалары өчен җитәрлек корбан ботарлаган,Үзенең ана арысланнары өчен җитәрлек корбан буып үтергән.
Өннәре — корбан белән,Яшәү урыннары ботарланган хайваннар белән тулы.
13 «Менә! — дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин сиңа каршы чыгам.+
Мин аның сугыш арбаларын яндырып төтенгә әйләндерермен.+
Кылыч яшь арысланнарыңны үтерер.
Җирдә башка аулап йөрмәссең,*Хәбәрчеләреңнең тавышлары моннан ары ишетелмәс».+
Искәрмәләр
^ Ягъни Нинәвәне.
^ Бәлки, Ассирия патшасы.
^ Яки «җимерелер».
^ Сүзгә-сүз «Мин җирдән ау табышыңны юк итәрмен».