Микай 1:1—16
1 Яһүд патшалары+ Йофа́м,+ Әһә́з+ һәм Һизәкыя́+ көннәрендә Мөреше́т шәһәреннән булган Микайга*+ Сама́рия белән Иерусалим турындагы күренештә бирелгән Йәһвәнең сүзе.
2 «Бар халыклар, тыңлагыз!
И җир һәм андагы бар нәрсә, игътибар итегез!
Йәһвә үзенең изге гыйбадәтханәсендә.
Аллаһы Тәгалә Йәһвә үзегезгә каршы шаһитлек итсен.+
3 Менә Йәһвә үз урыныннан чыга.
Ул, төшеп, җирнең биек урыннарын таптап атлар.
4 Аның аяклары астында таулар эреп төшәр,+Үзәннәр таркалыр.
Алар ут алдындагы балавыздай,Текә ярдан агып төшкән сулардай булыр.
5 Бу Ягъкубның фетнәсе,Исраи́л йортының гөнаһлары аркасында булыр.+
Ягъкуб күтәргән фетнәдә кем гаепле?
Сама́рия+ түгелме?
Яһүднең биеклекләре+ өчен кем җаваплы?
Иерусалим түгелме?
6 Мин Сама́рияне кырдагы хәрабәләр өеме,Йөзем бакчалары утырту урыны итәрмен.
Аның ташларын үзәнгә ыргытырмын,Нигезләрен ялангач итәрмен.
7 Аның кисеп һәм уеп ясалган бар потлары челпәрәмә килер,+Үзен сатып, җыйган бар бүләкләре* утта яндырылыр.+
Мин аның бар сыннарын җимерермен,Чөнки боларның барысын ул үз фәхешлеге өчен хак алып җыйды,Һәм алар кабат фәхешлек хакы булып китәр».
8 Моның аркасында мин улап һәм елап торырмын,+Яланаяк һәм ялангач йөрермен.+
Улавым — шакалныкы сыман,Көенүем тәвә кошыныкы сыман булыр.
9 Чөнки аның ярасы төзәлмәслек+Һәм ул Яһүдкә кадәр барып җитте.+
Бәла-каза халкымның капкасына, Иерусалимга барып иреште.+
10 «Моның турында Гефта сөйләмәгез.
Үкереп елыйсы булмагыз.
Бәйтафрада* тузанда аунагыз.
11 Ялангач һәм хурлыкта барыгыз, и Шафирда яшәүчеләр.
Сагана́н шәһәрендә яшәүчеләр чыкмады.
Бәйтизи́л сезнең сыеныч урыны иде, әмма хәзер анда улау гына ишетелә.
12 Марутта яшәүчеләр яхшылык көтте,Әмма Иерусалим капкасына Йәһвә начарлык җибәрде.
13 И Лакишта+ яшәүчеләр, атларны арбага җигегез.
Сез кыз Сио́н гөнаһларының башлангычы идегез.
Чөнки аңарда Исраил фетнәләре табылды.+
14 Шуңа күрә син Мөрешет-гефка хушлашу бүләкләре бирерсең.
Акзи́б+ йортлары Исраил патшалары өчен кирәк чакта таяныч булмады.
15 Мин сезгә, и Мәриштә+ яшәүчеләр, яулап алучыны китерермен.+
Исраилнең даны Адулламга+ кадәр җитәр.
16 Сөекле балаларыгыз аркасында чәчләрегезне кырып пеләш калыгыз.
Башыгыз бөркетнеке шикелле пеләш булсын,Чөнки аларны сездән әсирлеккә алып киттеләр».+
Искәрмәләр
^ Микаил (мәгъ. «кем Аллаһы кебек?») я Микаяһ (мәгъ. «кем Йәһвә кебек?») исеменең кыска формасы.
^ Яки «Фәхишәлеге өчен алган бар хакы».
^ Яки «Афра йортында».