Маттай 18:1—35
Искәрмәләр
Искәрмәләр
хак сүз: Мт 5:18 гә аңлатманы кара.
тегермән ташы: Яки «ишәк тәгәрәтеп йөртә торган тегермән ташы». Сүзгә-сүз «ишәк тегермәне». Күрәсең, диаметры 1,2—1,5 м җиткән андый тегермән шулкадәр авыр булган, аны ишәк тәгәрәтеп йөрткән.
иманнан ваз кичәргә этәрә: Яки «киртәләр куя». Монда «иманнан ваз кичәргә этәрә» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе ска́ндалон берәр тозакны аңлаткан дип санала; кайберәүләр бу сүз җим беркетү өчен тозактагы чыбыкны белдергән дип уйлый. Киң мәгънәдә ул берәр кешенең абынуына я егылуына сәбәп булган теләсә нинди комачаулыкны аңлата башлаган. Символик мәгънәдә кулланылганда, ул берәүне ялгыш юлдан барырга, әхлакый яктан абынырга я егылырга, ягъни гөнаһ кылырга, этәргән берәр гамәлгә я шартка карый. Бу сүзнең тамырдаш фигыле скандали́зо Мт 18:8, 9 да «гөнаһ кылуга тартса» дип тәрҗемә ителгән, аны шулай ук «абыну ташы булса» дип тә тәрҗемә итеп була.
аны чабып: Гайсә монда гипербола кулланган. Аның сүзләре буенча, кеше кул, аяк яки күз кебек, кадерле нәрсәгә үзен тугрылыксызлыкка һәм гөнаһ кылуга этәрергә юл куяр урынына, аннан баш тартырга әзер булырга тиеш булган (Мт 18:9). Әлбәттә, Гайсә кешеләрне үзләрен гарипләндерергә дәртләндермәгән яки кеше кул-аягы я күзе ихтыярына ничектер буйсынган дигәнне күздә тотмаган. Ул шуны әйтергә теләгән: кеше үзенең тән әгъзасын гөнаһ кылыр өчен кулланыр урынына, аны «үтерергә», образлы әйткәндә, чабып ташларга тиеш. (Кл 3:5 белән чагыштыр.) Кеше бернәрсәгә дә үзенә тормышка керергә комачауларга рөхсәт итәргә тиеш түгел.
Гәһәннәгә: Мт 5:22 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.
аларның фәрештәләре: Еврей Язмалары да, Мәсихче Грек Язмалары да Аллаһының хезмәтчеләрен шуңа ышандыра: Йәһвәнең күренмәгән фәрештәләр гаскәре һәрвакыт алар янында һәм аларны яклый (2Пат 6:15—17; Зб 34:7; 91:11; Рс 5:19; Ев 1:14). Төп нөсхәнең телләреннән «фәрештә» дип тәрҗемә ителгән төшенчәләрнең төп мәгънәсе «хәбәрче». (Ях 1:51 гә аңлатманы кара.) Гайсәнең шул кечеләр (ягъни аның шәкертләре) һәм «аларның фәрештәләре» дигән сүзләре һәр багышланган мәсихченең үзенә билгеләнгән сакчы фәрештәсе бар дигәнне аңлатмый. Ләкин фәрештәләр мәсихчеләрнең төркем буларак рухи иминлеге турында кайгырта һәм Мәсихнең һәр шәкерте белән бик кызыксына. (Рс 12:15 кә аңлатманы кара.)
Атамның йөзен... күреп торалар: Яки «Атам янында була алалар». Рухи затлар гына Аллаһының йөзен күрә ала, чөнки аларның Аллаһы янында булырга мөмкинлеге бар (Чг 33:20).
Монда кайбер кулъязмаларда мондый сүзләр бар: «Адәм Улы югалганны коткарырга килде бит», ләкин борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда ул сүзләр юк. Лк 19:10 да охшаш сүзләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган текстның өлеше булып тора. Кайберәүләр бу сүзләрне борынгы күчерүчеләр Лүк хәбәреннән күчереп алган дип уйлый. (А3 кушымт. кара.)
Атам: Кайбер борынгы кулъязмаларда «Атагыз» дип язылган.
Кардәшең: Мт 5:23 кә аңлатманы кара.
җыелышка: Муса кануны буенча, Исраил җыелышы исеменнән хөкемчеләр һәм башлыклар хөкем эшләре алып барган (Кн 16:18). Гайсә көннәрендә кардәшләрен кыерсытучылар яһүд өлкәннәреннән торган суд алдында җавап биргәннәр (Мт 5:22). Соңрак, һәр мәсихче җыелышта, хөкемчеләр булып хезмәт итәр өчен, изге рух ярдәмендә җаваплы ир-атлар билгеләнгән (Рс 20:28; 1Кр 5:1—5, 12, 13). («Җыелыш» төшенчәсенең мәгънәсен белер өчен, Мт 16:18 гә аңлатманы һәм сүзлектән «Җыелыш» кара.)
башка халык кешесе һәм салым җыючы шикелле: Андый кешеләр белән яһүдләр уртак эшләр алып бармаска тырышкан. (Рс 10:28 белән чагыштыр.)
сез... япкан бар нәрсә... сез... ачкан бар нәрсә: Бу контекстта «ябу», күрәсең, «гаепле дип күрү; гаепле табу» дигәнне, ә «ачу» «аклау; гаепсез дип табу» дигәнне аңлата. Күплек сандагы алмашлык «сез» шуны күрсәтә: андый карарларны Петер генә түгел, ә башкалар да кабул итәчәк. (Мт 16:19 га аңлатма белән чагыштыр.)
инде ябылган нәрсә булачак... инде ачылган нәрсә булачак: Төп нөсхә язылган телдә «булу» фигыле «ябу» һәм «ачу» сүзләре белән бергә кулланыла. Шунысы игътибарга лаек: «булу» фигыле киләчәк заманда тора, ә «ябу» һәм «ачу» тәмамланган эшне белдерә. Бу шуны аңлата: шәкертләр нинди генә карар кылмасын («сез... япкан бар нәрсә», «сез... ачкан бар нәрсә»), моңа кагылышлы карар күктә инде кабул ителгән булачак. Шәкертләр бар карарларын күктәге карар алдыннан түгел, ә аннан соң кабул итәчәк; алар күктә инде урнаштырылган принциплар нигезендә карарлар кабул итәчәк. Бу җирдә кабул ителгән карар өчен күктән хуплау я раслау булырга тиеш икәнен күрсәтми. Бу шәкертләр күктән җитәкчелек алачак икәнен аңлата һәм андый җитәкчелек кирәк икәнен күрсәтә; шулай итеп алар җирдә кабул иткән карарлар күктә инде кабул ителгән карарларга туры киләме икәненә инана. (Мт 16:19 га аңлатма белән чагыштыр.)
77 тапкыр: Сүзгә-сүз «70 тапкыр 7». Бу грек сүзтезмәсен ике төрле аңлап була: я «70 һәм 7» (77 тапкыр), я «70 не 7 гә тапкырлау» (490 тапкыр). Септуагинтада Яр 4:24 тә шундый ук сүзләр белән «җитмеш җиде тапкыр» дигән еврей сүзтезмәсе тәрҗемә ителгән, һәм бу «77 тапкыр» дип тәрҗемә ителүнең дөреслеген раслый. Ничек кенә булмасын, 7 санын кабатлау «чиксез» я «чиге булмаган» дигәнгә тиң булган. Петер әйткән 7 тапкырны 77 гә үзгәртеп, Гайсә үз шәкертләренә кичерүгә шартлы чикләр куймаска киңәш иткән. Ә Бабыл Талмудында (Йома 86ә) әйтелә: «Кеше, гөнаһ кылып торса, беренче, икенче һәм өченче тапкыр кичерелә, ә дүртенче тапкыр кичерелми».
10 000 талант: Бер генә талант та гади эшченең якынча 20 еллык эш хакына тиң булган. Димәк, андый бурычны түләп бетерер өчен, эшчегә меңнәрчә тормыш яшәп эшләргә кирәк булыр иде. Ап-ачык, монда Гайсә гипербола кулланган һәм андый бурычны түләп бетереп булмаганын күрсәткән. 10 000 талант көмеш 60 000 000 динарга тиң булган. (Мт 18:28 гә аңлатманы; сүзлектән «Талант» һәм Ә14 кушымт. кара.)
сәҗдә кылып: Яки «баш иеп; тирән хөрмәт күрсәтеп». Грек фигыле проскине́о берәр илаһка табынуны күрсәтер өчен кулланылганда, ул «табыну» дип тәрҗемә ителә. Ләкин бу контекстта ул колның үзе өстеннән хакимлеккә ия кешегә хөрмәт һәм буйсыну күрсәткәнен белдерә. (Мт 2:2; 8:2 гә аңлатмаларны кара.)
бурычын бәхилләгән: Яки «бурычын кичергән». Символик мәгънәдә бурычлар гөнаһны аңлатырга мөмкин. (Мт 6:12 гә аңлатманы кара.)
100 динар: 100 динар, 10 000 талант (60 000 000 динар) белән чагыштырганда аз булса да, барыбер аз акча түгел; бу 100 көнлек эш хакы булган. (Ә14 кушымт. кара.)
синең бурычыңны тулысынча бәхилләдем: Яки «синең бурычыңны тулысынча кичердем». (Мт 6:12 гә аңлатманы кара.)
төрмә сакчыларына: «Төрмә сакчылары» дип тәрҗемә ителгән грек төшенчәсе басанисте́с «җәфалаучылар» дигән төп мәгънәгә ия, чөнки төрмә сакчылары, күрәсең, еш кына тоткыннарны каты җәзалаганнар. Әмма бу төшенчә гомумән төрмә сакчыларына кулланыла башлаган, чөнки төрмәдә утыру, тоткыннарны җәфалаганнармы, юкмы, үзе җәфалауның бер төре дип саналган. (Мт 8:29 га аңлатманы кара.)
Медиаматериал
Рәсемдәге кебек, зур тегермән ташын йорт хайваны, мәсәлән, ишәк әйләндергән, һәм ул ашлык тарттырыр я зәйтүн җимешләрен сытар өчен кулланылган. Өске тегермән ташының диаметры 1,5 м җитә алган, һәм аны тагы да зуррак аскы таш өстендә тәгәрәткәннәр.
Тегермән ташлары ашлык тарттырыр өчен һәм зәйтүн җимешеннән май сыгып чыгарыр өчен кулланылган. Аларның кайберләре кечкенә булган, һәм кеше аларны кул белән әйләндерә алган. Башкалары исә шулкадәр зур булган, аларны берәр хайванга әйләндерергә туры килгән. Күрәсең, нәкъ шундый зур тегермән ташын филистилеләр Шимшонга әйләндерергә кушкан (Хк 16:21). Хайваннар әйләндергән тегермәннәр Исраилдә генә түгел, ә шулай ук Рим империясенең күпчелек төбәкләрендә кулланылган.
Грекча Гәһәннә дип аталган Һинном үзәне — борынгы Иерусалимнан көньякка һәм көньяк-көнбатышка таба урнашкан тирән тар үзән. Гайсә көннәрендә ул чүп-чар яндыру урыны булган. Шуңа күрә ул тулы юк ителүнең урынлы символы булып киткән.
Көтүченең тормышы җиңелләрдән булмаган. Ул эссенең, салкынның һәм йокысыз төннең нәрсә икәнен белгән (Яр 31:40; Лк 2:8). Ул көтүен ерткычлардан, мәсәлән арысланнар, бүреләр һәм аюлардан яклаган, шулай ук аны караклардан саклаган (Яр 31:39; 1Иш 17:34—36; Иш 31:4; Ам 3:12; Ях 10:10—12). Көтүче көтү таралмасын өчен күзәткән (1Пат 22:17), югалган сарыкларны эзләгән (Лк 15:4), хәлсез һәм арыган бәрәннәрне куенында (Иш 40:11) я җилкәсенә салып йөрткән, шулай ук чирле һәм яраланганнарын кайгырткан (Йз 34:3, 4; Зк 11:16). Изге Язмаларда көтүче һәм аның эше турында еш кына образлы итеп әйтелә. Мәсәлән, Йәһвә үз сарыкларын, ягъни үз халкын, ярату белән кайгыртучы Көтүче итеп сурәтләнә (Зб 23:1—6; 80:1; Ир 31:10; Йз 34:11—16; 1Пт 2:25). Ә Гайсә «бөек көтүче» (Ев 13:20) һәм «баш көтүче» дип атала; аның җитәкчелегендә мәсихче җыелыштагы күзәтчеләр Аллаһы көтүен теләп, риясыз һәм тырышып көтә (1Пт 5:2—4).