Маттай 15:1—39

15  Шуннан соң Гайсә янына Иерусалимнан фарисейлар һәм канунчылар килде.+ 2  Алар: «Ни өчен синең шәкертләрең ата-бабалардан килгән йолаларны бозалар һәм ашар алдыннан кулларын юмыйлар?»+ — дип сорады.+ 3  Гайсә аларга җавап итеп: «Ә ни өчен сез үзегез йолагыз хакына Аллаһы әмерен бозасыз? — диде+.— 4  Мәсәлән, Аллаһы: „Әтиеңне һәм әниеңне хөрмәт ит“+ һәм „Үз атасын я анасын хурлаган* кеше үтерелергә тиеш“*+,— дигән. 5  Ә сез: „Әгәр кеше үз атасына яки анасына: „Син файдалана алган бар нәрсәм — Аллаһыга багышланган бүләк“,— дисә,+ 6  аңа инде атасын ихтирам итәсе юк“,— дисез. Моның белән сез үз йолагыз хакына Аллаһы сүзенең кадерен төшерәсез.+ 7  Икейөзлеләр, Ишагыя́ сезнең турында дөрес пәйгамбәрлек иткән:+ 8  „Бу халык мине теле белән хөрмәт итә, күңелләре исә миннән ерак. 9  Алар кеше уйлап чыгарган әмерләрне өйрәтә, шуңа күрә аларның гыйбадәт кылулары юкка гына“».+ 10  Шунда ул халыкны чакырып алды да болай диде: «Тыңлагыз һәм төшенегез:+ 11  кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә нәҗесли».+ 12  Шуннан соң шәкертләре, аның янына килеп: «Синең сүзләреңне ишетеп, фарисейларның рәнҗегәннәрен беләсеңме?» — дип сорадылар.+ 13  Моңа ул болай диде: «Күктәге Атам утыртмаган һәр үсемлек тамыры белән йолкып алыначак. 14  Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга* төшәчәк».+ 15  Шунда Пете́р аңардан: «Безгә теге мисалны аңлатып бирче»,— дип үтенде.+ 16  Гайсә аларга болай диде: «Сез дә һаман аңламыйсызмыни?+ 17  Авызга кергән һәр нәрсә карын аша үтә һәм тәннән чыга.* Әллә сез моны белмисезме? 18  Ә кешенең авызыннан чыккан нәрсәләр аның күңеленнән чыга. Шулар аны нәҗесли дә.+ 19  Мәсәлән, кеше күңеленнән мондый явыз уйлар чыга:+ үтерү, зина, фәхешлек, урлау, ялган шаһитлек, көфер сүзләр. 20  Бу аны нәҗесли, ә юмаган куллар белән ашау кешене нәҗесләми». 21  Шуннан Гайсә Тир белән Сидо́н төбәгенә китте.+ 22  Шул төбәктә яшәүче бер финики́яле хатын аның янына чыгып: «Хуҗам, Давыт Улы, миңа шәфкатьле булчы. Минем җенле кызым бар, һәм ул бик нык газаплана»,— дип кычкырды.+ 23  Әмма Гайсә аңа дәшмәде. Шунда шәкертләре, аның янына килеп: «Аңа китсен дип әйт әле, чөнки ул безнең арттан кычкырып йөри»,— дип, аңардан үтенә башладылар. 24  «Мин бар кешеләргә түгел, ә Исраи́л йортының югалган сарыкларына гына җибәрелгән»+,— дип җавап бирде Гайсә. 25  Ә теге хатын аның янына килеп, сәҗдә кылды һәм: «Хуҗам, миңа ярдәм итче!» — дип әйтте. 26  Шунда Гайсә: «Икмәкне балалардан алып, көчекләргә ташлау дөрес булмас иде»,— диде. 27  «Әйе, Хуҗам, ләкин көчекләр дә хуҗаларының өстәленнән коелган валчыкларны ашый бит»,— диде аңа хатын.+ 28  Гайсә аңа: «Нык синең иманың. Син теләгәнчә булсын»,— диде. Һәм аның кызы шунда ук савыкты. 29  Гайсә үз юлын дәвам итте һәм Гәлилә́я диңгезе янына килгәч,+ тауга менеп, шунда утырды. 30  Аның янына күп кенә халык килә башлады. Алар үзләре белән аксакларны, гарипләрне, сукырларны, телсезләрне һәм башка күп төрле авыруларны алып килделәр. Алар авыруларны аның аяклары янына салды, һәм Гайсә аларны савыктырды.+ 31  Телсезләр — сөйләшә, гарипләр — савыга, аксаклар — йөри, ә сукырлар күрә башлагач, халык моны күреп таң калды һәм Исраил Аллаһысын данлады.+ 32  Гайсә үз шәкертләрен чакырып, аларга болай диде: «Кешеләрне кызганам,+ чөнки алар инде өч көн минем янымда, ә ашарларына юк. Аларны ач килеш* кайтарып җибәрәсем килми, юлда хәлсезләнүләре бар».+ 33  Ә шәкертләре аңардан: «Шундый зур халык төркемен туендырырлык икмәкне монда, кеше йөрмәгән урында, кайдан алырга соң?» — дип сорадылар.+ 34  «Сездә ничә икмәк бар?» — дип сорады алардан Гайсә. Алар: «Җиде икмәк һәм берничә кечкенә балык»,— диделәр. 35  Шунда ул халыкка җиргә утырырга кушты, 36  ә үзе җиде икмәк белән балыкларны алды да, Аллаһыга рәхмәтләрен белдереп, аларны сындыргалады, шуннан соң шәкертләренә бирде, ә алар халыкка таратты.+ 37  Барысы да туенганнан соң, калган сыныкларны җыйдылар, һәм тулы җиде зур кәрзин булып чыкты.+ 38  Ә ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 4 000 ир-ат иде. 39  Халыкны җибәргәч, Гайсә көймәгә утырды һәм Мәгәдә́н җирләренә барып тукталды.+

Искәрмәләр

Яки «һичшиксез үлсен».
Яки «рәнҗеткән; атасы я анасы турында начарны сөйләгән».
Яки «канауга».
Яки «бәдрәфкә эләгә».
Яки «ризыксыз».

Искәрмәләр

кулларын юмыйлар: Гигиена кагыйдәләрен үтәү түгел, ә йола буенча чистарыну күздә тотыла. Соңрак Бабыл Талмудында (Сота 4ә) кулларны юмыйча ашау фахишә белән якынлык кылуга тиңләштерелгән. Һәм анда куллар юу йоласын санга сукмаган кешеләр «дөньядан тамырлары белән йолкып алыначак» диелгән булган.

Аллаһыга багышланган бүләк: Канунчылар һәм фарисейлар, кеше үз акчасын, милкен я башка берәр нәрсәсен Аллаһыга багышласа, бу гыйбадәтханәнеке булып китә дип өйрәткән. Бу йола буенча, берәр угыл, берәр нәрсәне гыйбадәтханә өчен багышлап, аны үзендә тотып куллана алган. Кайберәүләр, күрәсең, үзләрендә булганны шул рәвешчә Аллаһыга багышлап, үз ата-аналары турында кайгырту вазифаларын үтәмәгән (Мт 15:6).

Икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.

мисалны: Яки «гыйбрәтле хикәяне». (Мт 13:3 кә аңлатманы кара.)

зина: Монда кулланылган грек сүзе (мойхе́я) күплек санда тора һәм «зина кылу очраклары» дип бирелергә мөмкин. (Сүзлектән «Зина кылу» кара.)

фәхешлек: Монда порне́йа дигән грек сүзе күплек санда кулланыла һәм «фәхешлек кылу очраклары» дип бирелергә мөмкин. (Мт 5:32 гә аңлатманы һәм сүзлекне кара.)

финикияле: Яки «кәнганлы». Грекча ханана́йа. Борынгы вакытта Финикиядә яшәгән халык Нухның оныгы Кәнган токымыннан булган (Яр 9:18; 10:6), һәм тора-бара «Кәнган» исеме башлыча Финикиягә карата кулланыла башлаган. (Мк 7:26 га аңлатманы кара. Анда бу хатын «Сурия Финикиясендә яшәүче» дип атала.)

Давыт Улы: Мт 1:1; 15:24 кә аңлатмаларны кара.

сәҗдә кылды: Яки «башын иде; тирән хөрмәт күрсәтте». Гайсәне «Давыт Улы» (Мт 15:22) дип атап, яһүд булмаган бу хатын, күрәсең, аны вәгъдә ителгән Мәсих дип таныган. Ул аңа, берәр илаһка буларак түгел, ә Аллаһы вәкиленә буларак сәҗдә кылган. (Мт 2:2; 8:2; 14:33; 18:26 га аңлатмаларны кара.)

балалардан... көчекләргә: Муса кануны буенча, этләр нәҗес булганга, Язмаларда бу сүз еш кына тискәре мәгънәдә кулланыла (Лв 11:27; Мт 7:6; Фп 3:2; Ач 22:15). Әмма Гайсәнең сөйләшүе язылган Марк (7:27) һәм Маттай хәбәрләрендә бу сүзнең кечерәйтелгән формасы кулланыла һәм «көчек» я «йорт эте» дигән мәгънә йөртә, шулай итеп бу чагыштыру йомшартыла. Бәлки, бу шуны күрсәтәдер: Гайсә яһүд булмаган кешеләрнең үз йорт хайваннарын иркәләп дәшкән сүзен кулланган. Исраиллеләрне «балалар» белән, ә яһүд булмаганнарны «көчекләр» белән чагыштырып, Гайсә, күрәсең, ярдәм итү тәртибен күрсәтергә теләгән. Балалар һәм этләр булган йортта балаларны беренче булып ашатканнар.

гарипләр — савыга: Бу сүзләр кайбер кулъязмалардан алып куелган, әмма күпчелек борынгы һәм соңрак язылган күп кенә кулъязмаларда алар бар.

кызганам: Яки «жәллим». (Мт 9:36 га аңлатманы кара.)

зур кәрзин: Яки «азык-төлек кәрзине». Монда кулланылган грек сүзе сфири́с, күрәсең, Гайсә элегрәк якынча 5 000 ир-атны тукландырганда кулланылган кәрзиннәрдән зурракларын аңлата. (Мт 14:20 гә аңлатманы кара.) Дәмәшекътә Паулны «кәрзингә» утыртып, шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшергән булганнар; бу кәрзин өчен шул ук грек сүзе кулланылган Рс 9:25 кә аңлатманы кара.

хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда: Бу могҗиза турында язганда, Маттай гына хатын-кызларны һәм балаларны телгә ала. Могҗизалы рәвештә тукландырылган халыкның тулаем саны 12 000 нән артык булгандыр.

Мәгәдән: Гәлиләя диңгезе тирәсендә Мәгәдән дип исемләнгән җир билгеле булмаса да, кайбер галимнәр Мәгәдән ул Магдала дип уйлый. Магдала исә Тибериядән төньяк-төньяк-көнбатышка таба якынча 6 км ераклыкта урнашкан Хирбет-Мадждал (Мигдал) дип санала. Параллель урында (Мк 8:10) бу җир Далмануфа дип атала. (Ә10 кушымт. кара.)

Медиаматериал

Кәрзиннәр
Кәрзиннәр

Изге Язмаларда кәрзиннәрнең төрле төрләрен сурәтләр өчен берничә сүз кулланыла. Бер очракта, Гайсә могҗизалы рәвештә якынча 5 000 ир-атны тукландыргач, калган икмәк сыныкларын 12 савытка җыйганнар; шул савытларны күрсәтер өчен кулланылган грек сүзе аларның, бәлки, талчыбыктан үрелгән чагыштырмача кечкенә кәрзин булганнарын күрсәтә. Әмма Гайсә якынча 4 000 ир-атны тукландырганнан соң калган икмәк сыныклары салынган җиде кәрзинне сурәтләр өчен башка грек сүзе кулланыла (Мк 8:8, 9). Бу сүз зур кәрзинне я капкачлы кәрзинне аңлата. Шул ук грек сүзе Дәмәшекътә Паул шәһәр стенасындагы бер тишек аша төшерелгән кәрзинне сурәтләр өчен кулланылган (Рс 9:25).

Гәлиләя диңгезе ярындагы Мәгәдән
Гәлиләя диңгезе ярындагы Мәгәдән

4 000 ир-атны һәм хатын-кызлар белән балаларны ашатканнан соң, Гайсә һәм аның шәкертләре көймәдә аръякка, Гәлиләя диңгезенең көнбатыш ярындагы Мәгәдән җирләренә чыккан. Параллель хәбәрдә Марк бу өлкәне Далмануфа җирләре дип атый. (Мк 8:10; Гайсә хезмәт иткән җирләрнең җентеклерәк карталарын тикшерер өчен А7-В кушымтаны кара.)