Марк 7:1—37
Искәрмәләр
нәҗесләнгән, ягъни юылмаган куллар белән: Маркның бу һәм 3, 4 нче шигырьләрдәге аңлатуы «юылмаган куллар» төшенчәсе я яһүдләрнең куллар юу йоласы белән таныш булмаган кешеләргә файдалы булган. («Марк китабына кереш сүз» кара.) Монда гигиена кагыйдәләрен үтәү түгел, ә йола буенча чистарыну күздә тотыла. Соңрак Бабыл Талмудында (Сота 4ә) кулларны юмыйча ашау фахишә белән якынлык кылуга тиңләштерелгән. Һәм анда куллар юу йоласын санга сукмаган кешеләр «дөньядан тамырлары белән йолкып алыначак» диелгән булган.
кулларын... юмыйча: Муса кануны буенча, руханилар мәзбәх янында хезмәт башкарыр я очрашу чатырына керер алдыннан кул-аякларын юарга тиеш булган (Чг 30:18—21). Әмма Мк 7:2 гә аңлатма күрсәткәнчә, Гайсә көннәрендәге фарисейлар һәм башка яһүдләр йола буенча юынганда, кеше уйлап чыгарган гореф-гадәтне тоткан. Дүрт Яхшы хәбәр язучылар арасында Марк кына кулларны йола буенча терсәккә кадәр юганнар икәнен искә ала.
су белән юынмыйча: Күп кенә борынгы кулъязмаларда монда грек сүзе бапти́зо (чумдырып алу; батыру) кулланыла. Ул күбесенчә мәсихчеләр үткән суга чумдырылуны белдерә, ә Лк 11:38 дә ул кабатлана торган күпсанлы юу-юынуларны күрсәтер өчен кулланыла; андый юу-юынулар яһүдләрнең гореф-гадәтенә тамырланган булган. Башка борынгы кулъязмаларда монда «сибү; сибеп чистарту» дигәнне аңлаткан грек төшенчәсе ранти́зо кулланыла (Ев 9:13, 19, 21, 22). Кайсы гына язылыш дөрес булмасын, гомуми мәгънә бер үк кала: диндар яһүдләр ашар алдыннан йола буенча ничектер юынырга тиеш булган. Иерусалимдагы археологик табылдыклар яһүдләрнең ул вакытта йола буенча юыныр өчен ванналар кулланганын дәлилли, һәм бу шушы контекстта «суга чумып алу» дигәнне аңлаткан бапти́зо фигыленең туры килүен расларга мөмкин.
суга чумдырып алу: Яки «суга батырып алу». Монда грек сүзе баптисмо́с Гайсә көннәрендәге кайбер диндар яһүдләр тоткан чистарту йолаларына карата кулланыла. Яһүдләр ашар өчен файдаланган касәләрне, чүлмәкләрне һәм бакыр савытларны суга чумдырып яки батырып алган.
Икейөзлеләр: Мт 6:2 гә аңлатманы кара.
корбан: Корба́н дигән грек сүзе корба́н дигән еврей сүзеннән алынган. Бу еврей сүзе еш кына Левилеләр һәм Саннар китапларында хайваннарга да, башка бүләкләргә карата да кулланыла (Лв 1:2, 3; 2:1; Сн 5:15; 6:14, 21). Тамырдаш сүз корбана́с Мт 27:6 да очрый һәм «изге хәзинә» дип тәрҗемә ителә. (Мт 27:6 га аңлатманы кара.)
Аллаһыга багышланган бүләк: Канунчылар һәм фарисейлар, кеше үз акчасын, милкен я башка берәр нәрсәсен Аллаһыга багышласа, бу гыйбадәтханәнеке булып китә дип өйрәткән. Бу йола буенча, берәр угыл, берәр нәрсәне гыйбадәтханә өчен багышлап, аны үзендә тотып куллана алган. Кайберәүләр, күрәсең, үзләрендә булганны шул рәвешчә Аллаһыга багышлап, үз ата-аналары турында кайгырту вазифаларын үтәмәгән (Мк 7:12).
Кайбер кулъязмаларда монда «колагы булган тыңласын» дигән сүзләр бар, ләкин алар борынгырак мөһим кулъязмаларда очрамый. Шуңа күрә бу сүзләр, күрәсең, Марк хәбәренең төп нөсхәсендә булмаган. Әмма охшаш сүзләр Мк 4:9, 23 тә Аллаһы тарафыннан рухландырылган Язмаларның өлеше булып тора. Кайбер белгечләр уйлавынча, күчереп язучы бу сүзләрне Мк 4:9, 23 тән алып, аларны 14 нче шигырьгә туры килә дип, монда өстәгән. (А3 кушымт. кара.)
Бу сүзләр белән ул бөтен ризыкны чиста дип атады: Грек тексты буенча, бу сүзләрне Гайсә әйткәннәрнең дәвамы итеп аңларга мөмкин, ләкин аларны Марк сүзләре дип саныйлар: ул Гайсә аңлатканнарны йомгаклаган. Аның сүзләре Гайсә Мусаның кануны буенча нәҗес дип саналган ризыкларны яһүдләр инде ашый ала дип әйткән дигәнне аңлатмый. Бу Канун Гайсәнең үлеменә кадәр гамәлдә калган. Маркның сүзләрен моны исәпкә алып аңларга кирәк (Лв 11 нче бүлек; Рс 10:9—16; Кл 2:13, 14). Йолаларга баткан дини җитәкчеләр хәтта «чиста» ризыклар да кешене, ул, Канун таләп итмәсә дә, җентекле чистарыну йолаларын үтәмәсә, нәҗес итәчәк дип уйлаган. Шуңа күрә Марк сүзләренең мәгънәсе, күрәсең, шундый: Гайсәнең сүзләре буенча, Муса канунында «чиста» дип саналган ризыклар кешене, ул хәтта аларны, кулларын кеше уйлап чыгарган йолалар буенча юмыйча, ашаса да, нәҗесләмәячәк. Өстәвенә, кайберәүләр Марк шулай ук Гайсә сүзләренең киләчәктә мәсихчеләр өчен нинди мәгънә йөртәчәге турында әйткән дип уйлый. Марк үз хәбәрен язган вакытка Петер инде күренеш күргән булган: шул күренештә аңа Маркның бу сүзләренә охшаш сүзләр — Муса кануны буенча элек нәҗес дип саналган ризыкны «Аллаһы сафландырган» дип, әйтелгән булган (Рс 10:13—15). Һәрхәлдә, бу сүзләр Гайсәнеке түгел, ә, күрәсең, Маркның Гайсә әйткәннәренә Аллаһы тарафыннан рухландырылып әйткән йомгаклау сүзләре булган.
фәхешлек: Мт 15:19 га аңлатманы кара.
зина: Монда «зина» (мойхе́я) дип тәрҗемә ителә торган грек сүзенең күплек формасы кулланыла. (Сүзлектән «Зина кылу» кара.)
азгынлык: Яки «оятсыз тәртип». Грек сүзе асе́лгейа Аллаһының кануннарын җитди бозган һәм оятсыз, дорфа рухны чагылдырган эшләргә карый. (Сүзлекне кара.)
көнчелек: Сүзгә-сүз «көнче күзләр». Монда «көнче» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе сүзгә-сүз «яман; явыз» дигәнне аңлата. Бу шигырьдә «күз» сүзе образлы мәгънәдә кулланыла һәм кешенең ниятләрен, холкын һәм хис-тойгыларын белдерә. (Мт 6:23; 20:15 кә аңлатмаларны кара.)
Сурия Финикиясендә: Грек телендә бу сүзтезмә урынында бер сүз тора. Ул «сурияле» һәм «финикияле» сүзләреннән килеп чыккан. Ул, бәлки, Финикия Рим провинциясе Суриянең бер өлеше булганга барлыкка килгәндер. (Мт 15:22 гә аңлатманы кара; анда бу хатын «финикияле» яки «кәнганлы» дип аталган.)
грек: Исраилле булмаган бу хатын, күрәсең, чыгышы буенча грек булган.
балалардан... көчекләргә: Муса кануны буенча, этләр нәҗес булганга, Язмаларда бу сүз еш кына тискәре мәгънәдә кулланыла (Лв 11:27; Мт 7:6; Фп 3:2; Ач 22:15). Әмма Гайсәнең сөйләшүе язылган Маттай (15:26) һәм Марк хәбәрләрендә бу сүзнең кечерәйтелгән формасы кулланыла һәм «көчек» я «йорт эте» дигән мәгънә йөртә, шулай итеп бу чагыштыру йомшартыла. Бәлки, Гайсә монда яһүд булмаган кешеләрнең үз йорт хайваннарын иркәләп дәшкән сүзен куллангандыр. Исраиллеләрне «балалар» белән, ә яһүд булмаганнарны «көчекләр» белән чагыштырып, Гайсә, күрәсең, ярдәм итү тәртибен күрсәтергә теләгән. Балалар һәм этләр булган йортта беренче булып балаларны ашатканнар.
Декаполис: Сүзлекне һәм Ә10 кушымт. кара.
бик авыр сөйләшкән чукрак бер кешене: Гайсәнең бик авыр сөйләшкән чукрак кешене савыктыруы турында Марк кына яза (Мк 7:31—37).
читкәрәк алып китте: Гадәттә Гайсә, берәр кемне савыктырганда, аны читкә алып китмәгән. Ә бу кешене аның уңайсыз хәлдә калдырасы килмәгәндер. Гайсәнең аңа мөмкин кадәр игелеклерәк ярдәм итәсе килгән.
төкереп: Кайбер яһүдләр һәм башка халык кешеләре санаганча, төкерек дәвалау ысулы яки савыгу билгесе булган. Гайсә, бәлки, бу кеше менә-менә тереләчәген күрсәтер өчен төкергәндер. Ничек кенә булмасын, Гайсә үз төкереген дару итеп кулланмаган.
тирән сулап куйды: Марк еш кына Гайсәнең хисләре турында яза. Моның турында Маркка тирән хисле Петер сөйләгәндер. («Марк китабына кереш сүз» кара.) Монда кулланылган фигыль эчтән генә дога кылып тирән сулау я ыңгырашуны сурәтләргә мөмкин. Ул Гайсәнең бу кешене кызгануын я хәтта Гайсәнең бөтен кешеләрнең кайгылары аркасында авырту сизүен чагылдырадыр. Рм 8:22 дә кулланылган тамырдаш фигыль барлыкка китерелгәннең һәммәсенең «ыңгырашуын» белдерә.
Еффата: Кайберәүләр уйлавынча, бу сүз Иш 35:5 тә «ишетә башлар» дип тәрҗемә ителгән еврей сүзеннән килеп чыккан сүзнең грекча транслитерациясе. Гайсәнең бу сүзне куллануы шушы вакыйганы, бәлки, күреп торган Петергә онытылмаслык тәэсир ясагандыр. Ә Петер соңрак күргәннәрен һәм Гайсәнең бу сүзне әйткәнен Маркка сөйләп биргәндер. Монда да, «Талифа куми» сүзтезмәсе (Мк 5:41) очрагындагы кебек, Гайсәнең әйткән сүзе нәкъ ул әйткәнчә китерелә. Андый берничә очрак бар.