Марк 15:1—47
Искәрмәләр
Югары киңәшмә: Мт 26:59 га аңлатманы кара.
Пилатка: Ул Яһүдиянең идарәчесе (префекты) булган; аны б. э. 26 елында Рим императоры Тиберий билгеләгән. Пилат якынча ун ел идарә иткән. Аны дөньяви язучылар, шул исәптән Рим тарихчысы Тацит та искә ала. Тацитның сүзләре буенча, Пилат Тиберийның идарәсе вакытында Мәсихне җәзалап үтерергә кушкан. «Яһүдия префекты Понти Пилат» дигән латин язуы Кайсариядәге (Израиль) борынгы Рим театрында археологик казу эшләре алып барылганда табылган. (Понти Пилат идарә иткән өлкә турында белер өчен Ә10 кушымт. кара.)
Яһүдләрнең Патшасы синме?: Мт 27:11 гә аңлатманы кара.
Син үзең моны әйтәсең: Мт 27:11 гә аңлатманы кара.
бер тоткынны азат итә торган иде: Бу гадәтне Яхшы хәбәрне бәян итүчеләрнең дүртесе дә искә ала (Мт 27:15—23; Лк 23:16—25; Ях 18:39, 40). Андый гадәт Еврей Язмаларына нигезләнмәгән һәм анда искә дә алынмый. Әмма Гайсә көннәренә, күрәсең, яһүдләр андый гадәтне керткән. Римлыларга андый гореф-гадәт сәер булып күренмәгән, чөнки аларның, халык хуплавын алыр өчен, тоткыннарны азат иткәненә дәлилләр бар.
Яңадан: Лк 23:18—23 тән күренгәнчә, халык, Пилат Гайсәне үлемгә хөкем итсен дип, ким дигәндә өч тапкыр кычкырган. Марк хәбәре буенча, Пилат халыкка өч тапкыр Гайсә турында сорау биргән (Мк 15:9, 12, 14).
камчылаганнан: Мт 27:26 га аңлатманы кара.
идарәче сараеның: Мт 27:27 гә аңлатманы кара.
Алар Гайсәгә кызгылт-шәмәхә төстәге кием... кидереп: Бу Гайсәдән һәм аның патшалыгыннан мыскыллап көлер өчен эшләнгән булган. Маттай хәбәре буенча (27:28), гаскәриләр Гайсәгә «җете кызыл төстәге япанча» кидергәннәр. Андый япанчаны я киемне патшалар, хакимнәр һәм хәрби башлыклар кигәннәр. Марк һәм Яхъя хәбәрләрендә (19:2) ул кием кызгылт-шәмәхә төстә булган диелә, әмма борынгы заманда «кызгылт-шәмәхә» дип кызыл һәм зәңгәр төсмерләре булган һәркайсы төс аталган. Шулай ук яктылык, фон һәм карап торучы кешенең кайсы яктан караганы да аның нинди төс күргәненә тәэсир итә алган. Япанча төсен төрлечә сурәтләү Яхшы хәбәр язучыларның бер-берсенең хәбәрен күчереп язмаганын күрсәтә.
таҗ: Кызгылт-шәмәхә төстәге кием (шушы шигырьдә искә алына) белән бергә Гайсәгә патша хакимлегенең ясалма билгеләре: таҗ урынына чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ, ә Мт 27:29 буенча, скипетр урынына «таяк» бирелгән булган.
Исәнме: Мт 27:29 га аңлатманы кара.
аңа төкерделәр: Гайсәгә андый мыскыллы мөнәсәбәт күрсәтелгәч, Гайсәнең Мк 10:34 тә язылган сүзләре һәм Иш 50:6 да язылган Мәсих турындагы пәйгамбәрлек үтәлгән. (Мк 10:34 кә аңлатманы кара.)
аңа сәҗдә кылдылар: Яки «аның алдына иелделәр; аңа тирән хөрмәт күрсәттеләр». Монда грек фигыле проскине́о гаскәриләргә карата кулланыла. Алар Гайсәне мыскыллап һәм «яһүдләр Патшасы» дип атап, аңа сәҗдә кылганнар. (Мк 15:18; Мт 2:2 гә аңлатманы кара.)
аны баганага кадакларга: Яки «аны баганага (колгага) беркетергә». (Мт 20:19 га аңлатманы һәм сүзлектән «Багана»; «Җәфалану баганасы» кара.)
Киринидә: Мт 27:32 гә аңлатманы кара.
Искәндәр белән Руфусның атасы: Киринидә туган Шимун турындагы бу мәгълүматны Марк кына искә ала.
җәфалану баганасын: Мт 27:32 гә аңлатманы кара.
куштылар: Рим хакимиятләре берәр кешедән таләп итә алган мәҗбүри эш турында сүз бара. Алар, мәсәлән, үз хезмәтләрен башкарырга кирәкле дип тапкан һәр эшкә кешеләрне я хайваннарны мәҗбүр итә алган, я һәрнәрсәне талап ала алган. (Мт 5:41 гә аңлатманы кара.)
Голгофа: Мт 27:33 кә аңлатманы кара.
Баш сөяге: Крани́у То́пос дигән грек сүзтезмәсе Голгофа дигән еврей сүзенең тәрҗемәсе. (Ях 19:17 не һәм шушы шигырьдәге Голгофа сүзенә аңлатманы кара.)
миңгерәүләтүче мирра кушылган шәраб: Мт 27:34 тәге параллель хәбәрдә шәрабка «ачы нәрсә салынган» булган диелә. Бу сыекчада мирра да, ачы нәрсә дә булган булса кирәк. Аны, күрәсең, җәзаланган кешеләргә газапларын киметер өчен биргән булганнар. (Шушы шигырьдәге ул эчмәде дигән сүзләргә аңлатманы һәм Мт 27:34 кә аңлатманы кара.)
ул эчмәде: Гайсәнең, күрәсең, иманы шундый сынау үткәндә, бар яктан да аек булып каласы килгән.
өске киемнәрен бүлештеләр: Мт 27:35 кә аңлатманы кара.
жирәбә салдылар: Сүзлектән «Жирәбә» кара.
сәгать өчләр: Ягъни иртәнге тугызлар. Кайберәүләр бу хәбәр һәм Яхъя 19:14—16 дагы хәбәр арасында имеш аерма бар диләр. Яхъяның хәбәре буенча, Пилат Гайсәне баганага кадакларга кушканда, «сәгать алтылар тирәсе» булган. Изге Язмаларда бу аерма аңлатылмаса да, кайбер якларны карап чыгыйк: Гайсәнең җирдәге соңгы көнендәге вакыйгаларның вакыты турында әйткәндә, дүрт Яхшы хәбәр дә гомумән алганда бер-берсенә туры килә. Алар барысы да руханилар һәм халык өлкәннәре таң ату белән очрашып, Гайсәне Рим идарәчесе Понти Пилатка илтеп тапшырган дип әйтә (Мт 27:1, 2; Мк 15:1; Лк 22:66—23:1; Ях 18:28). Маттай, Марк һәм Лүк хәбәре буенча, Гайсә инде баганада булганда, «сәгать алтылар тирәсендә бөтен шул җирне караңгылык каплап алган һәм тугызлар тирәсенә кадәр шулай булган» (Мт 27:45, 46; Мк 15:33, 34; Лк 23:44). Гайсәнең җәзалау вакытын билгеләүгә килгәндә, мондый якны исәпкә алырга кирәк: кайберәүләр камчылау җәзалап үтерүнең бер өлеше дип санаган. Кайвакыт камчылау шулкадәр коточкыч булган ки, хәтта кеше үлгән. Гайсәнең очрагында камчылау шактый каты булган: Гайсә җәзалау баганасын берникадәр вакыт күтәреп барганнан соң, багананы башка кешегә күтәреп барырга туры килгән (Лк 23:26; Ях 19:17). Әгәр камчылау җәзалап үтерелүнең башы дип саналса, Гайсәне җәфалану баганасына кадаклаганчы күпмедер вакыт үтәргә тиеш булган. Мт 27:26 һәм Мк 15:15 моны раслый: анда камчылау һәм баганага кадаклау бергә искә алына. Шунлыктан төрле кешеләр җәзалау вакытын төрлечә күрсәтә алган, бу аларның күзлегеннән җәзалауның кайчан башланганына бәйле булган. Бу, бәлки, Пилатның, Гайсә баганага кадакланганнан соң, аның шулкадәр тиз үлгәненә гаҗәпләнгәненә сәбәп булган, чөнки Пилат карашыннан җәзалау яңа гына башланган булгандыр (Мк 15:44). Өстәвенә, Изге Язмаларны язучылар еш кына көнне һәрберсе өч сәгатьтән торган дүрт өлешкә бүлгән; төн дә шулай ук бүленгән булган. Көн шулай итеп бүленгәнгә, ни өчен еш кына сәгать өчләр, алтылар һәм тугызлар дип әйтелгәне аңлашыла; вакытны кояшның якынча 6 да чыгуыннан башлап исәпләгәннәр (Мт 20:1—5; Ях 4:6; Рс 2:15; 3:1; 10:3, 9, 30). Шулай ук кешеләрнең гомумән төгәл сәгатьләре булмаган, шуңа күрә көннең вакыты еш кына «-лар/-ләр тирәсе» төшенчәсе белән бирелгән. Мәсәлән, Ях 19:14 не карап була (Мт 27:46; Лк 23:44; Ях 4:6; Рс 10:3, 9). Шулай итеп, Марк, бәлки, камчылауны җәзалап үтерүнең бер өлеше дип санаган, ә Яхъя җәзалап үтерүгә баганага кадаклауны гына керткән. Алар икесе дә якынча вакытны, ягъни өч сәгатьтән торган өлешне, үз күзлегеннән чыгып китергән. Һәм Яхъя, вакытны китергәндә, «тирәсендә» дигән сүзне кулланган. Шушы факторлар бу хәбәрләрдәге аерманы аңлатырга мөмкин. Шуны да әйтергә кирәк, Яхъя үз хәбәрен дистәләгән еллар соңрак язган булса да, ул китергән вакыт Маркныкыннан аерылып тора. Димәк, ул Марк хәбәрен күчереп кенә язмаган.
Юлбасарларның: Мт 27:38 гә аңлатманы кара.
Соңрак язылган кайбер кулъязмаларда монда болай дип өстәлгән: «Һәм Язмадагы: „Аны канунсызлар рәтенә керттеләр“,— дигән сүзләр үтәлде». Бу Иш 53:12 дән өземтә. Ләкин бу сүзләр борынгырак һәм ышанычлырак кулъязмаларда юк, һәм аларның Марк хәбәренең төп нөсхәсендә булмаганы ачык. Лк 22:37 дә охшаш сүзләр Аллаһы тарафыннан рухландырылган текстның өлеше булып тора. Кайберәүләр бу сүзләрне күчереп язучы Лүк хәбәреннән Марк хәбәренә күчереп керткән дип уйлый. (А3 кушымт. кара.)
башларын чайкап: Мт 27:39 га аңлатманы кара.
җәфалану баганасыннан: Мт 27:32 гә аңлатманы кара.
җәфалану баганасыннан: Мт 27:32 гә аңлатманы кара.
Сәгать алтылар: Ягъни көндезге уникеләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)
караңгылык: Лүк язган параллель хәбәрдә «кояш яктылыгы югалды» дип өстәлгән (Лк 23:44, 45). Бу караңгылыкны могҗизалы рәвештә Аллаһы булдырган. Ул кояш тотылу нәтиҗәсендә була алмаган. Кояш тотылу яңа ай вакытында гына була, ә бу караңгылык шул җирне Пасах вакытында, тулы ай булганда каплаган. Һәм бу караңгылык өч сәгать дәвам ителгән, ә иң озын була алган кояшның тулы тотылуы сигез минуттан азрак була.
тугызлар: Ягъни көндезге өчләр. (Мт 20:3 кә аңлатманы кара.)
Эли, Эли, лама сабактани?: Мт 27:46 га аңлатманы кара.
Аллаһым, Аллаһым: Мт 27:46 га аңлатманы кара.
Ильясны: «Минем Аллаһым — Йәһвә» дигәнне аңлаткан еврей исеменнән килеп чыккан.
ачыган шәрабка: Мт 27:48 гә аңлатманы кара.
таякка: Мт 27:48 гә аңлатманы кара.
үлде: Яки «соңгы сулыш алды». (Мт 27:50 гә аңлатманы кара.)
гыйбадәтханәнең: Мт 27:51 гә аңлатманы кара.
чаршавы: Мт 27:51 гә аңлатманы кара.
йөзбашы: Яки «гаскәр башлыгы». Рим гаскәрендә якынча 100 гаскәри өстеннән башлык булган кеше. Бу югары дәрәҗәле башлык Пилатның Гайсәдән сорау алуы вакытында шунда булгандыр һәм яһүдләрнең, Гайсә үзен Аллаһы улы дип атый, дигәннәрен ишеткәндер (Мк 15:16; Ях 19:7). Марк монда кентири́он дигән грек сүзен куллана; ул латин теленнән алынган һәм шулай ук Мк 15:44, 45 тә очрый. («Марк китабына кереш сүз» һәм Мк 6:27; Ях 19:20 гә аңлатмаларны кара.)
магдалалы Мәрьям: Мт 27:56 га аңлатманы кара.
Кече Ягъкуб: Ул Гайсә рәсүлләренең берсе һәм Алфайның улы булган (Мт 10:2, 3; Мк 3:18; Лк 6:15; Рс 1:13). «Кече» дигән кушамат шуны күрсәтәдер: бу Ягъкуб башка рәсүл Ягъкубка (Зебеди улы) караганда кыскарак буйлы я яшьрәк булган.
Йосысның: Йосыфия дигән еврей исеменең кыска формасы, мәгънәсе «Йәһ өстәсен (күбәйтсен); Йәһ өстәде (күбәйтте)». Берничә кулъязмада монда «Йосыф» дип язылса да, күпчелек борынгы кулъязмаларда «Йосыс» диелгән. (Мт 27:56 дагы параллель хәбәр белән чагыштыр.)
Салумия: Бу исем, бәлки, «тынычлык» дигәнне аңлаткан еврей сүзеннән барлыкка килгән. Салумия Гайсәнең шәкерте булган. Мт 27:56 ны Мк 3:17 һәм 15:40 белән чагыштыру Салумиянең рәсүлләр Ягъкуб һәм Яхъяның әниләре булган дигән фараз кылырга нигез бирә; Маттай «Зебеди угылларының әниләрен» искә ала, ә Марк аны Салумия дип атый. Ә Мк 15:40 ны Ях 19:25 белән чагыштыру шуны күрсәтә: Салумия, күрәсең, Гайсәнең әнисе Мәрьямнең бертуган сеңелесе булган. Шулай икән, Ягъкуб белән Яхъя Гайсәнең якын туганнары булган. Моннан тыш, Мт 27:55, 56, Мк 15:41 һәм Лк 8:3 тән күренгәнчә, Салумия һәм башка күп хатыннар Гайсә белән бергә йөргән һәм аңа үзләренең булганнарын бүлешеп хезмәт иткән.
Әзерләнү көне: Марк үз хәбәрен, күрәсең, башлыча яһүд булмаганнар өчен язганга, ул бу көнне Шимбә алды көне дип ачыклый; андый аңлатма башка Яхшы хәбәрләрдә юк (Мт 27:62; Лк 23:54; Ях 19:31). Бу көн дәвамында яһүдләр, өстәмә ризык әзерләп һәм Шимбә көнгә кадәр эшләнәсе эшләрне тәмамлап, Шимбәгә әзерләнгән. Бу очракта Әзерләнү көне 14 нисанга туры килгән. (Сүзлекне кара.)
Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы: Яки «хөрмәтле киңәшче», ягъни Югары киңәшмә — яһүдләрнең Иерусалимдагы югары суды әгъзасы. (Мт 26:59 га аңлатманы һәм сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.)
Аримафейдан: Мт 27:57 гә аңлатманы кара.
Йосыф: Яхшы хәбәр язучылар Йосыф турында төрле нечкәлекләр тасвирлаган. Моннан аларның һәрберсе үзенә бер төрле булганы күренә. Салым җыючы Маттай аның бай булуын хәбәр иткән; римлылар өчен язган Марк ул «Киңәшмәнең хөрмәтле әгъзасы» булган һәм Аллаһы Патшалыгын көтеп яшәгән дип әйткән; мәрхәмәтле табиб Лүк ул «бер яхшы, тәкъва кеше» булган дип һәм Киңәшмәнең Гайсәгә каршы эшләгәннәрен хупламаган дип язган; Яхъя гына ул, яһүдләрдән курыкканга, «Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йөргән» дип бәян иткән (Мт 27:57—60; Мк 15:43—46; Лк 23:50—53; Ях 19:38—42).
төрбәгә: Мт 27:60 ка аңлатманы кара.
таш: Күрәсең, бу таш түгәрәк булган, чөнки бу шигырьдә ул тәгәрәтеп китерелгән диелә, ә Мк 16:4 тә, Гайсә үледән терелтелгәч, ул «читкә тәгәрәтеп куелган» дип әйтелә. Аның авырлыгы, бәлки, бер тонна я күбрәк булгандыр. Маттай хәбәрендә ул «зур таш» булган дип әйтелә (Мт 27:60).
Медиаматериал
Яһүдләрнең 71 әгъзадан торган югары суды Югары киңәшмә дип аталган. Ул Иерусалимда урнашкан булган. (Сүзлектән «Югары киңәшмә» кара.) Мишна буенча, анда утыру урыннары ярымтүгәрәк рәвешендә өч рәт итеп оештырылган булган, ә ике сәркатип суд карарларын язып барган. Монда күрсәтелгән кайбер архитектура үзенчәлекләре Иерусалимда табылган бер корылмага нигезләнеп төшерелгән; кайбер белгечләр бу корылма беренче гасырдагы Киңәшмә залы булган дип саный. (Ә12 кушымтадагы «Иерусалим һәм аның тирә-ягы» дигән картаны кара.)
1. Баш рухани
2. Югары киңәшмә әгъзалары
3. Гаепләнүче
4. Сәркатипләр
Бу фоторәсемдә 11,5 см озынлыктагы тимер кадагы булган кеше үкчәсе сөягенең төгәл копиясе китерелә. Бу үкчә сөяге 1968 елда Иерусалимның төньягында казу эшләре барышында табылган булган һәм Рим империясе вакытына карый. Шушы табылдык бу кешенең, күрәсең, агач баганага кадаклар белән кагып куелуын раслый. Бәлки, шундый ук кадаклар белән Рим гаскәриләре Гайсә Мәсихне баганага кадаклап куйгандыр. Бу сөяк оссуарий дип аталган таш тартмада табылган булган. Андый тартмага мәетнең, тәне таркалып беткәч, кипкән сөякләре салынган. Бу табылдык баганада үтерелгән кайбер кешеләрнең мәетләрен җирләгәннәр икәнен күрсәтә.
Яһүдләр гадәттә үлгән кешеләрен мәгарәләрдә я кыяларда уеп ясалган төрбәләрдә җирләгәннәр. Андый төрбәләр гадәттә, патшалар төрбәләреннән аермалы буларак, шәһәрләр тышында булган. Яһүдләрнең төрбәләре, табылган төрбәләр күрсәткәнчә, гадилек белән аерылып торган. Моның сәбәбе, күрәсең, шунда булган: яһүдләрнең диннәре үлеләргә табынуны тыйган һәм үлемнән соң рухи дөньяда аңлы рәвештә яшәү турындагы тәгълиматны хупламаган.