Левилеләр 12:1—8

12  Йәһвә, үз сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 2  «Исраиллеләргә шуны әйт: „Әгәр берәр хатын балага узып, ир бала тапса, ул хатын, күрем күрү көннәрендәге кебек, җиде көн нәҗес булыр.+ 3  Сигезенче көнне бала сөннәткә утыртылсын.+ 4  Хатын тагын 33 көн каннан чистарынуын дәвам итсен. Пакьләнү көннәре тәмамланганчы, бернинди изге нәрсәгә кагылмасын һәм изге урынга кермәсен. 5  Әгәр ул хатын кыз бала тапса, ул, күрем күрү көннәрендәге кебек, 14 көн нәҗес булыр. Ул тагын 66 көн каннан чистарынуын дәвам итсен. 6  Ул, угыл я кыз тапканнан соң пакьләнү көннәре тәмамлангач, яндыру корбаны итеп бер яшьлек сарык тәкәсе+ һәм гөнаһ йолу корбаны итеп күгәрчен баласы яки урман күгәрчене алып, очрашу чатырының керү урыны янына руханига алып килсен. 7  Рухани боларны Йәһвә каршында корбанга китерсен һәм аны йолып алсын, һәм хатын каны китүдән чиста булыр. Ир яки кыз бала тудырган хатын турында канун — менә шул. 8  Әгәр дә хатынның сарык бәрәне алып килү хәленнән килмәсә, ул ике урман күгәрчене яки ике күгәрчен баласы,+ берсен яндыру корбаны итеп, ә икенчесен гөнаһ йолу корбаны итеп алып килсен. Рухани ул хатынны йолып алсын, һәм хатын чиста булыр“».

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал