Ирмия 20:1—18
20 Ирмиянең бу сүзләрне пәйгамбәрлек итүен Имме́р улы Фәшху́р рухани тыңлап торды. Фәшхур шулай ук Йәһвә йортында баш җитәкче иде.
2 Ул Ирмия́ пәйгамбәргә сукты һәм аны Йәһвә йортындагы Биньяминның югары капкасында торган агач богауга утыртты.+
3 Әмма киләсе көнне Фәшхур Ирмияне богаудан азат иткәч, Ирмия аңа болай диде:
«Йәһвә сиңа Фәшхур түгел, ә Магормиссаби́б*+ дигән исем бирде.
4 Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине үзең өчен дә, бар дусларың өчен дә коточкыч нәрсә итәрмен. Алар үз дошманнарының кылычыннан һәлак булыр һәм син моны күреп торырсың.+ Ә бөтен Яһүдне мин Бабы́л патшасы кулына бирермен, һәм ул аларны Бабылга әсирлеккә алып китеп, кылычтан кичерер.+
5 Мин бу шәһәрнең бар байлыгын, бар милкен, бар кыйммәтле әйберләрен һәм Яһүд патшаларының бар хәзинәләрен дошманнары кулына бирермен.+ Дошманнар боларның барысын талап үзенеке итәр һәм Бабылга алып китәр.+
6 Син исә, Фәшхур, йортыңда бар яшәүчеләр белән әсирлеккә китәрсең. Бабылга китеп, анда үләрсең. Анда сине бар дусларың белән бергә җирләрләр, чөнки син аларга ялганны пәйгамбәрлек иттең“».+
7 И Йәһвә, син мине алдадың, һәм мин алдандым.
Син үзеңне миннән көчлерәк итеп күрсәттең һәм мине җиңдең.+
Миннән көне буе көләләр,Һәркем мине мыскыл итә.+
8 Сүзеңне аларга җиткергәндә, миңа һәрвакыт:
«Җәбер-золым һәм һәлакәт!» — дип кычкырып игълан итәргә туры килә.
Йәһвә сүзе өчен мине көне буе хурлыйлар һәм мыскыллыйлар.+
9 Шуңа күрә мин: «Аны телгә алмам,Аның исеменнән бүтән сөйләмәм»,— дидем.+
Ләкин аның сүзе минем йөрәгемдә ялкынланып яна торган ут сыман, сөякләрем эчендә ялкын шикелле булды.
Аны үземдә тотып арып беттем.
Мин моңа бүтән түзә алмадым.+
10 Мин күп яман хәбәрләр ишеттем.
Дәһшәт мине чолгап алды.+
«Аны гаеплик. Әйдәгез, гаеплик аны!»
Миңа иминлек теләүче һәркем егылуымны көтә:+
«Бәлки, ул берәр акылсыз хата ясар,Һәм без җиңеп, аңардан үч алырбыз».
11 Әмма Йәһвә минем белән батыр гаскәри кебек булды.+
Шуңа күрә эзәрлекләүчеләрем абыныр һәм җиңмәс.+
Уңышлы булмаганга, алар зур оятка калыр.
Аларның хур булулары мәңге онытылмас.+
12 Әмма син, и Гаскәрләр Иясе Йәһвә, тәкъва кешене тикшерәсең.
Яшерен уйларны* һәм күңелне күрәсең.+
Алардан үч алуыңны күрергә рөхсәт ит,+Мин бит үз хөкем эшемне сиңа тапшырдым.+
13 Йәһвәгә җырлагыз! Йәһвәне мактагыз!
Ул бит ярлыны явызлык кылучыларның кулыннан азат итте.
14 Туган көнем каһәрле булсын!
Анам мине тудырган көн фатихалы булмасын!+
15 Атама яхшы хәбәр китергән,«Синең улың, малаең туды!» — дип,Аны бик куандырган кешегә ләгънәт төшсен.
16 Ул кеше Йәһвә тар-мар иткән, үкенмичә җимергән шәһәрләр сыман булсын.
Иртән ул — ачы тавыш, ә көн уртасында сугыш тавышы ишетсен.
17 Нигә ул мине ана карынында үтереп,Анамны минем өчен кабер итмәгән?
Нигә аның карынын мәңгегә авырлы килеш калдырмаган?+
18 Нигә миңа ана карыныннан чыгарга иде?
Кайгы белән хәсрәт күрер өченме?
Көннәрем хурлыкта тәмамлансын өченме?+