Зәбур 99:1—9
99 Йәһвә Патша булды+ — халыклар тетрәнсен.
Ул керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыра+ — җир селкенсен.
2 Йәһвә Сионда бөеклеген күрсәтте,Ул бөтен халыклардан югары тора.+
3 Алар синең бөек исемеңне мактасын,+Чөнки ул курку-хөрмәт уята һәм изге.
4 Ул гаделлек яратучы кодрәтле патша.+
Син дөреслекне нык урнаштырдың,Ягъкубта гаделлек һәм тәкъвалык+ булдырдың.
5 Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз+ һәм аның аяк астында сәҗдә* кылыгыз,+Ул изге.+
6 Муса белән Һарун аның руханилары санына керде,+Ишмуи́л аның исемен чакыручылар арасында иде.+
Алар Йәһвәне чакырганда,Ул аларга җавап бирде.+
7 Ул аларга болыт баганасыннан сөйләде.+
Алар аның искә төшерүләрен һәм бирелгән күрсәтмәләрен саклады.+
8 И Йәһвә Аллаһыбыз, син аларга җавап бирдең,+Аларга карата кичерүчән булдың,+Шулай да гөнаһлы эшләре өчен аларга җәза бирдең.+
9 Аллаһыбыз Йәһвәне югарылагыз,+Аның изге тавы алдында сәҗдә* кылыгыз,+Чөнки безнең Аллаһыбыз Йәһвә изге ул.+