Зәбур 83:1—18
Җыр. Асафның+ мәдхиясе.
83 И Раббы, дәшми торма,+Тынсыз булма, тик торма, и Аллаһы.
2 Менә, дошманнарың шау-шу күтәрә,+Сине нәфрәт итүчеләр масаеп эш итә.*
3 Алар хәйләләп, синең халкыңа каршы яшерен мәкер кора,Газиз кешеләреңә* каршы эш итәргә сүз куеша.
4 Алар: «Әйдәгез, Исраи́л исеме бүтән искә алынмасын өчен,+Аларны халык буларак кырып ташлыйк»,— дип әйтә.
5 Алар бердәм булып* план кора,Сиңа каршы килешү төзи:+
6 Эдо́м һәм исмәгыйллеләр чатырлары, Моа́б+ һәм һаҗәрлеләр,+
7 Геба́л, Аму́н+ һәм Амали́к,Филисти́+ һәм Тир+ халкы.
8 Ассирия+ дә аларга кушыла,Алар Лут улларына* булышлык итә.+ (Села)
9 Син Мидьянга эшләгәнеңне,+Кишо́н елгасы* буенда Сиса́р белән Иавинга эшләгәнеңне аларга да эшлә.+
10 Алар Эндорда+ кырып ташланды,Җир өчен тирес булып китте.
11 Аларның мирзаларын — Өрә́б белән Зиб кебек,+Түрәләрен* Зәби́х белән Сәлму́н кебек ит.+
12 Чөнки алар: «Әйдәгез, Аллаһы яшәгән җирне басып алыйк»,— диләр.
13 И Раббым, аларны өермәле җил очырган шайтан таягы* шикелле,+Җил тараткан камыл шикелле ит.
14 Урманны яндырган уттай,Тауларны көйдергән ялкындай,+
15 Аларны давылың белән эзәрлеклә,+Җил-давылың белән аларның котын ал.+
16 И Йәһвә, синең исемеңне эзләсеннәр өчен,Аларның йөзләрен хурлык белән капла.
17 Алар мәңгегә оятка калсын һәм куркып тетрәнсен иде,Алар мәсхәрәгә төшеп, юк ителсен иде.
18 Кешеләр синең исемең Йәһвә икәнлеген,+Синең бөтен җир өстеннән бердәнбер Аллаһы Тәгалә икәнлегеңне белсен иде.+
Искәрмәләр
^ Яки «башларын күтәрә».
^ Сүзгә-сүз «Яшерелгән кешеләреңә».
^ Яки «бер йөрәк белән».
^ 6, 7 нче шигырьләрдә әйтелгән моаблылар белән амунлылар.
^ Яки «елгасы үзәне».
^ Яки «Җитәкчеләрен».
^ Яки «дүңгәләк; җил үлән».