Зәбур 71:1—24
71 И Йәһвә, синдә мин сыеныч таптым.
Беркайчан да оятка калмасам иде.+
2 Тәкъвалыгың буенча коткар мине һәм саклап кал.
Миңа колак сал* һәм коткар мине.+
3 Бул син миңа таш ныгытма,Мин һәрчак шунда сыенырмын.
Мине коткарырга боер,Син бит кыяташым һәм ныгытмам минем.+
4 И Аллаһым, явызлар кулыннан,Гаделсез җәберләүче тырнагыннан коткар мине.+
5 Чөнки син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, минем өметем.
Мин сиңа яшь чактан ук таянам.*+
6 Туганнан бирле мин ышанычымны сиңа баглыйм,Әнием карыныннан мине син чыгардың.+
Мин сине һәрдаим мактыйм.
7 Күпләр өчен мин бер могҗиза булдым,Ләкин син ныклы сыенычым минем.
8 Авызым мактаулар белән тулы.+
Көне буе мин даның турында сөйлим.
9 Картайган көнемдә ташлама мине,+Көчем беткәндә, калдырма мине.+
10 Дошманнарым миңа каршы сөйли,Җанымны алырга теләүчеләр оешып сүз куеша.+
11 Алар болай ди: «Аллаһы аны калдырды.
Аны эзәрләп, тотып алыйк, чөнки аның коткарырлык беркеме дә юк».+
12 И Ходаем, миннән ерак торма.
И Аллаһым, миңа ярдәмгә ашык.+
13 Миңа каршы торучыларОятка калсын һәм юк ителсен иде.+
Бәлагә юлыгуымны теләүчеләрМәсхәрәгә һәм хурлыкка төшсеннәр иде.+
14 Мин исә сине көтүдән арымам,Сиңа мактавымны арттырырмын.
15 Телем синең тәкъвалыгың хакында,+Көне буе коткару китергән эшләрең турында бәйнә-бәйнә сөйләр,Алар төшенеп* бетмәслек күп булса да.+
16 Мин килермен һәм бөек эшләрең хакында сөйләрмен,И Аллаһы Тәгалә Йәһвә;Синең, синең генә тәкъвалыгыңны телгә алырмын.
17 И Раббым, син мине яшь чактан ук өйрәтә килдең,+Һәм мин хәзергәчә гаҗәеп эшләрең турында игълан итәм.+
18 Хәтта картаеп, чәчемә чал кергәч тә, и Аллаһым, калдырма мине.+
Синең кодрәтең* турында киләсе буынга,Бөеклегең хакында килер кешеләрнең һәммәсенә сөйлисем килә.+
19 И Аллаһы, синең тәкъвалыгың биеклекләргә ирешә.+
Син бөек эшләр башкардың.
И Аллаһы, синең күк кем бар?+
20 Күп газап һәм бәла-каза кичерүемә юл куйган булсаң да,+Яңадан җанландырып җибәр мине.
Җир тирәнлекләреннән* чыгар мине.+
21 Бөеклегемне арттырсаң иде,Мине яклап, юаныч бирсәң иде.
22 Шунда мин сине кыллы уен коралында уйнап мактармын,Тугрылыгыңны мактармын, и Аллаһы.+
Арфа уйнап, сиңа мәдхияләр җырлармын,И Исраилнең Изгесе.
23 Сиңа мәдхияләр җырлаганда, авызым шатлык белән аваз салыр,+Чөнки син җанымны коткардың.*+
24 Телем көне буе синең тәкъвалыгың хакында сөйләр,*+Чөнки мине харап итәргә теләүчеләр оятка калып, мәсхәрәгә төшәр.+
Искәрмәләр
^ Яки «Иелеп тыңла».
^ Яки «Яшь чактан ук син минем ышанычым».
^ Яки «санап».
^ Сүзгә-сүз «кулың».
^ Яки «су упкыннарыннан».
^ Яки «йолып алдың».
^ Яки «акрын тавыш белән уйланыр».