Зәбур 56:1—13
Дирижер өчен: «Ерактагы өнсез күгәрчен»гә салынган. Микта́м.* Давытның филистилеләр аны Гефта кулга алганнан соң язган мәдхиясе.+
56 Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, чөнки үлемле кеше миңа һөҗүм итә.*
Көне буе алар миңа каршы сугыша, җәберли мине.
2 Дошманнарым көне буе мине эләктерергә омтыла,Күпләр масаеп, миңа каршы сугыша.
3 Курыкканда+ мин сиңа таянам.+
4 Аллаһының сүзен мактыйм мин,Ходаема таянам, курыкмыйм.
Гади кеше* миңа ни эшли алсын?+
5 Көне буе алар миңа зыян китерә,Аларның уенда — миңа зарар китерү генә.+
6 Алар миңа һөҗүм итәргә дип яшеренә,Җанымны алырга өметләнеп,+Һәр адымымны күзәтеп тора.+
7 Явызлыклары өчен аларны кире как.
Ачуың белән халыкларны тар-мар ит, и Аллаһы.+
8 Качып йөрүләремне син күздән кичерәсең.+
Күз яшьләремне күн турсыкка җыеп барчы.+
Китабыңда алар турында язылган түгелме?+
9 Сиңа ярдәм сорап ялварган көнне дошманнарым чигенер.+
Аллаһының минем яклы икәненә ышанычым нык минем.+
10 Аллаһының сүзен —Йәһвәнең сүзен мактыйм мин,
11 Ходаема таянып яшим, курыкмыйм.+
Гади кеше миңа ни эшли алсын?+
12 И Ходаем, мин сиңа биргән вәгъдәләрем белән бәйләнгәнмен,+Сиңа рәхмәт бүләкләре китерермен.*+
13 Чөнки якты дөньяда яшәп, Аллаһы юлында йөрер өчен,+Син мине үлемнән коткардың,+Аякларымны абынудан сакладың.+