Зәбур 16:1—11

Давытның миктамы.* 16  Якла мине, Аллаһым, чөнки мин синдә сыеныч таптым.+ 2  Мин Йәһвәгә: «Син — Йәһвә, минем игелек чишмәсе,— дидем.— 3  Һәм җирдәге изгеләр,Күренеклеләр, миңа зур шатлык китерә».+ 4  Башка илаһларга ияргән кешеләр үз хәсрәтләрен арттыра.+ Мин беркайчан да аларның канлы шәраб бүләкләрен китермәм,Аларның* исемнәрен дә телгә алмам.+ 5  Йәһвә — минем мирасым, миңа тигән өлешем+ һәм тулы касәм минем.+ Син минем мирасымны саклыйсың. 6  Күркәм урыннар миңа үлчәп бирелде. Әйе, мин үз мирасыма шөкер итәм.+ 7  Миңа киңәш биргән Йәһвәне мактармын мин.+ Төнлә дә яшерен уйларым* мине төзәтә.+ 8  Йәһвә гел минем каршымда.+ Мин һичкайчан какшамам, чөнки ул минем уң ягымда.+ 9  Шунлыктан минем күңелем куана, бөтен җаным* шатлана. Һәм мин иминлектә яшим.* 10  Чөнки син җанымны Кабердә* калдырмассың.+ Син үз тугрыңа гүрне күрергә* бирмәссең.+ 11  Син миңа тормыш сукмагын белдерәсең.+ Син барында* — шатлыкка күмеләм,+Синең уң ягыңда булу — һич бетмәс бәхет* ул.

Искәрмәләр

Ягъни ялган илаһларның.
Яки «иң тирән хис-тойгыларым». Сүзгә-сүз «бөерләрем».
Сүзгә-сүз «минем даным».
Яки «тәнем иминлектә яши».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Я, бәлки, «черергә».
Яки «миңа илтифат белән күз салганда».
Яки «рәхәтлек».

Искәрмәләр

Медиаматериал