Зәбур 146:1—10

146  Йәһне* мактагыз!+ Җаным Йәһвәне мактасын.+ 2  Гомерем буе Йәһвәне мактармын. Тере чагымда Аллаһыма мәдхияләр җырлармын.* 3  Түрәләргә дә, һичнинди адәм улына да таянма, Чөнки алар коткара алмый.+ 4  Рухы чыккач,* кеше кире туфракка кайта.+ Шул ук көнне аның уй-фикерләре юкка чыга.+ 5  Ярдәмчесе — Ягъкуб Аллаһысы,+Өмете үз Аллаһысы Йәһвәдә булган кеше бәхетле.+ 6  Күк белән җирне,Диңгезне һәм андагы бар нәрсәләрне Яратучы ул,+Ул һәрчак тугрылык саклый.+ 7  Алданганнар хакына ул гаделлек кыла,Ачларга икмәк бирә.+ Йәһвә тоткыннарны* азат итә.+ 8  Йәһвә сукырларның күзләрен ача.+ Йәһвә сыгылып төшкәннәрне торгыза.+ Йәһвә тәкъваларны ярата. 9  Йәһвә килмешәкләрне яклый,Әтисез ятимгә һәм тол хатынга ярдәм итә,+Ә явызларның ниятләрен тарката.*+ 10  Йәһвә мәңге патшалык итәр,+И Сио́н, синең Аллаһың буыннан-буынга Патша булыр. Йәһне* мактагыз!

Искәрмәләр

Йәһвә исеменең кыска формасы.
Яки «көй уйнармын».
Яки «Сулышы өзелгәч».
Сүзгә-сүз «бәйләп куелганнарны».
Яки «явызларның юлын кәкре итә».
Йәһвә исеменең кыска формасы.

Искәрмәләр

Медиаматериал