Зәбур 121:1—8
Күтәрелү җыры.
121 Мин тауларга күз атам.+
Миңа ярдәм кайдан килер?
2 Миңа ярдәм Йәһвәдән+ —Күк белән җирне Яратучыдан килә.
3 Ул аягыңа һичкайчан таеп китәргә* бирмәс.+
Сине Яклаучың беркайчан да йокымсырамас.
4 Әйе, Исраилнең ЯклаучысыҺичкайчан йокымсырамас та, йокыга да талмас.+
5 Йәһвә сине яклый.
Йәһвә — ышыклап торган күләгә,+ ул синең уң ягыңда тора.+
6 Көндез — кояш,+Төнлә ай сиңа зыян китермәс.+
7 Йәһвә сине һәртөрле зыяннан саклар.+
Ул синең җаныңны саклар.+
8 Ни генә эшләсәң дә, Йәһвә сине яклап торыр,Хәзер һәм мәңге.
Искәрмәләр
^ Яки «чайкалырга».