Зәбур 1:1—6
1 Бозыкларның киңәшен тотмаган,Гөнаһ кылучылар юлына басмаган+Һәм мыскыллап көлүчеләр белән утырмаган кеше бәхетле.+
2 Ул Йәһвә кануныннан рәхәтлек таба+Һәм көне-төне аның кануны турында уйлана.*+
3 Ул агым сулар буена утыртылган,Үз вакытында җимешен биргән,Яфраклары шиңмәгән агач күк булыр.
Ни генә эшләсә дә, ул уңышка ирешер.+
4 Бозыклар исә андый түгел,Алар җил очырып алып киткән кибәк шикелле.
5 Шунлыктан бозыкларга хөкем алдында аклану булмас,+Гөнаһ кылучылар да тәкъвалар җыелышында кала алмас.+
6 Чөнки Йәһвәгә тәкъваларның юлы билгеле,+Ә бозыкларның юлы юкка чыгар.+
Искәрмәләр
^ Яки «аны акрын тавыш белән укый».