Еврейләргә 4:1—16
4 Шулай итеп, Аллаһының тынычлыгына керү вәгъдәсе әле дә гамәлдә кала, шуңа күрә сак булыйк: берегез дә анда керергә лаек түгел дип табылмасын.+
2 Яхшы хәбәр ата-бабаларыбызга игълан ителгән кебек, безгә дә игълан ителде.+ Ләкин ишеткән сүзләре аларга файда китермәде, чөнки иманнары тыңлаучан кешеләрнеке кебек түгел иде.
3 Ә без, иман итүчеләр, шул тынычлыкка керәбез. Аллаһы, эшләре дөнья яратылганнан бирле тәмамланган булса да,+ болай дигән: «Шунда ачуым чыгып: „Алар минем тынычлыгыма кермәячәк“,— дип ант иттем».+
4 Бер урында җиденче көн турында ул: «Җиденче көнне Аллаһы үзенең бар эшләреннән ял итә башлады»+,— дигән,
5 һәм кабат: «Алар минем тынычлыгыма кермәячәк»+,— ди.
6 Шулай итеп, игълан ителгән яхшы хәбәрне беренче булып ишеткән кешеләр үз тыңламаучанлыклары аркасында анда кермәгән,+ ә кайберәүләрнең анда керергә мөмкинлекләре әле бар.
7 Шуңа күрә ул, шулкадәр озак вакыт үтсә дә, Давыт мәдхиясендә «бүген» дип әйтеп, кабат аерым бер көн билгеләп куя. Нәкъ югарыда әйтелгәнчә: «Бүген, әгәр дә сез минем тавышымны ишетәсез икән, үҗәтләнмәгез».+
8 Чөнки Йошуа́+ аларны тынычлык урынына китергән булса, Аллаһы соңрак бүтән көн хакында әйтмәс иде.
9 Шунлыктан Аллаһы халкы өчен Шимбә көнедәй тынычлык көне әле дә кала.+
10 Аллаһы тынычлыгына кергән кеше, Аллаһы үз эшләреннән ял иткән кебек, үз эшләреннән ял итә.+
11 Шуңа күрә, Аллаһының тынычлыгына керер өчен һәм беркем дә шул тыңламаучанлык үрнәгенә иярмәсен өчен,+ көчебездән килгәнне эшлик.
12 Аллаһының сүзе тере һәм кодрәтле,+ ул ике ягы да үткен теләсә нинди кылычтан да үткенрәк.+ Ул шулкадәр тирән үтеп керә ки, җанны* рухтан,* буыннарны сөяк җелегеннән аера һәм йөрәгебездәге уй-ниятләребезне ачыклый.
13 Аллаһыдан беркем дә, бернәрсә дә яшеренә алмый,+ әмма аның күзләре бар нәрсәне ачык һәм нинди булса, шундый итеп күрә. Без аңа хисап бирәчәкбез.+
14 Шуңа күрә, безнең күкләргә кергән баш руханиебыз — Аллаһы Улы Гайсә+ булганга, аңа иман итүебез турында армый-талмый игълан итеп йөрик.+
15 Безнең баш руханиебыз йомшак якларыбызны аңлап безнең хәлгә керә ала,+ чөнки ул без сыналгандай сыналды, әмма гөнаһ кылмады.+
16 Шуңа күрә, әйдәгез, Аллаһы безгә, ярдәм кирәк булганда, юмарт игелек һәм шәфкать күрсәтсен өчен, юмарт игелек тәхете янына сөйләү иреге белән барыйк.+