Даниял 10:1—21

10  Фарсы́ патшасы Кирның+ идарә итүенең өченче елында Бәлтишәзә́р+ исемле Даниялга ачылыш бирелде. Андагы хәбәр хак, һәм ул бөек сугыш турында иде. Дания́л хәбәрнең мәгънәсенә төшенде, һәм аңа күргән нәрсәләрне аңлау сәләте бирелде. 2  Ул көннәрдә мин, Даниял, өч атна буе кайгырып йөрдем.+ 3  Өч тулы атна буе мин затлы ризык ашамадым, авызыма ит тә, шәраб та капмадым, тәнемә май сөртмәдем. 4  Беренче айның 24 нче көнендә мин бөек елга — Тигр*+ елгасы буенда тора идем. 5  Башымны күтәреп карасам, җитен кием кигән,+ билен Уфа́з алтыныннан ясалган билбау белән уратып бәйләгән адәм тора. 6  Аның тәне — хризолиттай,+ йөзе — яшен чагылышыдай, күзләре — утлы факеллардай, кул-аяклары — ялтырап торган бакырдай,+ тавышының көче күп кешеләр тавышыдай иде. 7  Бу күренешне мин, Даниял, берүзем генә күрдем. Минем белән булган кешеләр бу күренешне күрмәде.+ Шулай да аларны көчле курку биләп алды, һәм алар качып китеп, яшеренде. 8  Шулчак мин берүзем генә калдым. Бу бөек күренешне күргәч, хәлем бетте, кыяфәтем танымаслык булып үзгәрде, бөтенләй көчем калмады.+ 9  Шуннан соң мин аның сөйләгән тавышын ишеттем. Аны тыңлап торганда, мине йокы басты, һәм мин җиргә йөзтүбән ятып, тирән йокыга талдым.+ 10  Бермәл мин, берәүнең миңа кулы белән кагылганын сизеп,+ уянып киттем һәм кулларыма таянып, тезләремә күтәрелдем. 11  Шунда ул миңа: «И Даниял, кадерле* кеше!+ Әйтәсе сүзләремне игътибар белән тыңлачы. Әйдә, урыныңнан күтәрел, чөнки мине синең янга Аллаһы җибәрде»,— диде. Ул миңа бу сүзләрне әйткәч, мин калтырана-калтырана торып бастым. 12  Аннары ул миңа болай диде: «Курыкма,+ Даниял. Син шушы нәрсәләрне аңлауга һәм үзеңне үз Аллаһың алдында басынкыландыруга күңелеңне көйләгән беренче көннән үк ул синең догаларыңны ишетә, һәм шуңа күрә мин килдем дә.+ 13  Әмма Фарсы патшалыгының мирзасы+ миңа 21 көн буе каршы торды. Шунда иң күренекле мирзаларның берсе* — Микаи́л*+ миңа ярдәмгә килде, һәм мин анда Фарсы патшалары янында кала бирдем. 14  Мин сиңа соңгы көннәрдә халкың белән нәрсә булачагын+ аңлатыр өчен килдем, чөнки бу күренеш киләчәккә карый».+ 15  Ул шушы сүзләрне әйткәч, мин башымны җиргә иеп, телсез калдым. 16  Шунда адәмгә охшаш берәү авызыма кагылды,+ һәм мин, телем ачылып китеп, каршымда торган берәүгә: «Әфәндем, күргән шушы күренештән тәнемне калтырау алды, хәлем бетте+,— дидем.— 17  Әфәндем, минем бөтенләй хәлем юк, тыным кысыла.+ Хезмәтчең синең белән ничек сөйләшсен соң?»+ 18  Шулчак адәмгә охшаш берәү кабат миңа кагылып, мине ныгытты.+ 19  Ул миңа: «Курыкма,+ кадерле* кеше.+ Борчылма, барысы да яхшы булыр.+ Нык бул, нык бул!» — диде. Ул минем белән сөйләшкәндә, мин ныгып киттем һәм аңа: «Әфәндем, әйдә, сөйлә, син мине ныгыттың»,— дидем. 20  Шулчак ул миңа болай диде: «Синең янга ни өчен килгәнемне беләсеңме? Хәзер мин Фарсы мирзасына+ каршы көрәшергә кайтам. Мин киткәч, Греция мирзасы көрәшергә киләчәк. 21  Әмма мин сиңа хакыйкать язмаларында ниләр язылганын сөйләп бирермен. Бу эшләрдә мирзагыз+ Микаилдан+ башка миңа зур булышлык күрсәтүче һичкем юк.

Искәрмәләр

Яки «Диҗлә». Евр. Хиддеке́л.
Яки «күңелгә бик якын; югары бәяле».
Мәгъ. «Аллаһы кебек кем бар?»
Яки «беренче дәрәҗәдәге морза».
Яки «күңелгә бик якын; югары бәяле».

Искәрмәләр

Медиаматериал