Вәгазьче 12:1—14
12 Бөек Барлыкка Китерүчеңне яшьлегеңдә истә тот.+ Авыр* көннәрең җиткәнче,+ «Тормышымнан канәгатьлек юк»,— дип әйтәчәк елларың килгәнче,
2 кояш, ай һәм йолдызларның яктысы беткәнче,+ яңгырдан соң* болытлар кире килгәнче, аны хәтерлә.
3 Чөнки ул вакытта йорт сакчылары калтырар; куәтлеләр бөгелер; он тартучылар, аз булганга күрә, эшләүдән туктар; тәрәзәләрдән караучылар караңгылык күрер;+
4 урамга чыккан ишекләр ябылыр; тегермән тавышы тынар; син кош сайравыннан уяна башларсың һәм барлык җыр кызлары көчсезләнер.+
5 Ул чакта биеклек куркытыр, юлда йөрү дәһшәтле булыр, бадәм агачы чәчәк атар,+ чикерткә сөйрәлеп барыр, каперс җиләкләре шартлар, чөнки кеше озакка үз йортына әвереләчәк урынга китәр+ һәм урамнарда матәм булыр.+
6 Көмеш бау өзелгәнче, алтын касә ватылганчы, чишмә янындагы чүлмәк ярылганчы һәм кое чыгыры җимерелгәнче, Ходайны истә тот.
7 Ул вакыт килгәч, туфрак үзе алынган җиргә,+ ә рух* үз чыганагына — Аллаһыга кайтачак.+
8 «Нинди мәгънәсезлек!* — дип әйтә вәгазьче+.— Бөтен нәрсә мәгънәсез!»+
9 Вәгазьче, зирәк булып китүдән тыш, халыкны үзе белгән нәрсәләргә өйрәтеп тә торды,+ шулай ук гыйбрәтле сүзләр җыентыгы төзер өчен, уйланды һәм төпле тикшерүләр үткәрде.+
10 Вәгазьче матур-матур сүзләр сайлады+ һәм хакыйкать сүзләрен төгәл итеп язып барды.
11 Зирәкләрнең сүзләре көтүче таягы кебек+ һәм җыелган мәкальләре ныклап кагылган кадаклар сыман, аларның һәммәсе дә бер көтүчедән килә.
12 Ә моннан тыш сиңа, улым, башка нәрсәләр турында мондый кисәтү бирәм: күп китаплар язуның иге-чиге юк, аларны чиктән тыш күп уку-өйрәнү ардыра.+
13 Әйтелгәннәрнең асылы шундый: Аллаһыны тирән хөрмәт ит,+ аның әмерләрен үтә,+ бу — кешенең төп бурычы бит.+
14 Чөнки Аллаһы һәр эшне, шул исәптән һәр яшерен нәрсәне хөкем итәр, яхшымы, яманмы икәнен тикшерер.+