Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БРОШЮРА ТЕМАСЫ | СЕЗ ИЗГЕ ЯЗМАЛАРНЫ АҢЛЫЙ АЛАСЫЗ

Ни өчен Изге Язмаларны аңларга кирәк?

Ни өчен Изге Язмаларны аңларга кирәк?

«Изге Язмалар — яхшы билгеле булган дини китап. Әмма кытайлар өчен ул — чит ил китабы һәм әһәмиятле түгел» (ЛИН, КЫТАЙ).

«Мин хәтта үз динемнең — индуизм диненең изге китапларын аңламыйм. Шуңа күрә ничек инде мин Изге Язмаларны аңлый алыйм?» (АМИТ, ҺИНДСТАН)

«Мин Изге Язмалар китабына хөрмәт белән карыйм, чөнки бу — борынгы китап. Ул бестселлер икәнен ишеттем. Әмма минем аны беркайчан да күргәнем булмады» (ЮМИКО, ЯПОНИЯ).

Бөтен дөньяда күп кенә кеше Изге Язмаларны югары бәяли. Ләкин аның эчтәлеге турында алар аз нәрсәне белә я гел бернәрсә дә белми. Моны Азиядәге миллионлаган кешеләр турында гына түгел, ә Изге Язмалар киң таралган илләр турында да әйтеп була.

Шулай да, сез мондый сорау бирерсез: «Ни өчен миңа Изге Язмаларны аңларга кирәк?» Изге Язмалар белән танышып, сез мондый сорауларга җавапны белерсез:

  • Тормышта канәгатьлек һәм бәхет ничек табарга?

  • Гаилә авырлыкларын ничек чишәргә?

  • Борчылуларны ничек җиңәргә?

  • Башкалар белән мөнәсәбәтләрне ничек яхшыртырга?

  • Акчаны ничек акыллы итеп тотарга?

Япониядә яшәгән Ёсиконы мисал итеп алыйк. Аның Изге Язмаларда язылганны беләсе килгән, һәм ул аны үзе укып чыгарга булган. Бу нинди нәтиҗәгә китергән? «Изге Язмалар миңа тормышның мәгънәсен табарга һәм киләчәккә өмет турында белергә ярдәм итте»,— дип әйткән ул һәм болай дип өстәгән: «Мин күңел бушлыгын башка сизмим». Югарыда әйтеп кителгән Амит Изге Язмаларны үзе тикшерергә булган. «Мин таң калдым! Изге Язмаларда һәрберебез өчен гамәли киңәшләр бар икән»,— дип әйткән ул.

Изге Язмалар миллионлаган кешеләрнең тормышларына бик нык тәэсир иткән. Ни өчен сезгә бу китапны тикшереп карамаска һәм ул сезнең өчен нинди файда китерә ала икәнен белмәскә?